

Сәхнә йолдызы шәхси блогында яңа фото урнаштырган һәм болай дип язып куйган:
“Бик канәгать мин һәм серле мистер Х”.
Әмма җырчы тудырган интрига озакка сузылмаган. Күп кенә җанатарлар аның серле юлдашы Алсуның күптәнге дусты җырчы Николай Басков булуын шунда ук танып алган. Йолдыз үзе дә шундук диярлек аның шәхесен раслаган.
Алсу белән Ян Абрамов 18 ел никахтан соң аерылышуларының рәсми сәбәбен әйтмәделәр, әмма җырчы иренең Анастасия Решетова белән хыянәт итүенә ишарә итте. Хатын-кызлар арасында хәтта Интернет киңлекләрендә конфликт килеп чыкты, Решетовага хәтта вакытлыча үзенең шәхси блогындагы язмаларга комментарийларны ябарга туры килде...
Җанатарлары хәзер Алсуны “соклангыч кәләш” дип атый һәм аның яңа сөеклесе кем булачагын фаразлый башладылар.
Әйтергә кирәк, артистка үзе дә мондый характердагы имеш-мимешләрне интрига тудыручы язмалары һәм фотолары белән шактый актив кыздырып тора...
Фото социаль челтәрдән.