+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
21 декабрь 2024, 07:55

Кунаклар аерманы сизмәячәк тә...

Табиб файдалы майонез әзерләү рецепты белән бүлеште.

Кунаклар аерманы сизмәячәк тә...Кунаклар аерманы сизмәячәк тә...
Кунаклар аерманы сизмәячәк тә...

Табиб-терапевт Регина Ахунҗанова Яңа ел өстәлендәге кибет соусы урынына файдалы альтернатива булачак өй майонезы рецепты белән бүлеште.

Өйдә әзерләнгән бу майонезның 100 граммында нибары 92,9 ккал тәшкил итә — классик кибет майонезына караганда, алты тапкыр диярлек кимрәк. Аны әзерләү өчен бик гади ингредиентлар: табигый йогурт, өй горчицасы, укроп һәм чеметем генә тоз кирәк булачак.

Әзерләү процессы да бик уңайлы: башта укропны вак кына турагыз, аннары йогуртка горчица һәм тоз кушыгыз, аннан соң яшел үләнне өстәгез һәм барысын да бертөрле масса барлыкка килгәнче яхшылап болгатыгыз.

Табиб билгеләп үткәнчә, мондый майонез Яңа ел өстәленә оливье салаты һәм төрле кабымлыклар әзерләгәндә бик яхшы туры киләчәк. Аның сүзләренчә, кунаклар аерманы сизмәячәк тә, аның тәме шундый ук бай булачак, ә калорияләр — күпкә азрак.

Фото: news.myseldon.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас