+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 гыйнвар 2025, 12:06

Алсу: “Бәби телим!”

Үткән елның җәендә шау-шулы аерылышкан сәхнә йолдызы җанатарларын шаккатырган.  

Алсу: “Бәби телим!”
Алсу: “Бәби телим!”

Социаль челтәрләрдә Алсу кулларына кечкенә бала тоткан яңа сурәтләрен урнаштырган. Бу кадрлар аның язылучыларын аптырашта калдырган. Баксаң, артистканың энесенең гаиләсендә икенче бала туган икән.

"Гаилә белән үткәрелгән мизгелләр. Бу - тугызынчы туганым. Дөньяның барлык балалары да сәламәт булсын", — дип язган 41 яшьлек җырчы.

Роликта Алсу, яңа туган сеңлесен кочагына кысып, диванда урнашкан һәм аның аркасыннан иркәләп сыйпый. Җырчы бәхетеннән балкып тора.

«Хочу лялечку! Когда держишь, так хочется», — дип елмаеп, күңелен ачкан поп-йолдыз.

"Кечкенә могҗиза, байлык — балалар ул. Бәби шундый килешә Сезгә!»,
«Сезнең барысы да алда әле, Алсу»,
"Алсуның тәҗрибәле әни булуы күренеп тора", – дип шәрехләгән аның фотосын җанатарлары.

Ә сез нинди фикердә?

Фото: “m.7days.ru”

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас