+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
27 Декабря 2024, 06:05

Яңа ел төнендә “кара” Ай туачак

Яңа елда Башкортстанда яшәүчеләр гадәти булмаган Айны күрә алачак.

Яңа ел төнендә “кара” Ай туачакЯңа ел төнендә “кара” Ай туачак
Яңа ел төнендә “кара” Ай туачак
Яңа ел төнендә Башкортстан халкы, бөтен илдәге кебек үк, “кара” Айны күзәтә алачак.

Уфа шәһәре планетарие хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, 31 декабрьдә Уфа вакыты белән 03.26 сәгатьтә яңа Ай туачак. Бу - декабрьдә икенче яңа Ай. Календарь айдагы икенче яңа Айны “кара Ай” дип атыйлар (ул “зәңгәр” Айга — айдагы икенче тулы Айга охшаш).

Ике яңа Ай арасындагы вакыт аралыгы 29,5 көн тәшкил итә. Әгәр дә яңа Ай айның беренче көненә туры килә икән, мәсәлән, 1 декабрьдә, ай азагында, 29,5 көннән соң, икенче яңа Ай, 31 декабрьдә булырга мөмкин, аны “кара” Ай дип атыйлар.

 
 
Фото:Уфимский городской планетарий


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас