60 яшьтән соң холестерин дәрәҗәсен киметү өчен терапевт, нутрицолог Анна Вальчук өч кагыйдәне үтәргә киңәш итә.
Барыннан да элек, диетага игътибар итәргә кирәк. Туклану холестеринның нормаль дәрәҗәсен саклауда төп роль уйный. Җиләк-җимеш, яшелчә, тулы бөртекле ризыклар һәм кузаклылар кебек клетчаткага бай ризыклар куллануны арттырырга киңәш ителә. Бу ризыклар кандагы ЛПНП дәрәҗәсен киметергә һәм йөрәк-кан тамырлары системасының торышын яхшыртырга ярдәм итә.
Моннан тыш, рационга зәйтүн мае, авокадо һәм чикләвек кебек файдалы майлары булган ризыкларны кертү файдалы. Алар йөрәк-кан тамырлары системасын саклаучы ЛПНП дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә. Шулай ук кызыл иттә, сөт ризыкларында һәм эшкәртелгән ризыкларда булган туендырылган һәм трансмайларны куллануны чикләргә кирәк. Белгеч күбрәк чиста су эчәргә киңәш итә.
Атнасына кимендә 150 минут физик активлык белән шөгыльләнү дә холестерин дәрәҗәсен киметергә ярдәм итә. Моның өчен көн дә җәяү атларга, йөзәргә яисә җәен — велосипедта, кышын чаңгыда йөрергә киңәш ителә.
Өченче кагыйдә - алкоголь һәм тәмәкедән баш тарту. Тәмәке тарту йөрәк-кан тамырлары системасы сәламәтлегенә начар йогынты ясый һәм атеросклероз үсешенә китерә. Ә алкогольне артык куллану холестерин дәрәҗәсен күтәрүгә генә түгел, сәламәтлек белән бәйле башка проблемаларга да китерергә мөмкин.
Автор фотосы.