Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин үзгәрешләргә әзер булуын дәлилләгән - чәч үстереп кенә калмаган, аны бөдрәләткән дә. Виртуаль дуслары аптырашта. Ул аларга болай дип яза:
- Беренчедән, нәрсәне дә булса үзгәртергә кирәк иде. Икенчедән, мин үзем күптән тели идем һәм чәчемне үстердем. Өченчедән, Марат Яруллин минем чәчемне көдрәләтәсенме белүгә, шунда ук чәч көдрәләтергә чапты. Алдамыйм, чын, бер тамчы да, – дип көлгән ул.
Болай килешә кебек, сезгә ничек, дуслар?
Фото: Ришат Төхвәтуллинның шәхси архивыннан.