+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
31 гыйнвар 2025, 02:25

“Эчеп әрәм иткән гомер Исеңә төшәр әле...”

31 гыйнвар ─– Аракының туган көне. Исерткеч эчемлеккә быел 160 ел тула.

“Эчеп әрәм иткән гомер Исеңә төшәр әле...”“Эчеп әрәм иткән гомер Исеңә төшәр әле...”
“Эчеп әрәм иткән гомер Исеңә төшәр әле...”

Бу рәсми булмаган бәйрәмнең барлыкка килүенә 1865 елда Петербургта Дмитрий Менделеевның “Спиртны су белән кушу турында” докторлык диссертациясен яклау сәбәпче.

Аракының беренче рецептлары Русьта 500 ел элек үк барлыкка килгән. Моны Мәскәүнең Урыс аракысы тарихы музее экспонатлары дәлилли. Әмма нәкъ менә Менделеев “идеаль” пропорцияләр тапкан һәм кырык градуслы аракыны “булдырган”.

Алкогольне борынгы заманнардан ук “акыл урлаучы” дип атаганнар. Алкогольле эчемлекләрнең исерткеч үзлекләре турында кешеләр безнең эрага кадәр сигез мең ел элек, аларны балдан, җиләк-җимеш сутларыннан һәм кыргый виноградтан ясаганда белгән. Шәраб ясау культуралы игенчелек башланганчы ук барлыкка килгән, дип санала. Танылган сәяхәтче Миклухо-Маклай Яңа Гвинея папуасларын күзәтә, алар әле ут табарга өйрәнмәгән, ләкин алкогольле эчемлекләр әзерләү ысулларын белгән.

Саф спиртны гарәпләр VI-VII гасырларда таба башлый һәм аны “Әл коголь” дип атый, бу “исертүче” дигәнне аңлата. Аракының беренче шешәсен гарәп Рәгәз 860 елда ясый. Спирт табу өчен шәраб куу эчкечелекне кискен катлауландырган, һәм, бәлки, нәкъ менә шул Исламга нигез салучы Мөхәммәт (570-632) тарафыннан спиртлы эчемлекләр куллануны тыю өчен сәбәп булгандыр.

Бу тыю соңыннан мөселман кануннары җыелмасына – Коръәнгә кергән, һәм шуннан бирле күп гасырлар дәвамында мөселман илләрендә алкоголь кулланмаганнар, ә бу канунны бозучылар каты җәзаланган. Шуңа карамастан, шәраб культы Азия илләрендә чәчәк аткан һәм шигырьләрдә данланган.
Урта гасырларда Көнбатыш Европада, шулай ук, шәрабны һәм башка татлырак әче сыекчаларны куып, куәтле спиртлы эчемлекләр ясарга өйрәнгәннәр. Бу операцияне беренче булып итальян монахы-алхимик Валентиус башкарган. Алхимик үзендә исереклек китереп чыгаручы продуктны татып караганнан соң, “картны – яшь, арыганны – җитез, сагышлыны шат итә торган могҗизалы эликсир” тапкан.

Шул вакыттан бирле көчле алкогольле эчемлекләр дөнья илләре буйлап тиз тарала, ул барыннан да элек сәнәгать производствосының даими үсүе исәбенә арзан чималдан — бәрәңгедән, шикәр җитештерү калдыкларыннан ясала. Алкоголь көнкүрешкә шулкадәр тиз үтеп керә ки, бер генә рәссам да, язучы яки шагыйрь дә бу теманы читләтеп үтми диярлек.

Русиядә аракы XIV гасыр ахырында барлыкка килә: виноград спирты (aqua vitae – “тере су”) беренче тапкыр генуэз сәүдәгәрләре тарафыннан 1386 елда китерелә. Эчемлек бөек кенәз сараенда татыла, ләкин артык нык тәэсир итми. Икенче тапкыр “тере су”ны Мәскәүгә 1429 елда универсаль дару сыйфатында алып киләләр. Мөгаен, кенәз Василий II йортында сыекчаны яхшы бәяләгәннәрдер, ләкин куәтлелеге аркасында аңа су кушуны яхшырак күргәннәр. Тарихчылар фаразлавынча, спиртка су кушу идеясе урыс аракысын җитештерүгә этәргеч булган, ләкин инде ашлыктан.

Аракы җитештерү ысулы Русиядә XV гасырның икенче яртысында билгеле була. Фаразларның берсе буенча, аракы рецептын Чудов монастыре монахы Исидор уйлап тапкан. Кирәкле шәраб тарту җайланмасы, шулай ук азрак куәтле эчемлекләр ясау тәҗрибәсе булганлыктан, монах бу эчемлекне ясаган, соңыннан аны аракы дип атый башлаганнар.
Аннан соң үткән биш йөздән артык елда алкогольле эчемлекне популярлаштыру өчен актив көрәш бара. Аракыга каршы халык бунтлары күтәрелгән, аеклык җәмгыятьләре төзелгән, аларга крестьяннардан һәм эшчеләрдән алып, академикларга һәм югары дәүләт чиннарына кадәр барлык катлам кешеләре кергән. Танылган галимнәр, шул исәптән физиолог Иван Павлов һәм психиатр Владимир Бехтерев та Аеклык җәмгыяте әгъзалары була.

Аракының үз тарафдарлары да булган. Мәсәлән, барон Гинзбург “эчемлекләрне сатуны теләсә ничек саклап калырга һәм җәмәгатьчелек фикере алдында акларга кирәк” дип язган.

Император Николай II спиртлы эчемлекләр сәүдәсен тыйган һәм урындагы хакимиятләргә аларны сатуга рөхсәт бирмәү хокукын тапшырган. Коры закон Русиядә 1926 елга кадәр гамәлдә булган.

Аннан соңгы вакыйгалар безгә азмы-күпме билгеле. Соңгы гасырда илнең егылып эчкән вакытлары да, эчкечелеккә каршы компанияләр дә булды. Ләкин аракыны барыбер җиңеп булмады.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) мәгълүматлары буенча, аракы җитештерелә торган спирт бәйлелек тудыручы һәм кешеләр сәламәтлегенә зарарлы йогынты ясаучы агулы наркотик матдәләр категориясенә кертелгән. Алкоголь кешенең аңына тискәре йогынты ясый, баш миенең кире кайтарылмаслык җимерелүенә, психик авыруларга, кеше кыяфәтенең тулысынча югалуына кадәр интеллектның кимүенә китерә.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас