«Новые русские сенсации» программасы корреспондентларына 2004 елда Одессадан Эквадорга күчеп киткән күрәзәче махсус хәрби операциянең кайчан һәм кемнең җиңүе белән тәмамланачагы турында сөйләгән.
Русия белән АКШның булачак сөйләшүләре бүген күпләрне кызыксындыра. Вашингтон дөрес карар кабул итә алырмы? Күрәзәче Андрей Гиперборей болай дигән:
"Сөйләшүнең беренче яртысында — килешмәсләр. Русиягә тынычлыкның үз версиясен тагачаклар. Хәйләкәр ”тынычлык” булачак ул. Һәм Русия моны кабул итмәячәк. Ышанычлы килешү кирәк".
Бер нәрсә билгеле — ныклы тынычлык безнең илнең шартларында гына мөмкин.
"Русиянең язгы кампаниясе дә, җәйге кампаниясе дә булачак. Украина гаскәрләренең көз көне киңкүләм бирелүен күрдем. Мин аларның кулларын күтәреп барганнарын күрдем. Бу җәйге кампаниядән соң көз көне булачак", — дип белдерә күрәзәче.
Төбәктәге конфликт кайчан бетәчәк соң? Андрей Гиперборей болай ди:
"Мин әле 2023 елда ук моның 2025 елда тәмамланачагын фаразлаган идем. Ләкин бу ноябрьдә, көз ахырында гына булачак. Менә мин шушы айны атыйм".
Ә аннары дөньяны нәрсә көтә? Эквадордан фараз кылучы күрәзәче сүзләренчә, Русия чәчәк атачак.
Автор фотосы.