+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
3 март 2025, 06:44

"Башкортостан укытыусыһы" журналы 105 яшен билгеләде!

"Журнал 9 телдә нәшер ителә. Аның уникаль булуы да шунда".

"Башкортостан укытыусыһы" журналы 105 яшен билгеләде!"Башкортостан укытыусыһы" журналы 105 яшен билгеләде!
"Башкортостан укытыусыһы" журналы 105 яшен билгеләде!

28 февральдә "Башҡортостан уҡытыусыһы" иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-методик журналы 105 еллыгын билгеләде. Чара "түгәрәк өстәл" форматында Башкортстанда Мәгарифне үстерү институтында узды.

Журналның баш мөхәррире Салават Кәримов журналның тарихы турында сөйләде һәм кунакларны ветераннар, шулай ук 2024 елгы басма лауреатлары һәм республика конкурсында җиңүчеләр белән таныштырды.

Ул йөз ел дәвамында журналның аталышы өч тапкыр үзгәрүен билгеләп үтте: 1920 елның февралендә Стәрлетамакта «Мәғәриф эштәре» исемле беренче саны чыга. 1924 елның февраленнән журнал Уфада "Белем" дип атала, ә 1931 елның октябреннән ул «Мәгариф революцияһы» («мәдәни инкыйлаб») дип атала башлый. Хәзерге атамасын — "Башкортостан уҡытыусыһы" - журнал 1936 елның маенда ала.

"Түгәрәк өстәл"дә катнашучыларны Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов сәламләде. Ул журналның коллективын юбилей белән котлады һәм журналистларга ведомство бүләкләре тапшырды.

"Совет властеның беренче декретларының берсе укытучылар өчен шундый журнал булдыру турында булды. Бу - бик уникаль тарих. "Башкортстан укытучысы" бүген күпчелек мәгариф хезмәткәрләре өчен, чыннан да, өстәл китабы булып тора. Республикада безнең гәзит-журналлар алты телдә нәшер ителә, ә бу журнал тугыз телдә чыга, бу аны күпмәдәни проект итә. Бүген журнал педагогик фикер өлкәсендә лидер булып кала, алдынгы методикаларны, инновацион эшләнмәләрне һәм республика укытучыларының бай тәҗрибәсен бастырып чыгара», — дип билгеләде ул.

Республиканың мәгариф министры урынбасары Әлфия Галиева журналның мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен универсаль мәйданчык булуын сөйләде.

"Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча без республикада полилингваль белем бирүне үстерәбез. "Башҡортостан уҡытыусыһы" журналы да полилингваль булып тора - 9 телдә нәшер ителә. Журнал туган телләрне популярлаштыру өстендә уңышлы эшли. Шуңа күрә басма мөгаллимнәр, мәгариф оешмалары укытучылары, тәрбиячеләр арасында зур популярлык казанды», — дип билгеләп үтте ул.

Автор фотосы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас