Алдан ук кисәтеп куям: бу язмалардан бернинди дә җитди сүз эзләмәгез. Монда бер фикер дә юк. Әгәр ялгыш тапсагыз, таптап китегез, ул фикерләр – хата. Бу язмаларда бернәрсә дә чынбарлыкка нигезләнмәгән. Вакыйгалар – тормыштан, сүзләр китаптан урланган. Һәртөрле охшашлыклар һәм туры килүләр – очраклы хәл.
Сүз башлау өчен генә
Бүген рухият турында җитди сүз әйтү җиңел түгел.
Беренчедән, сиңа кырын караячаклар: шушы дәвердә рух турында уй йөртер чиккә җиткәч, барып чыккан икән, бахыр, я түбәсе кыйшайгандыр моның, я берәр чиргә тарыгандыр, диячәкләр. Һәм алар беркадәр хаклы булачак – сау-сәламәт ирләр бүген кирәкмәгән нәрсәләр турында баш ватмый, ә дөньясын юнәтергә, күбрәк акча эшләргә тырыша...
Икенчедән, рух турында бары тик уңай сөйләргә кирәк бугай әле ул. Һәрхәлдә, аз гына ялгышрак, “безнең татарга хас булмаган”рак берәр сүз ычкындырдыңмы – беттең. Тулай торак подвалында кытайлылар теккән татар түбәтәен киеп, шундук “иң-иң” зыялыларыбыз килеп җитәчәк, һәм, ярсып-ярсып, күп гасырлар элек дәүләт тоткан бөек милләтебезне синнән якларга тотыначаклар. “Нәрсә сөйлисең син?! Провокатор!.. Татар андый түгел, татар – изге! Ә аркасында кабарып торган нәрсә татарның бөкресе түгел, ул – аның канатлары!” Һәм, үзләре укыган бөтен тарихи китаплардан цитаталар китерә-китерә, сине пыр туздырып ташлагач: “Бетә татар, бетә... Менә шушының кебекләр бетерә аны... Өмет юк хәзер...” – дип, авыр көрсенәчәкләр.
Ә инде рухи ачлык турында сүз ачсаң, үзләрен Аллаһ илчесе сыманрак хис итүче кайбер динче активистларның кара карашына юлыгасыңны көт: “Нинди рухи ачлык булсын?! Мәчетләр гөрләп эшләп торган дәвердәме?!” XXI гасырның Фәтхулла хәзрәтләренә каршы килеп тә булмый, шундук изге китаптан цитата китереп, авызыңны томалаячаклар. Аннан соң, чынлап та милләтебезне, телебезне саклап алып калган дин бит ул! Ничек кенә зарлансак та, татарча сөйләшәбез бит әле..
Өченчедән... Монысы иң мөһиме! Ни генә әйтсәң дә, рухият – югары тема. Безнең нәфис колаклы, нечкә зәвыклы, югары мәдәниятле, озын бармаклы эстетларыбыз бар. Алар гына тормыш агышын Ходайның үзе тарафыннан махсус тапшырылган сихри фильтрлар аша мең төсмергә бүлеп кабул итә ала. Алар китапларның иң затлысын укый, музыканың иң асылын тыңлый. Һәрбер күзәнәкләре нәфис булу сәбәпле, аң-белем дә аларга тирәнрәк сеңә. Мондый темаларга алынырга әнә шушы эстетлар гына хаклы. Ә безгә, авылда ит ашап үскән малайларга... Сөялләре яңарак кына кубып беткән куллар белән... Сандугач тавышыннан башка нәрсә ишетә белмәгән колаклар белән... Шундый югары темаларга җитди сүз кузгату... Батырчылык итү!.. Юк, бу безгә чынлап та, гарьлек булырга тиеш... Чәнечкене уң кулыңа тотып, бәрәңге ашаган кебек бит инде... Уж-жас!..
Шуңа күрә алдан ук кисәтеп куйдым...
Аллаһ кемгә кирәк инде?..
Рухи байлыкны без дин һәм мәдәният беләнрәк бәйләргә күнеккәнбез. Бер мәлне, дин белән бәйле теманы барлаганда, Интернет эзләгеченә шундый сүз кертергә туры килде: “ищу бога”.
Эзләгечләрнең сәер гадәте бар, син язып бетергәнче үк башкалар иң күп сораган сүзләрне тәкъдим итә. Шуңа карап, кешеләрне иң нык кызыксындырган нәрсәләрне ачыкларга була. Бүген иң популяр сораулар, мәсәлән – акча, эш эзлим, кредит, кибет һ.б.
Урыслар һәм урыс телендә аралашучылар күп, ә бөек зат берәү генә булгач, алла темасы бик популярдыр сыман тоелган иде. Ләкин Аллаһның рейтингы төшкәнрәк чорга туры килдемме, Интернетта аның белән кызыксынучы бөтенләй табылмады. Һәрхәлдә, минем “ищу бога” дигән сорауга эзләгеч бөтенләй башка җаваплар тәкъдим итте: ищу богатую женщину, ищу богатого девушку спонсора, ищу богатого мужчину, ищу богатство...
Бүгенге заманның алласы акча, мөлкәт икәнен барыбыз да беләбез инде. Шуңа күрә байлык эзләү әллә ни аптыратмады. Бай ир эзләү дә гаҗәп түгел. Чөнки без ирләрне һәрвакыт тормыш тоткасы, гаиләсен бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итүче, һич югы шуңа омтылучы көчле зат итеп күрергә күнеккән. Шулай булырга тиеш тә. “Хәерче, алкаш ир эзлим”, – дип язмаслар ич инде...
Ә менә бай хатын, спонсор булырлык туташ эзләү... Монысы кызык... Зоология өлкәсендә заманның иң яңа, иң зур ачышы булырлык. Монда берни дә әйтеп булмый. “Әй, Акча Тәгаләнең кодрәте!..” – дияргә генә кала.
Шул рәвешле, Аллаһ бүген беркемгә дә кирәк булып чыкмады. Бу нәрсәне аңлата? Әлбәттә, шулай! Халыкның бай, рәхәт, бәхетле яшәвен күрсәтә. Чөнки бүгенге чорның типик кешесе Аллаһны яшен яшьнәгәндә, давыл купканда, бәлагә тарыганда һәм биле авыртканда гына искә төшерә.
Экологик фаҗига
Бу темага керергә кирәкми иде... Моннан илле еллар чамасы элек кенә һәр гаиләдә бишәр-алтышар бала үскән. Тормыш авыр булса да, ничектер җиткергәннәр, үстереп, кеше иткәннәр. Бүген... Халык җитеш тормышта яши. Хәтта бала тапкан өчен акча да түлиләр. Сәнгать дип аталган дөньяның бөтен төрләрендә дә диярлек дәртне көчәйтерлек күренешләр. Алар гына ярдәм итмәсә, медицина бар. Ул виагра рекламасыннан телевизордагы электрон дулкыннар дулкынга менә башлый... Ә балалар аз... Ярый, хәзер техника заманы – тормышны аз кеше белән дә сөйрәп була. Тик шул балалар арасында да бер авырусыз килеш туганнар сирәк.
Сәхнәдә – сакаллы кызлар, стринги кигән егетләр... Урамда – төслеләр парады... Әлбәттә, гуманлы җәмгыять яшәсен! Әлбәттә, кеше хокуклары якланырга тиеш! Цивилизация! Дөнья салават күпере кебек...
Ә балалар юклыгы – экологик фаҗига. Димәк, ләкләкләр аз калган, торналар кими, кәбестә уңмый...
Әйткәндәй, статистика буенча, артта калган илләрдә балалар күбрәк туа һәм аларның сәламәтлеге дә күпкә яхшырак. Иң беренче сәбәп – табигый сайланыш. Барлык нәтиҗәләре белән... Әлбәттә, күпме генә акча түләмә, нинди генә дарулар ашатма, организмны мәҗбүр итеп булмый. Аны башта химикатлардан, ГМОлардан, һәртөрле алдаткычлардан чистартырга кирәк. Цивилизация югарырак булган саен, чир күбрәк. Йөрәк-кан тамырлары авырулары, ашказан-эчәк чирләре, яман шеш, шикәр чире, стресс, түлсезлек... Тренажер, бассейн, табиб, диета, дару... Эш, кибет, банк, эш, кибет, дәваханә, кибет, банк, хастаханә, банк, больница, больница, морг...
