Белгечләр, ашказаны асты бизен сафтан чыгарып кына калмыйча, онкологиягә дә китерүче ризыкка игътибар иткән.
Алар аңлатуынча, кыздырылган ризык рак китереп чыгарырга сәләтле, шул исәптән ашказаны асты бизендә яман шеш барлыкка килүгә дә сәбәпче булырга мөмкин.
Кыздырылган ризыкны артык күп куллану ашказанында яман шеш авыруын 50 процентка арттырырга мөмкин, дип белдерә белгечләр.
Алкоголь, фастфуд, кызыл ит кебек ризыклар һәм баллы эчемлекләр дә сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Аларны артык күп куллану, шулай ук, йөрәккә зыянлы һәм диабетка китерә. Шуңа күрә аларны чикләргә кирәк.
Онкология үсеше куркынычын, үз чиратында, кәбестәнең барлык төрләре, җиләк, имбир, алма, диңгез ризыклары, цитруслы җимешләр һәм башка ризыклар киметә ала.
Автор фотосы.