Барлык яңалыклар
10
Төрлесеннән
28 март , 10:30

Гомер җебе

Тып...Тып-тып-тып... Нәрсә соң ул? Нинди тавыш? Тамчы тамамы? Кайдан ишетелә бу тонык аваз? Нишләп шушы ишек ачылмый да ачылмый?Рәмзия авыр күз кабакларын көчкә кыймылдатып, тагы өскә карады, караңгылыкны ярып үткән нечкә генә нур — бар! Ул — югалмаган! Рәмзиягә бөтенләй сынарга ирек бирмәгән бер җеп ул — яктылык җебе, Өмет җебе, Гомер җебе. Юкса, тирә-ягы инде ничәнче көн, ничәнче атна, юк — ничәнче ай караңгылык эчендә... Ул үзен базга, яки берәр люк эченә урнаштырылган кебек хис итә. Җитмәсә, авыр ишек белән бастырып куйгандай, иңбашын нәрсәдер басып, авырттырып тора. Хәер, авырту — ул яхшы. Авырту ул — син исән дигән сүз. Тирә-ягын кирәгенчә байкый алмый шул Рәмзия, күзләре ачылып бетми, аларны ачарлык хәл юк. Бары тик шул аз гына кысылган күзләре аша теге нурны шәйли.Кайчакта моннан чыгарга өмет бетә башлый. Шундый вакытларда Рәмзия янә теге нурны эзлисе итә. Бик авыр аңа кыймылдавы, бик авыр... Тик шулай да шул нурны күрмәсә, ул үзенең сүнәчәген, мәңгегә шушы “базда” калачагын аңлый.Менә бүген дә бар ул нур! Сүнмәгән. Кайдандыр үтеп керә дә, киләчәккә өмет бирә. Шул нур артыннан тонык кына тавыш ишетелә: тып-тып-тып. Элек, кечкенә чагында, дөнья язып та, әйтеп тә аңлата алмаслык яз исе белән тулганда, тирә-якта шушы тавыш ишетелә башлый иде. Әле абзар кыегындагы, әле тәрәзә башындагы бозлар шулай көй суза: тып-тып-тып. Язгы җыр ул! Бик ярата иде Рәмзия бу тавышны тыңларга, аларга ияреп үзе дә җырлый иде. Шул җырны көйли-көйли кечкенә чагында гармунда уйнарга да өйрәнде әле ул: “язгы гөлләр күкрәп чәчәк аттылар” дип көй чыгара, дөнья яңгыратып җырлый иде...Карале, ничектер бүген җиңелрәк сымак. Теге тонык тавыш та якын­рак, ачыграк ишетелә. Тормыш, яшәеш шушында гына кебек. Әллә теге авыр ишек тә иңне басуыннан туктаганмы? Авырлыгы элеккечә түгел. Ни булган соң ул, әллә.... әллә күзләрне дә ачып булырмы? Рәмзия авыр күз кабакларын өскә төбәде һәм... Аллаһның рәхмәте, — күзләрен ачты!

Гомер җебе
Гомер җебе
Кайту

Иң беренче күргәне, чыннан да, тамчы булды. Яз икән, дәваханә тәрәзәсеннән тамчы тама. Башканы күрерлек хәле юк иде Рәмзиянең. Аны күргән шәфкать туташының кулыннан чак дарулары төшеп китмәде.
“Зиннәтуллина уянган!”, “Зиннәтул­лина – аңында!” Бу хәбәр дәваханәдә бик тиз таралды. Өч ай комада булып, яңа гына аңына килгән хатынны күрергә табиблар гына түгел, хәтта авырулар да җыелды. Киредән тормышка, дөньяга кайту шулай булды. Ә китү...

Китү

Ничек була соң бу хәл? Бүгенге көндә Нефтекама шәһәрендә яшәүче Рәмзия Шамил кызына моннан кырык ел элек булган хәлләрне искә алуы да авыр. Күзләре яшьләнә дә китә.
– Рәмзия апа, кемдер юк кына авырлыклар белән очрашкач та төшенкелеккә бирелә, сына. Сезнең мисал – бер үрнәк бит, языйк, зинһар, – дип үгетлим мин аны.
– Языйк соң... – дип килешә Рәмзия апа һәм без аның белән узган гасырның сиксәненче елларына әйләнеп кайтабыз.
...Рәмзия ханым бәхетле – менә-менә ана булырга тора! Тормыш иптәше – Фидәрисе аны өрмәгән урынга утыртмый. Тик... тик инде табиблар тарафыннан куелган срок – август узып китте, сентябрьнең уртасы җитеп килә, әмма бала никтер бу дөньяга килергә ашыкмый әле... Йөклелек тугыз айдан узып китә, Рәмзиягә йөрүе дә авырлаша, башы авырта башлый, йокы баса...
– Йоклый идем дә, йоклый идем, – дип искә ала ул шул авыр көннәрне. – Тугызынчы сентябрьдә эчем авырта башлады. Мин тулгак тотуның ни икәнен дә белмим, балага чирләү шушыдыр инде дип, “ашыгыч ярдәм” машинасы чакырттым. Әмма әле алай тиз генә бала тапмадым: тугызы, уны, унбере дәваханәдә булдым, ниндидер уколлар да куйдылар, өзлексез йоклаганым гына хәтердә...
12 сентябрьдә ул ир бала таба. Ә аңа кадәр... Рәмзиянең хәле авыраеп китә, соңгы тапкыр ишеткәне, смена алышынгач килгән шәфкать ту­ташының: “Бәәәй, син, Зиннәтуллина, әле дә тапмадыңмыни? Шприцлар калмаган!” – дигән сүзләре була. Соңгы күргәне – сентябрьнең вак, салкын яңгыры бәргән дәваханә тәрәзәсе.
Дөньяга чын баһадир туа: авырлыгы 4 килограмм 97 грамм, буе – 59 сантиметр булган малай таба Рәмзия.
...Баладан авыр котыла ул. Кислород мендәрендә уяна. Ни булганын да, күпме вакыт үткәнен дә аңламый. Балалар елавы колакны яра, сөт белән тулышкан авыр күкрәкләр сызлый.
Торырга ярамый, дип кисәтсәләр дә, Рәмзия торып утыра, башка аналарга китер­гәндә үзенә дә баласын ките­рү­ләрен көтә. Тик аңа сабыен китер­миләр.
Яшь әни ни уйларга, кемнән нәрсә сорарга да белми, аңа беркем берни аңлатмый. Ниһаять, Рәмзия Шамил кызын табибка чакырталар.
– Минем хәл авыр булгандыр инде, хәтта табиб та үзенә чакырткач: “Баладан авыр котылдыгыз, бәлки, аннан баш тартып гариза язарсыз?” – дип тәкъдим итте. Тик ана кеше көтеп алган баласын калдырамы соң?! – дип бу авыр сөйләшүне әле дә дымлы күзләр белән искә ала Рәмзия апа.
Берникадәр вакыттан соң яшь ананы һәм баланы балалар бүлегенә күчерәләр, әмма Рәмзиягә имезергә китермиләр.
– Торырга рөхсәт юк, әмма мин бөтен хәлне җыеп торам да сабыйлар яткан бүлмәгә китәм, туп-туры бер балага барам. Ул зәңгәрләнеп елый. Тирә-якта ничәмә-ничә бала, тик күңел берсенә дә түгел, шушы нарасыйга тарта! Ахыр чиктә шул сабый минем улым булып чыкты... – дип бу авыр көннәрне искә ала Рәмзия ханым.
Тормыш иптәше, әти-әнисе, туган-тумача – барысы да борчулы. Инде балага 40 көн тула. Бу хәлләргә түзмичә, авылдан Рәмзиянең әтисе Шамил абый килә. Тормышта күпне күргән, ачысын да, төчесен дә татыган абый баланы күрсәтүне сорый, нарасыйны алып килгәч, кулларына алып сөя дә, кызы белән оныгын дәваханәдән урлап алып кайтып китә.
Сабый күзгә күренеп үсә, ныгый башлый. Әмма Рәмзияне икенче сынау көткән булып чыга, ул көннән-көн хәлсезләнә, аяклары бөтенләй тотмас була, кулларының бала күтәрерлек тә хәле калмый. Температурасы нык югары күтәрелгәч, аны дәваханәгә салалар. Дүрт айлык баланы Рәмзиянең әнисе Гөләндәм апа алып китә.
– Инфекция бүлегенә салдылар. Дәвалыйлар, әмма хәл яхшырмый. Көненә өч литр лимон суы эчәргә куштылар. Кибетләрдә лимон юк чак. Шул вакыт туган абзый Мәскәүдән бер тартма лимон алып кайтты. Аны да эчәм, дәвалыйлар да, әмма хәлем авырайганнан-авырая, – дип хәтер сандыгын яңарта Рәмзия ханым.
Аның хәле шулкадәр начарлана, декабрь азагында ул комага китә.
Менә-менә бәхетле тормыш корабыз, үз йортыбызны булдырабыз, дип бәхет өчен гаилә корган тормыш иптәше Фидәрискә дә сынау арты сынау була бу хәлләр. Ир водитель булып эшли, һәр кичне эштән кайтышлый дәваханәгә сугыла, хатынының хәлен белешә. Рейслардан соңлап кайтканда дәваханә турыннан озын сигнал биреп, исәнләшеп үтә. Дәваханә хезмәт­кәрләре моңа күнегеп бетә.
Баланы Рәмзиянең әти-әнисе алып кайтып китә. Аларның батырлыгын сөйләп кенә бетерерлек түгел: 57 яшьлек ана оныгына үз күкрәген имезеп үстерә. Батырлык түгелме ни бу?! Бу ана алдында баш иярлек. Урыны оҗмах түрендә булсын! Алга узып шуны әйтим: үзләре карап үстергән оныклары Илнурны бик ярата дәү әнисе белән дәү әтисе. “Улым, син армиядән кайткач итәгемә утыртып сөярмен дигән идем”, дип, шкаф кадәр оныгын итәгенә утыртмакчы була чандыр гына гәүдәле Гөләндәм. “И, дәү әни, мин үзем сине алдыма утыртып сөям!” – дип дәү әнисен коча Илнур...
Ә Рәмзия... Рәмзия озын өч айга билгесезлеккә чума. Терелерме, чыгармы бу халәттән, аягына басармы, кеше булырмы – бу сорауларга беркем дә җавап бирә алмый. Әмма Аллаһы Тәгаләнең аңа карата үз планнары була, күрәсең.
7 март. Дәваханә кыегыннан тамчы тамган бер мәлдә, бар дәваханәне шаккатырып, Зиннәтуллина күзләрен ача.

“Үземне көзгедән танымадым!”

Бу хәбәргә ашкынып Фидәрис килә. Аңлатып бетерә алмаслык шатлыклы минутлар!
– Хәер, башта мине Фидәрис танымады әле. Кая Фидәрис – үземне үзем танымадым! Көзгегә бик озак карап тордым – тышкы кыяфәтем бөтенләй икенче иде, – дип, тормышка әйләнеп кайткан мәлләрен искә ала Рәмзия апа. Өч ай буе ятып кына торганлыктан, баш әйләнә, аяклар йөрми. Аларны бау белән бәйләп, тартып, яңадан йөрергә өйрәндем.
Фидәрис килгәндә коридорда идем. Килеп керде, шәфкать туташыннан: “Зиннәтуллинаны чакырыгыз, зин-
һар”, – дип сорый. Миңа карап тора, танымый! “Фидәрис, мин бит бу!” –дип елап җибәрдем.
Бик озак һушына килә Рәмзия. Икенче кеше кебек булып чыга ул комадан.
– Фидәрисне күргәч, хәлләрен сорыйм икән, ә улыбызны сорамыйм. Нишләптер, хәтердән җуелганмы, аңлата алмыйм. Шулчак тормыш иптәшем: “Нишләп син баланы сорамыйсың?” – дип куйды. Шуннан соң гына мин, кино тасмасын артка әйләндергән сымак, үткән хәлләрне искә төшерә башладым, – ди Рәмзия апа.
Апрельдә, ниһаять, бераз аягына баскач, Рәмзияне ире авылга, баласы янына алып кайта. Тик юллар өзелгән чак, баткак, машина авылга керәлми.
– Төшеп калдым зират янында. Кайтам. Хәл юк, аякны чак сөйрим. Карыйм, каршыга әнкәй килә. Мин сөенәм, каршы алырга чыккан икән, дип уйлыйм! Ә ул коега суга бара икән, минем янга килеп җиткәндәрәк: “Автобус килдеме, балам?” – дип сорады... Мине танымады. “Әнкәй, мин бит бу!” – дип, тагын елап җибәрдем. Әнкәйнең кулындагы чиләкләре төшеп китте. Шулай көчкә өйгә алып кайтып җиткерде ул мине...
Рәмзия дүрт айлык чагында соңгы тапкыр күргән сабые – җиде айлык булган алма кебек улыкае – мендәрдә сөялеп утыра. Әйтеп аңлата алмаслык бәхетле минутлар!
Шулай, кайткан чагында кашык күтәрерлек тә хәле булмаган Рәмзия әкренләп яшәргә өйрәнә, улына карап сөенә, аны карап-тәрбияләп торган әти-әнисенә рәхмәтләрен укый.
– Ашый да алмый идем, сыек кына манный боткасы, сыек йомырка ише ризыклар белән генә тордым. Авылда җиде ай торып, бераз ныгып кайттым фатирга, шәһәр тормышына. Аллакаема мең рәхмәт, аякка бастым, кеше булдым бит, – дип Тәңребезгә рәхмәтләрен укый Рәмзия апа.

Сынулар, сынаулар...

Әмма Рәмзия Шамил кызының язмыш дәфтәренә бик күп язылган бул­ган, күрәсең. Сынаулар әле болар белән генә бетми.
Үлем белән чиктәш торган чаклары күп була аның. Бавырында таш булып, кузгалып, чак үлми кала. Анысында операция эшләп, гомерен коткарып калалар.
Тагын бер коточкыч хәлдән исән калырга язган була аңа. Кичләтеп кенә педсоветтан кайтып барганда аңа... пычак кадыйлар.
– Мин аңларга да өлгермәдем, арттан килгән бер ир, сумканы тартып алып, аркага пычак китереп кадады. Пычагы белән берничә тапкыр арканы телеп үтте, – дип, шул куркыныч көн вакыйгаларын искә ала күпне күргән, күпне кичергән Рәмзия апа. Әмма балалары, тормыш иптәше бәхетенә, бу юлы да исән кала ул.
Әйткәндәй, улына өч яшь тулгач, Рәмзия тагын авырга уза. Күргән­нәреннән соң, беренче баласыннан бик авыр котылгач, сәламәтлек торышы аркасында бала табарга ярамаса да, куркып торган табибларны шаккатырып, шапылдап торган кыз бала алып кайта ул.
Кадерле балаларының икесе дә – Илнуры да, Ларисасы да – югары уку йортларын тәмамлап, яхшы белгечләр булып, бүгенге көндә үз тормышлары белән матур итеп яшиләр, эшлиләр. Улына һәм кызына карап сөенеп бетә алмый Рәмзия апа. Бик авырлык белән тапса да, үзенә балалар биргән, Ана бәхете биргән өчен Ходайга рәхмәтле ул.
Тик Фидәрис кенә бик иртә бу якты дөньяны калдыра. Әле 55 яше дә тулмаган ир чирли, ябыга башлый. Вакытында дөрес диагноз да куймыйлар, нәтиҗәдә, аның чире бавырында икәнлеге ачыклана. “Бавырымны бирергә дә риза идем, тик соң бул-
ды”, – дип өзгәләнә Рәмзия апа. Тормыш иптәше аның кулында җан бирә. Шулай ук әтисен, сөекле әнисен дә соңгы юлга кадерләп озата.

Тормыш – сәхнә, сәхнә – тормыш

Мин Рәмзия Зиннәтуллинаны “онлайн” бик хәтсездән белә идем. Чөнки ул озак еллар шәһәрнең Марс Нуртдинов җитәкләгән “Без” татар театрында уйнады. Әле менә чираттагы очрашуыбыз да “Рухият” театрында тамаша әзерләгәндә булды. Аңардан театрга ничек килүе, сәхнәгә булган сөюе турында сораштырам.
– Электән үк уйныйм, гомергә шул җыр-моңга гашыйк булдым, биергә яраттым, гармунда уйнарга өйрәндем. Әткәй белән әнкәй бик талантлы кешеләр иде, гел спектакльләрдә уйнап йөрделәр. Мин дә Стәрлетамак мәдәният-мәгърифәт училищесына имтиханнар тапшырдым. Тик артист тормышының бөтен авырлыкларын белгән әти-әни миңа анда укырга рөхсәт бирмәде, әткәй кире алып кайтты, – ди Рәмзия ханым. Мәктәптән соң пионервожатый булып эшкә керә ул. Бөре педагогия институтын тәмамлый һәм лаеклы ялга чыкканчы Нефтекамада мәгариф тармагында хезмәт сала.
Сәхнәдән, яратып уйнаган гармуныннан беркайчан да аерылмый. Казанда “Идел-йорт” төбәкара театр коллективлары конкурсында “Иң яхшы хатын-кыз роле өчен” дипломына лаек була.
Әйткәндәй, үз тиңе белән дә Рәмзияне гармун очраштыра...

Сынган канатлар төзәлә...

Бүгенге көндә Рәмзия ханым ялгызы түгел. Тормыш иптәше Фидәрисен югалткач, канатлары сынган, арытаба яшәргә көч тапмаган мәлләрдә очрата ул Рәзифне. Тумышы белән Сарапулдан булган малай җиде яшенә кадәр Краснокама районының Саузбаш авылында үскән. Сарапулда мәктәп тәмамлаган, Ижевск шәһәрендә белем алган. Балачактан әтисеннән һәм абыйсыннан гармунда уйнарга өйрәнгән, искиткеч талант иясе. Ижевскида да үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан, Башкортстанга күченгәч тә сәхнәне ташламаган – Рәзиф озак еллар Дүртөйледә яшәгән, нефтьче булып эшләгән, Ризван Хәкимов, Фән Вәлиәхмәтов кебек зур артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган. Аның язмышы турында да бер китап язарлык.
– Берчак шулай Нефтекамага мәҗлескә килдем, тик нишләптер баянымны үзем белән алмаганмын. Баян эзләп киттек һәм шунда Рәмзия белән таныштык, – дип искә ала Рәзиф Гыйбадулла улы.
Канатлары каерылган ике җан, ике язмыш очраша да бергә очарга җиңелрәк булачагын аңлый. Менә инде ун елга якын алар бергә. Искиткеч киң күңелле, басынкы холыклы, тәрбияле, кешелекле Рәзиф Гыйбадулла улы белән ут кебек кызу, бөтен эшне дә секунды-минутында эшләп куярга яратучы, искиткеч талантлы, ярдәмчел, кеше хәленә керә белүче Рәмзия апа бер-берсен тулыландырып тора. Һәр туган көнгә шатланып, бул­ганына шөкер итеп, матур яши алар. Сәламәтлеге аркасында әллә ничә тапкыр гомере кыл өстендә булган Рәмзия ханым үләннәр белән дәвалануга, халык медицинасына зур игътибар бирә.
Рәмзия һәм Рәзиф Хадимул­линнарның икесенә – биш бала һәм сигез онык. Һәрберсен тигез күреп, тату яшәргә тырыша алар, һәр ике яктан булган балаларга да ишекләре ачык.

Атылмаган болан

– Сары чире белән чирләвемә шул шприц җитмәү гаепле булгандыр, кулланылган шприц белән чир керткәннәрдер, дип уйлыйм. Комага китүемә дә шул сәбәпче булды. Мин шулай уйлыйм, беркайчан да дөреслек эзләп, сәбәпләрен тикшереп, суд юлында йөрмәдем. Аллаһы Тәгалә ни язган – шуны күргәнмендер. Шөкер, аның сынауларын үттем, алга таба тормышыбыз җай барсын, сәламә­т­лектән аермасын, – дип дога кыла ул. Һәм өстәп куя:
– Минем әткәй: “Һәркемнең күңелендә атылмаган боланы кала. Бар нәрсәне дә дөньяга сөйләп булмый, шул боланың белән бергә якты дөньядан китәсең дә”, – дип әйтә торган иде. Серләрнең, уйларның кайберләре шул атылмаган болан булып калсын инде...
Мәрткә киткән, комада озак вакыт булган кешеләр турында “ул аңына килгәч, кешеләрне дәвалый, күрәзәчелек итә башлаган” дип сөйлиләр. Мин дә Рәмзия ханыма шул сорауны юлладым.
– Юк, андый сәләтем ачылды, дип әйтә алмыйм. Кешеләрне тоемлавым электән үк көчле иде, интуициямә ышанам. Ә “тегендә” булу миңа яшәүнең кадерен тагы да ныграк аңларга, һәр туган көнне Аллаһның бүләге дип кабул итәргә, аңа рәхмәтле булырга ярдәм итә. Гомер шундый кыска, аны матур итеп, изге эшләр белән үткәрергә кирәк. Авырлыклар килсә, сынмагыз, бирешмәгез, һәрвакыт бер яктылык, бер нур бар – шуңа ябышыгыз, яшәргә тырышыгыз. Аллаһы Тәгаләдән сорагыз! – дип җавап бирде ул.
Менә шундый искиткеч көчле рухлы хатын ул Рәмзия Шамил кызы Зиннәтуллина. Әллә нинди авыр хәлләр белән очрашса да, сынмый, сыгылмый, кешеләргә ышанычын югалтмый. Ачык һәм ихлас. Яратып театрга йөри, яратып яши, яратып оныкларын сөя. Чөнки ул, өч ай буе караңгылыкта яткан, авырлыклар аша Ана булу бәхетенә ирешкән, тормыш иптәшен югалткан кеше буларак, якты көннең кадерен, парлы булуның бәхетен, Ана булу шатлыгын безгә караганда күбрәк аңлый. Шуңа да аның һәр иртәсе дога белән башлана һәм дога белән тәмамлана.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: