+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 март 2025, 14:05

Элекке министр вафат

Башкортстанның элекке транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов вафат. Ул кулга алынган иде...

Элекке министр вафат
Элекке министр вафат

Клебанов каты авыру, онкология нәтиҗәсендә вафат булды, дип хәбәр итә Ufanovosti.ru порталы.

Билгеле булганча, Клебановның адвокаты Геворг Кандилян журналистларга үзенең якланучысының үлеме турында хәбәр алуын раслады.

Исегезгә төшерәбез, элекке түрә тикшерү астында иде. Ул аеруча зур күләмдә ришвәт алу эше буенча узды. Ул элекке республика вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Алан Марзаевка каршы күрсәтмәләр бирде.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, беренчел тикшерү барышында Александр Клебанов, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры һәм «Башкиравтодор»ның Директорлар советы әгъзасы буларак, хезмәт буенча гомум химаячелек өчен «Киви» җәмгыяте җитәкчелегеннән 5 млн сум күләмендә ришвәт алган.

фото: башинформ

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас