+13 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Төрлесеннән
28 март , 07:10

Камиләбез нигә үзгәрә?

Гашыйк булган. Ә менә егетен бик өнәп бетермиләр...

Камиләбез нигә үзгәрә?
Камиләбез нигә үзгәрә?
Соңгы арада танылган милләттәшебез, 18 яшьлек Камилә Вәлиева бик үзгәреп китте.

Ул ябыкты, бу хакта үзе дә язган. Кыз прическасын да үзгәрткән, яңадан туры карелы брюнетка булган.

Камилә үзе бик канәгать булса да,  фанатлары яңа образга шикләнеп  карый. Алар, фигуристкабыз яңа сөеклесе – 31 яшьлек хоккейчы Никита Нестеров хакына шулай тырыша, дигән фикердә.

Спортчылар уртак дуслары ярдәмендә танышкан һәм хәзер очрашалар, имеш. Әмма Камиләнең сайлавын күпләр хупламый, егетен «прицеплы карт» дип атыйлар, чөнки Никита өлкәнрәк, өйләнгән, 2 баласы бар һәм алиментлар аркасында әле элекке хатыны белән судлашып йөри...

Бу бик кирәкме инде сиңа, Камиләбез?..

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: