+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
5 Май 2025, 05:07

Кендек

Кышын кар ява, ул кар язын эреп суга әйләнә дә җиргә сеңә, ә җәй җиткәч, томан булып, парга әверелеп, күккә күтәрелә дә кышын тагын кар булып җиргә төшә. Табигатьтә бер нәрсә дә юктан бар булмый, бардан юк булмый. Физика дәресендә укытучы шулайрак аңлаткан иде бугай. Үткән меңьеллыкта ук инде бу. Хәзер ул укытучы бакыйлыкка күчте инде, мәктәпне дә яптылар… Мин теге дәрестә сөйләнгән сүзләрнең дөреслегенә әле генә төшендем. Белү – бер нәрсә икән ул. Аңлау – икенче. Төшенү – бөтенләй бүтән.  

КендекКендек
Кендек

Белем ул – киштәдәге китап шикелле, тора шунда беркемгә бер зыян китермичә. Кирәк бул-
са – кулланасың, кирәкмәсә – онытыла. Әле куллану мәсьәләсе дә төрлечә була бит. Кемдер укый ул китапны, кемдер битләрен ертып ала. Йомырка төрергә. Яки бүтән хаҗәткә. Белем дә шул хөкемдә. Аңлау – теге китапны син укып чыккансың һәм аңлагансың, дигән сүз. Син шул белемеңне төн уртасында уятып сорасалар да сөйләп бирә аласың, башкаларны да ничек эшләргә өйрәтә аласың, бары тик үзең генә булдыра алмыйсың. Ә төшенү инде – бу мәсьәләнең төбенә төшеп җиткәнсең, дигән сүз.


Мин дә төшендем. Моңа гади генә бер вакыйга сәбәпче булды. Социаль челтәрдә кызык булсын өчен бер язма әтмәлләдем. Кендек турында. Кендек ул ихтирамга лаек нәрсә бит инде, карындагы сабый бала шул кендек аша анасыннан яшәү суты ала. Ана белән генә түгел, ул туган туфрак, Ватан белән дә тыгыз бәйләнештә. Юкка гына әйтмиләр бит инде “кендек каны тамган”, “кендеге шунда бәйләнгән” дип. Без тәгаен белеп җитмәсәк тә, моның берәр төрле галәмәте, хикмәте булырга тиеш.


Мин дә шуңа басым ясадым. “Кендек ул – безне ата-ана, тирә-як һәм туган җир белән бәйләп тотучы гына түгел, ул – безнең организмны дәвалаучы да. Әгәр кан тамырлары кысыла, төрле чүп-чар белән тула икән, кендегеңә сарымай сөртергә кирәк. Кендек аша организм аны кан тамырларының тыгылган җиренә җибәрә дә зарарланган урыннарын майлап чыга. Даими рәвештә кендегегезгә сарымай сөртеп торсагыз, кан тамырларыгыз һәрвакыт майланган булыр, шуңа күрә анда бернәрсә дә тыгылып тормас, кан йөреше яхшырыр, ә бу сезне картаюдан, һәртөрле авырулардан саклар…” Матур итеп яздым инде мин анда, бөтен куәтемне җигеп. Әле эчтәлеген генә яздым. Ну, ахырдан медицина терминнары да кушып җибәрдем, ышандыру көчен, фәннилеген арттыру өчен. Язып бетергәч: “Ай да Пушкин, ай да маладис!” – дип үземне мактап алдым да Интернетка куйдым.


Безнең халык бит ул әллә ниндирәк. Менә син бик файдалы нәрсә язарга мөмкинсең. Кеше аңа борылып та карамый. Бик гыйбрәтле булырга мөмкин. Үрнәк яисә сабак алырлык дәрәҗәдәге хикмәт. Аңа борылып та карамыйлар. Ә менә мондый язмаларны яраталар. Фаҗигаләргә исе китә халыкның: кайда автомобильләр бәрелешкән, кайда янгын чыккан, кайда су баскан, елан чаккан, бүре буган, аю ботарлаган, хатыны кыйнаган, ире хыянәт иткән… Фаҗигаләргә исе китә, һәм әнә шундый килделе-киттеле нәрсәләргә. Кендек тирәсендә булса – бигрәк тә. Плюс-минус бер-ике карыш.
Менә бу язма да популярлашып китте. Лайклар куялар моңа! Фикер алышалар! “Алай түгел бит ул, автор дөрес язмаган, аңа сарымай түгел, ә кокос мае сөртергә кирәк… “Юк, кокос түгел, ә киндер мае…”, “Нинди киндер булсын, ди, мамык мае сөртәләр аңа, ул сыеграк була, кан тамырларының эчке ягы мамык кебек йомшарып кала…” Үзара да килешә алмыйлар, тик бөтенесе дә авторны гаепләргә тырыша. “Кендеккә түгел, борынга сөртәләр икән аны…”, “Борынга түгел, бөтенләй бүтән урынга…”, “Автор дөрес язмаган, автор надан! “Надан автор, ту яңадан, мәгърифәтле анадан…”
Укучылар шулай бәхәсләшә торгач, теге язма искитәрлек популярга әйләнде, балта эзләсәң дә шул килеп чыга, шөшле эзләсәң дә. Аккаунттан аккаунтка күчеп йөри. Бермәлне урысчага да тәрҗемә иттеләр. Урыстан башка халыкларга күчте. Шул темага сурәтләр төшерәләр, видеолар яздыралар. Хәтта кендеккә май сөртеп дәвалау буенча түләүле курслар ачып җибәрделәр. Хәтта үземне дә чакырдылар шул курсларга. Бармадым, бик кыйммәт сорыйлар...


Башкортстанда да, Татарстан төбәкләрендә дә гәзитләр күп чыга бит инде. Шуларның бик күбесе әйтми-сорамыйча гына минем язмаларны бастырып тора. Рөхсәт сорасаң, баш игән шикелле тоела торгандыр инде ул, сорамый гына чыгарсаң – үзең язган шикелледер. Белмим, әнә шул гәзитләрнең берсе бер-мәлне минем бу язманы да басып чыгарган. Гадәттәгечә, сайтларына куйганнар. Социаль чел­тәрләренә элгәннәр. Халык котыра хәзер авторны хурлап. “Бу хакта укыганым бар иде… Урыслардан урлаган… Юк, төректән урлаган… И, юк инде безнең татар язучы­ларының, берсенең бер сәләте юк, гел икенчел темаларга язалар… Бетерәләр инде әдәбиятыбызны. Татар үзе дә бетеп килә бит…”
Мин бер сүз дә эндәшмәдем. Онытырлар әле бераздан. Безнең халыкның хәтере кыска бит аның. Язучыларын, патшаларын, аларның кылган гамәлләрен генә түгел, хәтта бер-ике көн элек үзенең нәрсә эшләгәнен, ни сөйләгәнен дә хәтерләми ул.
Мин дәшмәдем. Теге физика укытучысының хаклы булганына төшендем генә.

Марат Кәбиров.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас