+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 март 2025, 08:20

Президентның иң яраткан пирогы

Кичә Русиянең беренче Президенты Борис Ельцинның хатыны Наина Ельцинага 93 яшь тулды. Беренче леди бик кунакчыл хуҗабикә һәм оста пешекче буларак билгеле. Менә шуңа дәлил.

Президентның иң яраткан пирогы
Президентның иң яраткан пирогы
Наина Ельцина ризыкны һәрвакыт үз рецептлары буенча әзерли. Борис Николаевич баллыны бик өнәмәгән, ә менә хатыны пешергәнне яраткан.

Наина Иосифовнаның фирменный ризыклары арасында - пилмән, "Лимонник" пирогы, «Поцелуй» торты, «Нежность» салаты һәм башкалар. Менә аның данлыклы "Лимонник" пирогы рецепты:

Йомырка - 2 данә

Куертылган сөт - 1 банка (380 г)

Он - 5 аш кашыгы  

Сок өчен 2 данә лимон

Ике лимонның цедрасы

Лимон согы белән сүндерелгән 1 чәй кашыгы сода

Су — 1,5 ст. (375 г)

Шикәр - 3/4ст. (173 г)

Йомыркаларны күпертергә, куертылган сөт салып, күпертүне дәвам итәргә. Он, цедра, сода өстәргә, куе каймак консистенциясенә кадәр болгатырга. Форманы маргарин белән майларга, төбенә маргарин белән майланган пергамент салырга һәм массаны шунда агызырга. Духовкада 180-200°C температурада 25 минут пешерергә.  

Сеңдерү өчен сироп:
Цедрасыз лимоннарның согын сыгарга. Аннары аларны вак итеп турарга, стакан ярым су салырга, дүрттән өч стакан шикәр өстәргә, бер минут кайнатырга, сөзәргә, лимон согын салырга. Пирогны формасыннан алырга һәм аңа тигез итеп сиропны агызырга. Сироп читкә агып чыкмасын өчен пирогны ниндидер савытка салырга да мөмкин.

Фото: мк.ру

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас