+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
27 февраль 2025, 09:50

Якубовичның миллиардлы байлыклары...

Леонид Якубович тагын нинди байлыгын яшергән?

Якубовичның миллиардлы байлыклары...Якубовичның миллиардлы байлыклары...
Якубовичның миллиардлы байлыклары...
«Могҗизалар кыры» популяр капитал-шоуның алыштыргысыз алып баручысы элегрәк журналистларга 60 квадрат метрлы ике бүлмәле фатирын күрсәткән булган. Әмма чынлыкта исә, “SHOT” ачыклаганча, Леонид Якубович Хамовникида хатынына рәсмиләштерелгән ун бүлмәле иркен фатирда яшәп ята.

Аның яшерен торагы турында нәрсәләр билгеле? 228 квадрат метр мәйданлы фатир 1914 елда төзелгән сигез катлы йортта урнашкан. Фатир бинаның бөтен өченче катын диярлек алып тора, ә аның агымдагы базар бәясе якынча 202 миллион сум тәшкил итә.

Әмма бу Якубовичның бердәнбер кыйммәтле милке түгел. Булган мәгълүматлар буенча, аның шулай ук Мәскәү өлкәсенең Истрин районы Веледниково авылында 30 сутыйлы участокта урнашкан сарае да бар, анысы якынча 1 миллиард сумга бәяләнә.

Якубовичның башка активлары да, элиталы күчемсез милек фонында азрак шаккатырса да, барыбер хөрмәт уята. Аларга Одинцово районының Сивково авылында зур булмаган йорт һәм 43 метр мәйданлы мунча (бәясе 16 миллион сумнан артык), шулай ук якынча 12 миллион сумга бәяләнгән “Lexus LX III” машинасы керә. Сүз уңаеннан, бу автомобильгә күпчелек очракларда тизлекне арттырган һәм юл билгеләрен бозган өчен 42 мең сумлык 64 штраф салынган, әмма алар барысы да түләнгән.

Фото: img5tv.cdnvideo.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас