Элекке ир белән хатын арасында утырыш 24 февральдә Савелов судында узды. Абрамов вәкиле Александр Добровинский сүзләренчә, тиздән суд процессында алга китешләр көтелә.
"Утырыш 12:30да тәмамланды. Киләсесе 21 мартта булачак. Менә... Һәм анда без сюрпризлар әзерлибез. Ян Алсуга 2,5 миллиард сум тәкъдим иткән иде, бу суд тикшерүләренә кадәр булды. Шулай. Мин - юрист һәм адвокат, процессның ябык булуын исегезгә төшерәм", — дип белдергән Добровинский “aif.ru”га.
Күптән түгел Алсу аның аерылышуы туганнарына ошамавы турында белдергән иде. Гаиләдәге өлкән хатын-кызлар артисткага, акыллы хатын һәрчак “очлы почмакларны” шомартырга һәм ир өчен компромисс табарга тиеш, дип киңәш иткән.
“Һәм мин күп еллар шулай яшәдем. Ә инде аңыма килеп, аерылышырга гариза биргәч, миңа: «Синдә зирәклек юк», — диделәр. Ышанам, гаиләдә һәркем ихтирамга лаек. Ачык булу һәм беренче көннән үк ышанычлы мөнәсәбәтләр төзү мөһим. Кызганыч, мин бу фикергә 18 ел никах тормышыннан соң гына килдем”, — дигән Алсу “Psychologies“ журналына.
Фото: “lisa.ru”