Елның беренче тулы Ае нәкъ менә Иске Яңа елга туры килә, ә бу астрономик вакыйганың энергиясе теләкләр (шул исәптән без Яңа ел төнендә онытылганнары да) һәм киләчәк турында уйлану өчен бик яхшы туры килә.
Бу елда беренче тулган Айны, гадәттәгечә, “Бүре Ае” дип атыйлар. Сөйләүләр буенча, бу вакытта төнге ерткычлар бик актив була һәм Айга карап уларга чыга икән.
Бүген тулган Айның кызыклы үзенчәлеге шунда: ул ике билгедә узачак. Ай максималь яктылыкка ирешкән моментта Җирнең иярчене Кысла билгесендә булачак. Ә унике сәгатьтән соң Ай Арыслан билгесенә күчәчәк. Тулы Ай энергиясен ике-өч көн дәвамында тоячакбыз әле, шуңа күрә бу ике билге дә безгә тәэсир итәчәк.
Тулган Ай вакытында кешеләр нервлы һәм ярсу, борчулы булырга мөмкин. Бу чорда хроник авырулар кискенләшә, йокысызлык җәфалый. Аяк-кул сыну куркынычы бар, шуңа күрә сак булыгыз.
Бу көннәрдә комарлы уеннар, экстремаль ял белән мавыкмаска киңәш ителә. Шулай ук, конфликтка кермәгез, кредит алмагыз. Шунысы да мөһим, әлеге чорда хәлиткеч карарлар кабул итми торыгыз. Андый карарларны киләсе атнага калдыру яхшырак булыр.
Астрологлар кисәтүенчә, бу чорда мошенниклар һәм аферистлар калкып чыгуы, телефоннан алдану куркынычы бик көчле булачак. Шуңа күрә берничә көн — тулы Айга кадәр һәм аннан соң ике көн аеруча сак булыгыз.
Бу көннәр фотосессия оештыру, ораторлык осталыгы курсларына язылу, гардеробны яңарту өчен уңайлы булачак. Вакытны күбрәк гаилә, балалар белән үткәрергә киңәш ителә.
Автор фотосы.