-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 декабрь , 14:30

Алсу-“Наденька” колбасалы тәлинкә тотып бии...

Аерылышу — җиңел эш түгел инде, килешегез. Кайберәүләр шәхси тормыштагы мондый тетрәнүдән соң озак һушына килә алмый. Кемнәрдер күңел төшенкелегенә бирелә, икенчеләр үз эченә йомыла... Ә менә безнең Алсу...

Алсу-“Наденька” колбасалы тәлинкә тотып бии...
Алсу-“Наденька” колбасалы тәлинкә тотып бии...

Бу ел җырчы Алсу өчен җиңелләрдән булмады. Ул 18 ел бергә яшәгәннән соң бизнесмен ире Ян Абрамов белән аерылышты. Сәбәбе — Абрамовның хыянәтләре дип фаразлана.

Әйтергә кирәк, сәхнә йолдызы язмышның бу сынавын лаеклы үтәргә тырыша. Ул матурланып китте, җиң сызганып эшкә, иҗатка чумды — концертлар оештыра, яңа җырлар яздыра. Өстәвенә, җанатарларын моңа кадәр күзәтелмәгән гамәлләре белән дә шаккатыра башлады. Ул социаль челтәрләрдә кыю һәм үзенчәлекле комментарийлар калдыра, фотоларга төшә, дуслары белән күңел ача, сәяхәт итә, хәтта татуга кадәр эшләтте.

Ә шушы көннәрдә 41 яшьлек Алсу социаль челтәрләрдә «Ирония судьбы, или с легким паром» фильмыннан Женя Лукашинның сөйгәне Наденька образындагыдай киенгән видео урнаштырды. Җырчы аксыл парик киеп, чәчләрен эре бөдрә итеп җыйган һәм ретро-стильдә киенеп алган.

Видеода Алсу кулына колбаса кисәкләре салынган тәлинкә тоткан һәм Эльдар Рязановның легендар комедиясеннән таныш көй астында бии...

Җанатарлары моны төрлечә кабул иткән. Кемдер Алсуга барысы да килешә дип саный, кемнер ошатмаган. Ә без ни дибез? Сокланабыз һәм үрнәк алабызмы әллә, кызлар?

Фото социаль челтәрдән.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: