+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
13 апрель 2025, 11:50

Башкортстан "Хатико"сы хуҗасын көтә

Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә сөйләделәр.

Башкортстан "Хатико"сы хуҗасын көтәБашкортстан "Хатико"сы хуҗасын көтә
Башкортстан "Хатико"сы хуҗасын көтә
Уфа районында бер эт утта һәлак булган хуҗасын көтә.

 Фаҗига 24 мартта «Өмет» бакчачылык ширкәтендә була. Янгын бер катлы бакча йортында чыккан.

Янгын сүндерүчеләр ул вакытта мөмкин булганның барысын да эшләгән, ләкин йортны коткарып кала алмаганнар, җимерекләр астында алар һәлак булган 62 яшьлек ир-атны тапкан.

Әлегә кадәр тугры эт җимерекләр яныннан китми һәм хуҗасын көтә.

МЧС хезмәткәрләре этне алырга тырышып караган, ләкин ул беркемне дә үз янына китерми. Ялгыз хайванны битараф булмаган халык ашата.

"Бу хәл безнең барыбыз өчен җитди сигнал да. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен санга сугарга кирәк. Янгын вакытында 101 яки 112 шалтыратыгыз!", — дип кисәтәләр ведомствода.

Фото: МЧС по РБ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас