+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 февраль 2025, 07:30

Бик җылы очрашу булган

Габделхәй Биктаһиров кызы Алсуның гаиләсе белән Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апаның хәлен белергә Тәтешлегә кайткан.

Бик җылы очрашу булган
Бик җылы очрашу булган
Яраткан җырчыбыз 2017 елның июлендә әнисенең хәлен белергә кайткач вафат булды. Шушы көннәрдә аның тормыш иптәше Габделхәй Биктаһиров Тәтешлегә әбисенең хәлен белергә кайткан. 
 
Алсу социаль челтәрләрдә әтисе белән әбисенең бик җылы итеп аралашып утырган вакытын урнаштырган. Ул үзе дә әбисе белән фотога төшкән.
 
Фәния апага быел 95 яшь тула. Ул бик күп сынаулар үтте, балалар кайгысын кичерде...

Ул хәзер кызы Фирүзә Ибәтуллина белән кияве тәрбиясендә Тәтешле районында гомер кичерә.

Фото: Алсуның шәхси аккаунтыннан

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас