Пианистка хәзерге вакытта сабый белән өйдә. Кызына исем сайламаган әле: берничә вариант арасында икеләнеп тора.
Ул баланың әтисенең исемен дә яшерә. Моның Джигарханян булуына ышанучылар да бар.
Виталина Цымбалюк-Романовскаяның әни булачагын бары тик чикләнгән кешеләр генә белгән. Соңгы вакытта телевизион шоулар йолдызы дөньяви раутларда күренми башлады. Хәзер ни өчен икәне аңлашыла. Сүз уңаеннан, Виталина әни булу теләге – аңлы рәвештә, дип белдерә. Нәселен дәвам итү турында ул кырык яшьтән соң уйлана башлаган.