Әнисе Зөлфия Дәүләтова хәбәр иткәнчә, ноябрь ахырында игълан ителгән акча җыюны туктатканнар.
"20 көн эчендә протезлар сатып алу өчен кирәкле сумманы җыя алдык. Алар мускулларны эшләтү һәм күнектерү өчен кирәк. Без үзебезгә ярдәмгә килгәннәрнең барысына да рәхмәтле, бу бәяләп бетергесез чын Яңа ел алды могҗизасы", - дип, битараф булмаган барлык гражданнарга рәхмәт белдерде Илназның әнисе.
Илназ үзе дә социаль челтәрләр аша аңа ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт әйткән һәм һәммәсен дә якынлашып килгән Яңа ел белән котлаган.
фото: гаилә архивыннан.