Югары темага сөйләшә идек бит әле. Рухият, дөресрәге, рухи ачлык турында. Ә балалар аз тууның, һәртөрле авыруларның монда ни катнашы бар?
Бер катнашы да юк.
Бары тик кайчандыр күргән бер лозунг хәтергә төште. “Сәламәт тәндә – сәламәт рух!” – диелгән иде анда. Белмим, бәлки, ялгыш язганнардыр...
Мы, татары – гурур миллять!
Моннан егерме еллар чамасы элек Уфада бер абзый белән эшләргә туры килде. Иртән эшкә килеп хәл белешүгә, теге: “Ой, үләм, туган... Үләм, чирлим бит мин... Озакка бармам, ахры...” – ди торган иде. Башта мин аны нык кызгана идем. Соңыннан, мондый хәлләр берничә ел буе дәвам иткәч, күнегә төштем. Ул вакытта ук иллеләр тирәсендә иде инде. Уфага соңгы баруымда шул абзыйны очраттым. Артык бирешмәгән. Күрешеп, хәл сорашуга ук: “Ой, үләм, туган... Үләм, чирлим бит мин... Озакка бармам, ахры...” – дип тезеп китте...
Һәм мин шунда, үзебезнең милләтчеләрне искә төшереп, елмаеп куйдым.
Кем ни генә димәсен, мин аларны бик хөрмәт итәм. Бигрәк тә адым саен: “Татар бетә!” – дип йөрүчеләрне. Әдәбият турында сөйләүләрен яратам. “Татарда бер юньле язучы да калмады бит хәзер. Укырлык бер генә китап та юк... – диләр һәм Тукайны искә төшерәләр. – Менә Тукайлар заманында...” Коммунистлар чорында иҗат иткән тагын бер-ике язучыны өстәргә мөмкиннәр... Бер-ике сорау бирсәң, күренеп тора инде, китап укый торган токым түгел. Ләкин әдәбият турында барысын да беләләр. Соңгы ун-унбиш елда бер татар концертында булмаган килеш, бөтен җырчыларны бетереп ташларга мөмкиннәр. Театрны. Башка өлкәләрне. Телепатлар инде шундый. Барлык нәрсәне белеп, күреп, тоеп торучылар...
Тик аларга бераз үпкәм дә бар. Моннан ун еллар элек Казанның тараканлы бер кунакханәсендә ике-өч көн торып киткән идем. Шул вакытта ук аларның: “Болай барса, биш елдан татар бетәчәк”, – дигәненә ышанып, “Татар беткәч, берүзем бер Татарстан булып иркенләп яшәрмен”, – дип, нәкъ биш елдан соң Казанга күченеп килдем. Тот менә сиңа – бетмәгән татар! Таракан беткән, татар бетмәгән... Казанга күчкәнгә дә унҗиде ел узды... Ләкин теге абзыйлар һаман нәкъ элекке кебек: “Татар бетә!” – дип йөри.
Гомумән, халкыбыз турында һәрвакыт борчылып, чын күңелдән кайгыртып яшәүче каһарманнарыбызга мин сокланып карыйм. Һәм кайвакыт: “Бу тиклем тирән хисләрдән йөрәкләре ярылып үлмәсәләр генә ярар иде!” – дип телим. Бигрәк тә социаль челтәрләрдә, үз-үзләрен аямыйча милләт өчен азатлык яулап утыручыларны күргәндә. “Мы, татары – гурур миллять!” – дигәнрәк язуларны укыганда, чынлап та, горурланмый мөмкин түгел. Мин алар белән бергә “татарнын сатлик жаннарин” тиргим, алар кебек үк, “самое главное – татар тэлэн бэтермеу” дип уйлыйм. Һәм татарның шундый ышанычлы таянычы булуга сөенәм.
Моның да рухи ачлык белән бер уртаклыгы да юк. Киресенчә, әлеге абзыйлар, үзләренең рухи корсакларын киереп, рәхәтләнеп яши бирә.
Итәк асты полициясе
Әле күптән түгел генә киң җәмәгатьчелектә шау-шу куптарган вакыйга булды. Ишетмичә калмагансыздыр инде. Футбол матчларының берсендә, стадионга килгән хатын-кызларны полиция ханымнар шыр ялангач чишендереп, тентү үткәргән. Тикшерү, әлбәттә, аулак урында булган. Һәм футбол фанаткалары... бер каршылыксыз диярлек чишенгән. Хәтта чират торып...
Мондый тикшерүләр бернинди калыпка да сыймый, шәхесне түбәнсетүгә керә, диючеләр дә бар. Шулайдыр. Ләкин тәртип сакчыларын да аңларга була. Ни генә әйтсәң дә, тынгысыз дәвер. Әле анда, әле монда һәртөрле шартлаулар, аварияләр, террорчылык... Ә гражданнарның иминлеген сакларга кирәк. Хатын-кызга да бик ышаныч юк бит хәзер, яшерен кесәсендә әллә нәрсәләр алып керергә мөмкин. Андый-мондый диверсия булмаган булуын, һәрхәлдә, беркемнең дә ыштан бавыннан танк та, атом бомбасы да килеп чыкмаган.
Шулай да әлеге вакыйга игътибарга лаек. Һәм менә ни өчен.
Мәдәният бездә гомер буена икенче сортлылардан булып кала бирә. Беренче планда гел – спорт. Фәләнешәр миллионга спортчылар сатып алалар, ә мәдәнияткә исләре дә китми. Һәм бу очракта да футбол сөючеләрнең иминлеген хәстәрлиләр, ә сәнгать яратучылар – онытыла. Һич югында ниндидер гаделлек булырга тиештер бит инде! Шушы кимчелекне төзәтү җәһәтеннән концерт залларына, театрларга, кинофильмнарга йөрүче хатын-кызлар да җитди тентү үтсен иде.
Гади халык үзен кимсетелгәнгә исәпләмәсен өчен маршрут автобусларында, трамвайларда йөрүчеләрне дә читләтмәскә кирәк. Һәм, әлбәттә, метроны җитди күзәтү астына алу мөһим. Террорчылар игътибарын иң нык җәлеп иткән объект буларак, метрода бөтенләй шыр ялангач йөрү тәртибен дә кертергә була.
Монысы хәтта дөресрәк тә әле. Югыйсә, теге футбол фанаткаларының берсе, әнә, канәгатьсезлек белдереп: “Без – миллионнар! Барыбызның да итәк астына полицай куеп бетерәлмәссез!..” – дип кычкырган, имеш...
Ә менә моның рухи ачлыкка турыдан-туры мөнәсәбәте бар, чөнки бу күренеш күңеле белән коллыкта яшәүче кешеләр арасында гына булырга мөмкин. Азатлык та, власть та ул әле мөмкинлек кенә түгел, җаваплылык та... Калганын үзегез уйлап бетерегез...
Комаклар патшалыгы
“Рухи ачлыктан кеше ябыкмый”, – ди миңа бер танышым. Ябыга шул. Ничек кенә әле! Изгелек, кешелеклелек, намус кебек рухи кыйммәтләр дефициты физик яктан ябыктырып кына калмый, ә кешене мескенгә, колга әйләндерә. Менә карагыз...
Капитализмның нигезендә яткан идея начар түгел. Әйтик, авылда яшәгән бер Гыйльметдин абзый сыер асрый. Ит-сөт сату исәбенә байый. Ул башкалар турында уйламый, кемгәдер файдам тияр дип өметләнми. Әмма базар мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә, үз байлыгы турында гына уйлаган хәлдә дә, җәмгыятькә файда китерә, аның икътисадын күтәрүгә өлеш кертә. Бу А. Смит буенча да, чынбарлыкта да шулай: үз байлыгы турында кайгыртучы һәрбер кеше җәмгыятькә файда китерә.
