-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 декабрь 2024, 16:00

Ашказаны асты бизен нәрсә юкка чыгара?

Табиблар кеше организмы өчен иң зыянлы ризыкны атаган.

Ашказаны асты бизен нәрсә юкка чыгара?
Ашказаны асты бизен нәрсә юкка чыгара?
Шикәр дөньяда иң зыянлы ризык булып тора, дип белдерә табиб-диетологлар.
Алар фикеренчә, һәр кеше рационнан ясалма алынган фруктоза һәм глюкоза кушылмасын төшереп калдырырга тиеш.
"Җирдә шикәр кебек бер генә ризык та шулкадәр үлем тудырмаган һәм зур күләмдә патология китермәгән", — дип белдерә табиблар. Алар әйтүенчә, кеше организмы күп күләмдәге шикәрне һәм углеводларны күтәрә алмый.
"Моның беркайчан да табигатьтә булганы юк иде, ашказаны асты бизе түзә алмый", - дип ассызыклый белгечләр.
Эндокринологлар шикәр дәрәҗәсен күзәтеп торырга һәм аны алты берәмлектән артык күтәрмәскә киңәш итә.

Автор фотосы.

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас