Рөстәм Нәбиев хәер сорашучы ролендә социаль экспериментта катнаша. Фото-видеолардан күренүенчә, ул озын ак чәчле, сакал-мыегы күптән кырылмаган, таушалган өс-башлы абзыйга әйләнгән.
Сюжетның бер өлеше моннан гыйбарәт: бомж ролендәге Рөстәм бер офиска кереп бара һәм ялгыш кына анда эшләүче кешегә тиеп китә. Анысы : "Син беләсеңме бу костюм күпме тора? Синең беркемгә дә кирәкмәгән җаныңнан кыйммәтрәк!" - дип җикеренә. "Шулай, шулай...", ди Рөстәм.
Язылучылары аңа бу проблемага игътибар иткәне өчен рәхмәт белдергән.