+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 апрель 2025, 07:45

"Башкорт хуҗабикәсе" ашказанын кистергән

Хәзер ул күп ашый алмаячак һәм зифа буйлы матур ханымга әйләнәчәк.

"Башкорт хуҗабикәсе" ашказанын кистергән
"Башкорт хуҗабикәсе" ашказанын кистергән
"Башкорт хуҗабикәсе" катлаулы операция ясатырга карар иткән. Уфадан Миләүшә Шәйхлисламованың ("Башкорт хуҗабикәсе"нең исеме шундый) кыюлыгына исең китәрлек. Хәзер ул тернәкләндерү уза.

Блогер социаль челтәрләрендә ашказаны күләмен киметү буенча узган операция турында сөйләде. Моның өчен аңа Дагстанга барырга туры килгән. Миләүшә үзе аңлатканча, республикада бу операция кыйммәт икән . Ә ул хирург пычагы астына фигура белән проблемасын хәл итү һәм тагын да матуррак булу өчен яткан. Ашказаны кечерәйгәннән соң "Башкорт хуҗабикәсе" күп ашый алмаячак.

Шул ук вакытта Миләүшә Шәйхлисламова әйтүенчә, операция өстәленә ятканчы барысын да яхшылап уйларга кирәк, чөнки операция катлаулы һәм ашказанының киселгән өлешен кире кайтарып булмый.

Фото: блогерның шәхси аккаунтыннан

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас