Кайбер маркалар һәм модельләр бик кызыктыргыч бәягә сатыла. Исемлек "Росимущество" сайтында пәйда булды.
Бәяләр 125 меңнән 1 миллион 840 мең сумга кадәр. Төрлеләре бар: "Volkswagen Passat", "Kia Rio", "Lada Granta" һәм башкалар.
Сатуларда теләгән һәркем катнаша ала. Бер лот буенча аукционнарда катнашуга гаризаларны кабул итү тәмамлану датасы — 31 март, икенчеләре буенча — 4 апрель.
Фото: башинформ