+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
4 март 2025, 04:46

“Җил-буранга каршы барып, чыныгып үстек...”

Салкын кышларда да без күрше авыл мәктәбенә тар сукмактан бүреләр кебек тезелешеп китә идек  

“Җил-буранга каршы барып, чыныгып үстек...”“Җил-буранга каршы барып, чыныгып үстек...”
“Җил-буранга каршы барып, чыныгып үстек...”

Түземсезлек белән көткән, нәшир табасыннан төшкән генә китабыңны кулга алу — каләм тибрәтүчеләр өчен олы куаныч. Дөньяга чыгалмыйча тилмереп яткан йөрәк сүзең, ниһаять, әдәбият сөючеләргә барып ирешәчәк. Алар ничек кабул итәр: хуплармы яисә хурлармы — монысы инде икенче мәсьәлә. Хәзерге вакытта исә мин шатлыклы минутлар кичерәм. Җитмәсә, ике шигъри җыентык — каләмдәшем һәм яшьтәшем Рафига Усманованың “Шәмдәлләрдә шәмнәр яна”сы белән минем “Яшәү кагыйдәсе” берләштерелеп, классикларның әсәрләредәй калын гына бер китап хасыйл иткән. Ике каләм кодрәте тудырган шигъри юллар бергә кушылгач, тагын да көчлерәк яңгырар, яшь буында әдәп, әхлак, тәүфыйк тәрбияләгәндә үз асылын, иманын саклап калырга ярдәм итәр, иншаллаһ!

Авыл элек-электән үз нарасыйларын “Әдәпле, тәүфыйклы, иманлы бул дип, башларыннан назлап сыйпый-сыйпый, аркаларыннан сөеп үстерә. Мин дә — әнә шундый үгет-нәсыйхәтне күңелемә сеңдергән буын вәкиле. Бу тәрбияви төшенчәләрнең мәгънәсен аңласам да, “иман” дигәне миңа, үсмер кызга, бер табышмак иде. Мәгънәсен әнкәйдән сорарга мәҗбүр булдым. Үз вакытында мәдрәсә тәмамлап, дини генә түгел, дөньяви гыйлемне дә шактый үзләштергән әнкәй, мине янәшәсенә утыртып, “иман”ның асылын аңлатып бирде:
Ә нәрсә ул иман, дип сорагач,
Кыска булды әнкәй җавабы:
– Яшәү кагыйдәсе безнең, –
диде, —
Сынау үткән тормыш сабагы.
– Яшәү кагыйдәсе? Ишеткән юк,
Андый кагыйдә дә бармыни?
– Ишетмәсәң ишет, тыңла,
сөйлим,
Дәреслегеңә бу язылмый.
Илаһыга инан, ул яраткан
Дөньялыкны үз ит, хөрмәтлә,
Тел тидертмә кяфер,
монафыйктан
Асылыңа иңгән кыйммәткә!
Нинди кыйммәт, диярсең син;
телең,
Җирең — илең болар, и-и бәбкәм,
Борын борыннан ук килгән
безнең...
Кануннарны бит мин өйрәтәм...
(“Туган тел хакында бизәксез сүз” дигән поэмадан өзек).

“Уң аягың белән тор, бәбкәм. Көнеңә бисмилла белән кер!” Балачагым иртәләрендә әнкәйдән ишеткән бу теләккә дә шактый аптырау белән карый идем. Кайсы аягың белән торсаң да барыбер түгелмени? Бер тапкыр шул хакта сорагач, әнкәй: “Уң аягың белән бассаң, балам, эшләрең уңар, көнеңне изге гамәлләр генә бизәр”, — дип аңлатты. Әмма аныклыкка, ачыклыкка өйрәнгән бала күңеле бу аңлатуга гына разый булмый, эчтән бәхәс кора идем:
“Ай-һай, мәктәптә толымнардан тартырга гына торучы бәйләнчек малайлардан, капка төбендә бәбкә саклаган ата казның үткен томшыгыннан уң аяк кына коткара алыр микән?” Әмма яши-яши, “бисмиллалы уң аяк” белән тору халкыбызның әхлакый тәрбия элементы булуын, алай гына да түгел, шул бер элементка да шактый зур фәлсәфә салынуына төшендем. Гәрчә фәлсә­фәгә кадәр тагын бер шарт: эчке дөнья барлыгына инану кирәк икән. Тик моңа бала-чага акылы гына түгел, кайбер өлкәннәр дә төшенеп бетә алмый бугай.
Эчке дөнья дигәч, тагын бер нәрсә искә төште. “Ике иңбашыңда ике фәрештә бар, балам. Уң яктагысы гамәл дәфтәреңә уңаен, изгесен язып барса, сул яктагысы кырын, яман гамәлләрне терки, — дип кисәтә иде әнкәй. — Мыскалга салгач, кайсы гамәлләрең аска тарта бит ахырзаманда. Саваплысымы, гөнаһлысымы?
Саваплылар, әлбәттә, — оҗмахка, гөнаһлылар тәмугка керәчәк”.
Монысын инде әнкәй, бала күңелен шомландырмыйм, диптер, көлемсери төшеп сөйли. Әмма гыйльлә сүзнең ничек әйтелүендә түгел, ә начарлыкның кая илтүендә.
Чәчеңнән тартып җәфалаган малай-шалайга да бик әһәмият бирми башлыйсың, боларны ишеткәч, балтыр итен чукыган ата каздан да үч алу онытыла. Тик яхшылык эшләргә генә тырышасың. Еллар үткәч, бу тәрбия сабаклары ешрак хәтергә төшә. “Изгелек” һәм “явызлык” дигән төшен­чәләрнең дөньяви һәм әхирәти багланышын ачып, кечкенәдән үк минем эчке, рухи дөньямны көйләргә тырышкан әнкәмә рәхмәтлемен.


Әнкәйнең “яшәү кагыйдәсе” зиһе­немә генә түгел, күңелемә дә уелды. Авырлыклар күргән кеше яшәүнең кадерен белә. Әнкәй дә, ятимлекне, каһәрле сугыш шаукымын кичергән зат буларак, мине дә яшәү кадерен белергә, гомер дигән мизгелнең кадерен белеп, яратып яшәргә өндәде. Әнә шул мизгел генә булып тоелган яшәү дәверендә ниләр генә кичер­мибез?! Тойгы-кичерешләрем күңелгә генә сыймаганга, башкалар белән бүлешәсе килгәнгә кулыма каләм алганмындыр. Дөрес, мәктәптә укыган елларында энем дә сәләтен сынап карады. Шигырьләре басылып та чыкты хәтта. Әмма, үкенечкә каршы, каләме яшьлек елларында торып калды. Абыйның яшьтәшләре белән фер­маның каравыл йортында “театр” уйнап йөргәннәрен хәтерлим. Авылда клуб булмагач, төрле чаралар үткәргәндә яшьләр шунда, ферма каравылчысы куна торган йортка җыела иде. Үзләренчә пәрдәләр корып, сәхнә ясыйлар, суфлерга да урын табыла. Яшьлек дәрте белән янган ул заманның Хәлилләрен, Галиябануларын сагынып сөйләргә генә калды.
Авыл җирендә, гадәттә, язлар, җәйләр, көзләр җиң сызганып бакча, кыр эшләренә җигелеп үтсә, иң күңеллесе безнең өчен кыш айлары була. Көндезләрен чана, чаңгыда шусак, караңгы төшкәч, иң кызыктырганы — өлкәннәрнең кич утырулары. Безгә, гадәттә, әткәйнең кордашлары, сугышта катнашкан абыйлар җыела. Яшьлек­ләре утта көеп, чәчләре иртә чалланган чордашлар баштан кичергәннәрен сөйли башласа, без, кымшанырга да куркып, бирелеп тыңлап утырабыз. Соңрак балаларга да чират җитә. Әткәйнең соравы буенча сугыш турындагы китапларны өчәү чиратлап укыйбыз. Мондый басмаларны, гадәттә, көздән үк әзерләү хәстәре күрелә. Хәтеремдә нык калганы генерал Гани Сафиуллинның “Җиңү юллары буйлап” дигән мемуарлары булды. Шулкадәр бирелеп тыңлыйлар иде өлкәннәр, югалтуларга көенеп, һәр алынган шәһәр, биеклекне үзләре көрәшеп алалармыни?! Җиңү тантанасын шулай кичерәләр иде.


Фашизмны җирләдек, килер буын тыныч яшәячәк, дип инанып яшәде алар. Хәзер инде барысы да бакыйлыкка күчте.
Әйе, кеше гомере мизгел генә. Эчтәлеге мәгънәле, эчке дөньясы матур, көйле булсын иде бу мизгелнең. Хәзерге заманда рухи дөньяң бай булмаса, нигъмәт тулы өстәлең дә, ыспай киемнәрең дә бер тиенгә тормый. Әмма бәхетне сатып алып булмаган кебек, рухи байлык та акчага сатылмый. Эчке дөнья ул бишектән үк наз, тырышлык белән көйләнә, гомер агышында игелекле һәм изге гамәлләрең белән бизәлә!
...Урамнан, тәрәзә каршыбыздан еш кына “Дети” дип язылган автобус үтеп йөри. Укучыларны иртән мәктәпкә килеп ала, дәресләр беткәч, китереп куя. Шул автобусны күргән саен укып йөргән елларым хәтергә төшә.
Без, дүрт малай, дүрт кыз, авылда башлангыч мәктәп кенә булгач, урта белем алу өчен алты чакрым ераклыктагы Күчәрбай авылына йөреп укыдык. Көн дә иртә таңнан юлга чыгабыз. Алты чакрым тәпи-тәпи барабыз, дәресләр тәмамлангач, алты чакрым тәпи-тәпи кайтабыз. Машиналар иртәнге якта да, кайтканда да гел каршыга очрый. Аңлашыла инде, алар да иртә белән эшкә юллана, аннары өйләренә кайта. Кышларын, ярый, интернатта урын бирәләр. Әмма кояшлы көннәрдә кем интернатта түзеп ятсын. Биштәрләрне асабыз да тәрбиячедән качып дигәндәй өйгә шылабыз. Иң күңеллесе — сөйләшә-сөйләшә бергә кайту. Чөнки иртәнге якта һәркай­сыбызның уенда дәрес, өйгә бирелгән эшләр: кемдер ятларга бирелгән шигырен кабатлый, кемдер физика, химия кагыйдәләрен искә төшерә, ә менә кайтканда. Безнең Рәсимә исемле кызыбыз сөйли башласа, авызына карата иде. Хәтта кайтып җиткәнне дә сизми калабыз. Әлбәттә, күп укый, әмма ул кадәр мавыктыргыч маҗаралы вакыйгалар китаптан, кинодан гына түгел, үзенең иҗат җимешләре дә булгандыр. Сәләтен үстерә калса, танылган язучы да булып китәр иде, бәлки.


Болай сөйләшеп кайту чиратка салына иде. Бер көнне беребез, икенче көнне икенчебез. Мин үзем я укыган әсәремне сөйлим, я язган шигыремне укыйм. Бәхәсләшергә, тәнкыйтьләргә дисәң, егетләребез кызлардан да уздыра. Аларның теленә генә эләксен. Бик ачуны китерсәләр, сумкалар белән бәргәләшеп тә алабыз.
Йөреп уку бераз арытса да (кайткач бит әле әти-әнигә булышасы, аннары өйгә бирелгән эшләрне дә карыйсы бар), дәрес калдырмаска тырыша идек.
Инде хәтсез еллар үтсә дә, укырга барган бер иртәмне һич оныта алмыйм. Көзге, караңгы бер мәл. Әнкәй, гадәттәгечә, таңнан уятты: “Тор, кызым, мәктәпкә соңлаганбыз бугай! Әнә сәгать ничә!” Төнлә бераз суытып та җибәргән икән. Киенеп алгач, әнкәй башымнан ук зур шәлен ябып, билемнән бәйләп куйды да мине озата китте. Барабыз, барабыз, һаман яктырмый. Юлда да берсе дә күренми. Без хәтсез юл үткәч кенә яктыра башлады. Әнкәй Күчәрбайга җиткәнче озата барды. Мин барып кергәндә җыештыручы апа мәктәп ишеген ачып кына азаплана иде. Безнең сәгатебез алга киткән булып чыкты.
Бүген мәктәпкә автобуста гына җилдерүче укучыларның әниләре өчен дә шатланам мин. Алар, улыкаен яисә кызчыгын җитәкләп, ачы җил-яңгырдан ышыклап, алты чакрым мәктәпкә атламый...


Без тизрәк мәктәп тәмамлап, югары белем алу, зур кешеләр булу турында хыялландык. Укыган чорда мәктә­бебезнең түбәнге катында коридор стенасында “Они учились в нашей школе” дигән стенд һәркайсыбызның игътибарын җәлеп итеп торды. Кайчандыр Күчәрбай урта мәктәбен тәмамлаган, исемнәре республикабызда гына түгел, бөтен илгә танылган шәхесләрнең портретлары беркетелгән иде анда. Еллар үтү белән бу стенд зурайды, портретлар арта төште. Без инде тизрәк укып чыгып, югары уку йортларына кереп, ошбу стендта үзебезнең дә фотосурәт­ләребезне күрергә хыяллана идек.
Үкенечкә каршы, сабакташ егет­ләребезнең өчесе кыска гомерле булды. Авыр туфраклары җиңел булсын. Берсе Даманскта барган алышларда каты яраланып кайтты. Ә кызларыбыз, шөкер, югары уку йортлары тәмамлап, һәркайсы тормышта үз урынын тапты, гаилә кордылар, хәзер инде оныклар үстерәләр. Иншаллаһ, беребез дә әнкәйләр тарафыннан расланган яшәү кагыйдәсенә хыянәт итмәдек.
Безне, буын ныгытып кына килүче үсмерләрне, авырлыкларны җиңәргә, сынауларда сынатмаска өйрәткән тәүге остазларыбыз, укытучыларыбызның исемнәрен еш искә төшерәм. Башлангыч сыйныфларда мине Сәлимә апа Әхмәтова укытты. Күрше Торна авылыннан йөреп эшләде ул. Тәүдә арифметика фәне, нишләптер, авыр бирелде. Дәресләрдән соң Сәлимә апа минем белән аз утырмагандыр. Укытучы апам­ның тырышлыгы бушка китмәде — Күчәрбайга барып укый башлагач мин бишенче сыйныфны “5”кә генә тәмамладым.


Ә инде иҗатка килгәндә, каләмемне башлангыч сыйныфларда ук сыный башлаган идем. Күчәрбай урта мәктәбендә (ул вакытта милли мәктәп дип атала иде) әдәбият белеме мине укытучым Назыйф Гайсин әйдәвендә иҗат дигән сихри дөньяга алып керде.
Габдрахман Әпсәләмов, Галимҗан Ибраһимов, Гомәр Бәширов кебек күренекле язучыларның кайбер әсәрләре белән балачактан ук таныш идем инде. Әнкәй укый иде аларны. Назыйф абый исә аларның гомер юлы белән бергә үрелеп барган иҗаты хакында укучылары кызыксынып тыңларлык мәгълүмат бирә белде. Әдәбият дәресләрен көтеп ала идек без.
Бик таләпчән, үз фәненә — урыс теле һәм әдәбиятына мөкиббән киткән Регина Гыйрфанованың да зур язучылар, бөек әсәрләр хакындагы дәресләрен йотлыгып тыңладык, урыс телен яхшы үзләш­терүебез — аның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Классик­ларның шигырьләрен өй эше итеп ятларга бирә иде. Еш кына Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Есенин шигырьләрен башка сыйныфларга да алып кереп, миннән сөйләтер булды.


Еллар үткәч, чираттагы шигъри җыентыгымны тотып, өлкән каләм­дәшләрем белән мәктәбемә, Күчәрбай авылына иҗат кичәсенә кайттым. Зур, якты тәрәзәләрен балкытып каршылады мине туган мәктәбем. Шулкадәр сагындырган ул. Юкка гына сиңа “туган мәктәбем” димиләр икән шул. Әнкәмнең үгет-нәсихәтедәй, синең тәрбияң дә күңелемдә, бүгенге уңышларым шул тәрбия сабакларыңның нәтиҗәсе бит, дип, аның инде купшаклана башлаган стеналарын сыйпап, сөеп үттем. Остазларым белән очрашу да дулкынландыргыч тәэссоратлар тудырды. Чәчләре инде көмешләнсә дә, һаман да шул шау-шулы, күңелле мәктәп елларының рухын, ихласлыгын саклаган олуг затлар булып калган алар. Назыйф абый минем матбугатта чыккан язмаларымны, шигъри шәлкемнәремне җыеп барган икән, бәһаләп, бик җылы сүзләр әйтте. Регина апа мәктәп елларын хәтерләде, минем белән бик горурлануын белдерде.


Аларның вафатына да инде хәтсез еллар узды. Күңелле мәктәп еллары һәм шул елларга хәтердән җуелмаслык мәгънә салган остазлар беркайчан да онытылмый.
Заман ничек кенә үзгәрмәсен, мәктәпләрдәге уку-укыту прграммаларын ни рәвешле генә сүтеп кормасыннар, мәктәп мәктәп булып кала икән. Мин моны районыбызда мәктәп укучылары арасында “Каурый каләм” дигән иҗат бәйгесе оештырып, алар белән ныклап аралаша башлагач тойдым һәм бик куандым. Иҗатка тартылучы балалар кичәге көндә торып калмаган, алар бүген дә бар икән ләбаса! Безнең Назыйф абый, Регина апа кебек, кырык эшен кырык якка ташлап, аларның рухларын тәрбияләргә омтылган остазлар барлыгына да инандым мин. Югыйсә, укучы бала күңелендә менә мондый юллар туар идемени?
Һәркөн иртән бер сукмактан
атлый,
Таныш юллар, таныш дәресләр.
Балалар да шул ук,
мәктәп тә шул,
Акбур сызган тигез хәрефләр. .
Һәр ел саен шулай кабатлана,
Укытучым, хезмәт юлларың,
Күңеле белән шулай һаман
яшь ул,
Кыңгыраудай күңел кыллары...
Теләгем бер: озын, якты булсын,
Укытучым, барыр юлларың.
Иң матур һәм изге теләкләрне
Тели сиңа ул һәм кызларың!

Алзана Исламова,
Иске Кормаш урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.

Бу — “Каурый каләм” бәйгесенә килгән иҗат эшләренең берсе. Укучысының остазына шигъри юлларга салган рәхмәте.
Безнең үткәннәргә хатлар бармаса да, үткәннәребезгә карап әйтелгән рәхмәт сүзебез җуелмый, ул киләчәк буыннарга юллана. Нинди генә заманда яшәсәк тә, кешенең рухы уртак. Аны киләчәккә сүндермичә, таркатмыйча алып бару — безнең яшәү максатыбыз.

Фәндидә Харрасова,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас