Белгечләр көн режимын үтәргә киңәш итә — гадәти вакытта ятарга һәм 8 сәгать йокларга. Шулай ук саф һавада йөрергә, спорт һәм башка кышкы уеннар белән шөгыльләнү зарур.
Моннан тыш, майлы һәм авыр ризыкларны артык кулланмыйча, күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк.
"Эш көне алдыннан иртәнге аш, кием-салым, кирәкле кәгазьләр һәм әйберләрне алдан әзерләгез. Мунчага, массажга, йогага, релакс-процедураларга барыгыз, бераз медитацияләгез. Үз тирәгездә тәртип урнаштырыгыз", - дип билгеләде алар.
Фото: bashinform.ru