Шушы күзлектән караганда, капиталистик җәмгыятьтә намуслы булу, беркемне да алдамау күпкә отышлырак та, җайлырак та булырга тиеш кебек. Мин сиңа сыйфатлы товар бирәм, ә син – акча, яки башка берәр хезмәт белән түлисең. Барысы да гади, аңлаешлы. Ләкин безнең чынбарлыкта алай килеп чыкмый. Һәрхәлдә, кайсы гына почмакта нинди генә эшкә тотынсаң да, иң беренче чиратта акыртып талыйлар, иң яхшы очракта – төп башына утырталар.
Менә бер примитив мисал. Җитештерүче Гыйльметдин абзый, ун фляга сөт алып, тапшыру пунктына килә. Ләкин шунда утырган бер Комак (ул чиновник кыяфәтендә дә, берәр белгеч, яки тикшерүче рәвешендә дә булырга мөмкин, әмма моннан асылы үзгәрми – комак) кабул итәргә теләми. Гыйльметдингә үзе кебек үк терлекчеләрнең берсе ипләп кенә теге Комакка бер фляга сөтне “төртергә” кирәклеген әйтә. Аңа, әлбәттә, сөт жәл. Ләкин башкача бер чара да юк: дөреслек эзләп йөргәнче калган тугыз фляга ачып чыгачак. Һәм анда да әле теге Комак төрле сәбәп табарга мөмкин: сыйфаты начар, кабул итү мөмкинлеге бетте һ.б. Һәм Гыйльметдин абзый теге Комакка сораганын бирергә мәҗбүр була. Әйтик, алар – районда ун хуҗалык, һәм һәркайсы шулай “төртергә” мәҗбүр. Нәтиҗәдә, Гыйльметдин абзый мал азыгы, хезмәткәрләр тоту, транспорт өчен чыгымнарга батып, көненә тугыз фляга сөт тапшыра. Ә теге Комак, берни эшләмәгән килеш – унны. Байыймы ул? Әлбәттә! Ләкин аның баюыннан җәмгыятькә файда бармы? Юк.
Рухи яктан сәламәт җәмгыятьтә кешеләргә ит-сөт һ.б. җитештерүче Гыйльметдин абзыйның абруе зур, сүзе үтемле булырга тиеш. Безнең чынбарлыкта исә аның бер дәрәҗәсе дә юк. Бездә дөнья тоткасы – Комак.
Шуңа күрә бүгенге яшьләр кайдадыр урнашып, нәрсәдер җитештерү ягын карамый. Чөнки алар надан малайлар түгел, Гыйльметдин абзый белән Комак мөнәсәбәтен күреп торалар һәм җитештерү эшчәнлегенә кызыкмыйлар. Авыл халкыннан бәрәңге җыеп, шәһәр базарында сату күпкә отышлырак. Шәһәрдән төзелеш кирәк-яраклары җыеп, авылга илтеп сату ышанычлырак. Һәм бөтен бизнес диярлек әнә шундый әвеш-тәвешкә корылган.
Тагын дәвам итәргәме?..
Рухи ачлыктан кеше ябыкмый да, үлми дә. Ә дәүләт – мөмкин.
“Асрамага талант бирәм!”
Соңгы чорның төрле санкцияләре ярыйсы гына шау-шу тудырды, әмма халыкны иң нык җәлеп иткәне: “Элек чит илләрдән китерелгән азык-төлекне үзебездә җитештерелгәннәре белән алмаштырырга мөмкин”, дигәнрәк сүзләр булды бугай. Бу аңлашыла. Социалистик җәмгыять белән беррәттән, тарих чүплегенә чыгарып ыргытыла язган авыл хуҗалыгының да кирәк булу ихтималлыгын, ниһаять, искә төшерделәр. Һәм халыкта өмет уянды.
Үзебездә җитештерүне тергезеп җибәрә алсак, әйбәт, әлбәттә. Бу – мөмкин хәл. Әле берничә дистә ел элек кенә, тимер пәрдә артында яшәгән хәлдә дә, дөньяның җитди акылларын: “Капиталистик җәмгыять отышлыракмы, әллә социалистикмы?” – дип икеләнергә мәҗбүр иткән илнең варислары бит әле без. Социализмны бүген ничек кенә тиргәсәк тә, аның уңышларын әлегәчә куып җитә алганыбыз юк. Дөньяда бер-берсенә тиң, көндәш була алырлык ике система барлыкка килү эчке эшләребезне, авыл хуҗалыгын һәм сәнәгатьне тернәкләндереп җибәрү өчен уңай мөмкинлек булып тоела. Бу, әлбәттә, җиңел булмас.
Авылда хәлләр ничегрәк соң? Күпләрендә инде элек гөрләп торган машина-трактор парклары социализм чорының ташландык музеен хәтерләтә. Элекке техниканың күбесе тузган, “эсписәйт” ителгән, яңалары юк. Хәтта тимер-томырны да металлоломга тапшырып бетергәннәр. Малчылык фермаларында да шуңа охшаш хәл. Терлекнең күп төре юкка чыккан, калганнары күпкә кимегән. Хәтта шәхси хуҗалыкларда мал асрау да отышлы түгел, диләр. Сөт беркемгә дә кирәкми, ит үз-үзен акламый...
Кибет тотучылар, һәртөрле балта эшләренә йөрүчеләр бар. Алар бик күп түгел. Эш урыннары булмагач, яшьләрнең күбесе читкә чыгып таралышып беткән. Ирләрнең күбесе зимагурлыкта: кемнәрдер Себердә вахта белән, кемнәрдер якын-тирәдәге шәһәрләрдә... Авылда, нигездә, карт-коры, хатын-кыз, балалар... Карт-коры әҗәлен көтә, хатын-кыз – ирләренең акча белән кайтуын, бала-чага – тизрәк үсеп, авылдан чыгып качар мизгелен...
Ләкин... Авылдан чыгып китүчеләрне дә бәхет колачын җәеп көтеп тормый. Шәһәрдә туып-үсүчеләрнең үзләренә дә эш табу җиңел түгел. Элек гөрләп торган завод-фабрикалар туктап, таркалып беткән. Кайдадыр эш урыны бар икән, анда – чират. Авылдан килүчеләр, нигездә, я кибет-базарлар тирәсенә, я һәртөрле төзелеш объектларына, я транспорт челтәренә урнаша. Һәм кая гына барып төртелсә дә, ул, гадәттә, арзан эш аты сыйфатында файдаланыла. Һәм иң кызыгы (кызганычы) – җәмгыятькә акыл ияләре дә, осталар да, талантлар да кирәкми. Алдан килгән – урын өчен, дигәндәй, андый урыннарны бүлешеп бетергәннәр инде: һәр өлкәнең үз акыллысы, үз остасы, үз таланты үз урынында чат ябышып утыра. Шунлыктан, кызыл дипломыңны болгап йөрмә, ачтан үлүең бар. Син хәзер белгечлегең буенча түгел, ә кайда урын табасың – шунда, нәрсә кушалар – шуны эшләргә тиеш.
Ләкин сөйләгәндә генә шулай тоела ул. Башта гына бераз кыенрак, ә бер өйрәнеп алсаң, бернәрсәсе дә юк. Барыбыз да шулай яшибез һәм өс бөтен, тамак тук булып, кредитларны вакытында түләп баргач, “Карале, рәхәт яшибез бит!” – дип сөенәбез.
Менә шундый хәлдә рухият турында сүз кузгату да мәгънәсез яңгырый. Ләкин үзебездә җитештерүне җайга салсак, хәлләр беркадәр үзгәрер. Һәрхәлдә, илгә акча санаучылар гына түгел, галимнәр дә, төрле һөнәр осталары да кирәк була бара, акыл һәм талант ияләренә ихтыяҗ да арта сыман...
Оптимистлар булыйк...
Шулай да бу һәлакәт чигенә җиткәнбез икән дигән сүз түгел.
Бүгенге җәмгыятьтә рухият дефициты ярылып ята, моңа тагын әллә күпме кире какмаслык мисаллар китереп, хәлебезне коточкыч сурәткә кертергә дә мөмкин булыр иде. Мондый очракта без, гадәттә, карашларыбызны алдынгы дип исәпләнгән чит илләргә юнәлтәбез, әнә алар бу мәсьәләне шундый дәрәҗәгә куйган дип, үрнәк алабыз. Әмма бу юлы андый үрнәк юк.
Рухият мәсьәләсендә алар бездән дә аянычлырак хәлдә: мөлкәт дип яши торгач, күңел күзләрен май катламы томалаган. Мисалларга килсәк, Бельгия, Испания, Норвегия, Португалия, Дания, Франция, Бөекбритания бер үк җенестән булган парларга бала карап үстерергә рөхсәт бирә. Әйткәндәй, Франциядә мәетләр белән никах теркәү дә законлаштырылган. Швеция һәм Даниядә кан туганнар арасында никах тыелмаган. Голландиянең BNN телеканалындагы бер телешоуның алып баручылары Денис Сторм һәм Валерио Зено... бер-берсенең итен ашый. Моның өчен алар махсус операция ярдәмендә тәннәренең бер өлешен телешоуда сыйлану өчен әзерләп куя. Европаның нечкә зәвыклы каннибализмы... Кыскасы, без күп нәрсәләрдә үрнәк алырга күнеккән Европада да кешенең мәдәниятлелеге күңел байлыгы белән түгел, ә өстәл артында чәнечке тота белүе белән үлчәнә.
“Аллаһ сакласын!” – дияргә генә кала. Тик моңа да ышаныч аз. Бүген диннәрдә мутация сыманрак күренеш төсмерләнә. Кайчандыр коллар белән сәүдә иткән һәм дөньяны кол итәргә теләп, тәре сугышлары оештырган католицизм тарафдарлары бүтән диннәр белән дә килешеп яшәү турында сөйли. Бу, әлбәттә, изгелек нәтиҗәсендә барлыкка килгән нәрсә түгел, ә денсезлекнең һәм Исламның көчәюе фонында тәэсирен югалта барган руханиларның үз вәкаләтен саклап калырга омтылышы гына. Асылда, өстән ямап, астан кисү ысулы туктамый. Ә Ислам, киресенчә, үз уңышларыннан башы әйләнепме, Мөхәммәт пәйгамбәр чорында игълан ителгән татулык, тынычлык идеяләрен онытып, агрессивлаша бара.
Ләкин агрессиянең бер үзенчәлеге бар. Үз-үзеңне саклау чарасы буларак барлыкка килгән хәлдә дә, тора-бара ул башкаларны яулау коралына әверелә. Һәм ахыр чиктә, үзара (эчке) мөнәсәбәтләрне хәл итүдә дә кулланыла башлый һәм фаҗигаләр тудыра. Моның ачык мисалын без христиан инквизициясе үрнәгендә дә, социалистик революция һәм репрессиялар, яки нацизм мисалында да күрә алабыз. Шуңа да диннәрнең бүгенге торышы шәхсән минем күңелдә өмет уятмый. Әгәр ниндидер могҗиза белән Бөек Зат кеше кыяфәтендә җиргә төшсә, ул бер динне дә сайламас, ә атеист булуны хуп күрер иде кебек...
“Менә бит нинди түбәнлекләргә төштек, ә безнең ата-бабалар!..” – дип тарихка сыенырга тырышу да мәгънәсез.
Шуңа күрә без бүген тарихка, ата-бабаларыбызның бөеклегенә сыена алмыйбыз.
Якын тарихка гына күз салсак та... Ә сез кайсы чорда яшәргә теләр идегез? Беренче Бөтендөнья сугышы чорындамы, революция дәверендәме, Гражданнар сугышы вакытындамы, репрессияләр дулкынындамы, Бөек Ватан сугышы елларындамы?
Шуңа күрә, бүгенге хәл артык мактанырлык булмаса да, рухи ачлыктан һәлакәт чигенә килеп җиткәнбез икән дип уйларга бер сәбәп тә юк.
Оптимистлар булыйк...
Марат Кәбиров,
шагыйрь, язучы.
Фотолар Интернет челтәреннән.