+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
5 Май 2025, 10:15

“Чәйнәгән килеш тә бик чибәр!”

Бу сүзләр безнең җырчы Алсу турында...  

“Чәйнәгән килеш тә бик чибәр!”“Чәйнәгән килеш тә бик чибәр!”
“Чәйнәгән килеш тә бик чибәр!”

Ян Абрамов белән суд дәгъвалары беткәч, җырчы Алсу “иреккә чыкты” һәм “чәчәк ата”, дип саный күпләр.
Шушы көннәрдә сәхнә йолдызы Муз-ТВ премиясе банкетында балкыды, анда аны кичке аш вакытында үзе күрмәгәндә видеога төшергәннәр.

“Неприятный Пилягин” псевдонимы астындагы билгеле блогер төшергән видеоязмада җырчы яхшы аппетит белән өсәлдәге кабымлыклар белән ләззәтләнә, ә камераны күргәч, башта уңайсызланып, оялып, авызын каплый, аннары елмаеп җибәрә һәм блогерга бармак белән яный.

Җанатарлар соклануларын яшермәгән: "Хәтта чәйнәгән килеш тә бик чибәр", "Шундый тере, уйналмаган контентны яратам", “Тагын да матурланып киткән!”
“Элекке оялчан Алсуның эзе дә калмаган”, — диючеләр дә бар.

Ә сезнеңчә ничек, ирекле Алсу элеккедән дә матурракмы?

Фото: “rbc.ru”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас