“ЛизаАлерт” волонтерлары кичә кич ике балигъ булмаган баланы эзләү турында хәбәр итте. Иреклеләр мәгълүматлары буенча, 16 яшьлек Диана Хәсәнова 11 гыйнварда югалган, әлегә кадәр аның кайда булуы билгесез.
Кызның билгеләре: буе 170 см, уртача гәүдәле, чәчләре коңгырт, күзләре яшел төстә.
Югалган көнне өстенә кара болонья пальто, кара спорт костюмы, кара төстәге уггилар кигән була.
13 гыйнвардан бирле 15 яшьлек Артем Фазлыевның да кайда булуы билгесез.
Аның билгеләре: буе 167 сантиметр, уртача гәүдәле, чәчләре кара, күзләре коңгырт төстә.
Үсмер өстенә озын кара куртка, ак футболка, кара трико кигән, аягында ак кроссовкалар була.
Үсмерләрнең кайда булуы турында белгән һәркемнең 8-800-700-54-52 яки 112 телефоннары аша хәбәр итүен сорыйлар.
Фото:группа «Лиза Алерт. Башкортостан», Vk