

“Язның бер көне елны туйдыра” дигән вакытны бакчачылар бик яхшы аңлый. Май башында, кагыйдә буларак, барлык “төп” яшелчәләр – бәрәңге, кишер, суган, чөгендер утыртыла.
Халык сынамышларына караганда, тузганакның сары чәчәге яисә каенда яфрак күренә башласа, бәрәңгене утыртырга була да инде. Апрельнең соңгы көннәрендә җылы һава торышы көтелә, алдагы көннәрдә һава температурасы көндез 26 градуска кадәр җитәчәк. Синоптиклар май башына да уңай фаразлар бирә. Димәк, утырту эшләренә дә озак калмады.
Ай календаре буенча тамыразыкларны Ай кимегән көннәрдә утырту яхшырак. 23-25 апрель, 1-3, 6-11, 16,17, 22, 25, 29, 30 май бәрәңге утырту өчен уңышлы көннәр санала.
Автор фотосы.