+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
20 Май 2025, 05:06

Тормышның һәр мизгеле үзенчә сабак бирә...

“Кызыл таң” редакциясеннән кызыклы тәкъдим килеп төште. “Авторны бүген нинди уйлар борчый, ни өчен һәм нәрсәдән аның күңеле борчыла?” Менә шундыйрак темага мәкалә язарга. Шатланып ризалаштым да бит, бер мизгелдә мең төрле уй-фикер биләп алды, чын мәгънәсендә ниндидер бер ташкын эченә чумдым. Күңелдә әллә күпме сорау: берсен яза башладым, туктап калдым, икенчесенә алындым. Өченчесе кызыклырак тоелды. Шулай, елгадай, әле – бер ярга, әле икенчесенә бәргәләндем. Нәтиҗәдә, кыска гына берничә язмамны укучылар игътибарына юлларга булдым.

Тормышның һәр мизгеле үзенчә сабак бирә...Тормышның һәр мизгеле үзенчә сабак бирә...
Тормышның һәр мизгеле үзенчә сабак бирә...

 

Әниләр йомшарды, кышлар кыскарды...

Балачакта җәй буе иң еш яңгыраган сүз “кышкылыкка” булгандыр...
Кышкылыкка дип, ике бакча бәрәңге, түтәл-түтәл яшелчә утыртабыз. Кышкылыкка шикәр өчен ярты гектар чөгендер үстерәбез, колхоз басуларында да эшләп өлгерәбез. Кышкылыкка – 25 каз, 20 үрдәк, 1 башмак. Егерме биш пар каен себеркесе бәйлибез, мәтрүшкә киптерәбез. Икмәк пешерергә капчык-капчык колмак җыябыз, бәлеш өчен балан тәлгәшләрен бүкәнлибез...
Кышкылыкка дип, атналар дәвамында печән хәзерлибез. Урман-болыннарда чабылмаган үлән калмый, әмма кыш уртасында малга печән бетә, саламга күчәбез. Бакча тутырып җимеш үстерәбез, урман җиләген чиләк-чиләк киптерәбез, чияле тауга менәбез, шомырт, бөрлегәнен чүплибез. Җиләк җыйганда бервакытта да савыттагысын ашамый идек – кышкылыкка! Кая инде ул әнинең чиләгендәге иң эре кып-кызыл җиләкне үрелеп алып ашау – кышкылыкка! Күлмәген чистартканда да кулда изелгәнен генә авызга озатабыз. Әни банка-банка кайнатма эшли, ә без, саный-саный, базга төшерәбез – кышкылыкка!..
...Җәйге матур бер көндә җайлап утырып, әнием җыеп алып кайткан җиләкләрнең иң эресен чүпләп, күңел булганчы ашадым. Әни дә: “Аша, балам”, – дип торганда әле бер җиләккә үреләм, әле икенчесенә, юып та тормадым. Әтинең сүзләрен искә төшереп: “Урманда пычрак булмый ул”, – дия-дия, чиләктән генә ашыйм... Ә күңелдә ниндидер ярамаган эш эшләгән кебекмен.


Әллә әниләр йомшарды, кышкылыкка әзерләгән компотны җәй ачып эчкәнгә дә әрләмиләр хәзер. Әллә кышлар кыскарды: бәрәңгесен дә бакчалап түгел, берничә чиләк кенә утыртабыз. Чөгендер утаулар онытылды, шөкер. Печән хәзерләмибез – булган печәнлекләрне дә кемгәдер бирергә тырышабыз, чүп үсеп утырганчы, берәрсе вакытында чабып алсын иде...
Яратам бүгенге авыл тормышын! Кичләрен авыл урамы буйлап парлашып йөргән авылдашларыма сокланып карап калам. Яшь тә түгел үзләре, әмма шәп чаклары: яшьлектән ике адым үтеп, картлыкка – бер адым. Шул адымны матур итеп атлап барулары. Безнең әби-бабайларның кышка кермичә утырып торырга да вакытлары булмагандыр. Ә бүген хәрәкәт җитми, авылның бер башыннан икенче башына җәяү йөреп килү – “Башка эшең юкмыни?” түгел, чын мәгънәсендә, сәламәт тормыш рәвешенең бер үрнәге.
Матур яшибез хәзер! Артыгын эшләмибез, артыгын ашамыйбыз, артыгын тыңламыйбыз. Кышкылыкка да артыгын хәзерләмибез, артык борчылмыйбыз. Җәй көне хәзер “кышкылыкка” дигәне дә элекке кебек еш яңгырамый, җәй булгач, “ял”, “диңгез”, “сәяхәт” кебек җылы, кояшлы сүзләр күбрәк телләрдә!
Киләчәктә тагын да яхшырак булсын! “Ярый әле бер баз бәрәңгем бар”, дигән көннәргә кайтырга язмасын! Әниләр ешрак елмайсын, кышлары да кыскармасын, әмма куркытмасын.

Кочагыңда ниләр бар?

Урамда татар әбие очраса, читтән генә күзәтә башлыйм. Тормышын күз алдыма китерергә тырышам. Бәхетлеме? Бәхетле яшәгәнме? Разыя әби белән дә очраклы таныштым...
Автобустан төштем дә юл аша чыгарга светофор янына килеп бастым. Сибәләп кенә яуган яңгыр ныклап коя башлады. Янымда гына торган бер әбине дә кулчатырым астына алдым. Башындагы юка гына яулыгы юешләнеп тә өлгергән иде.
– Зонтик алмаганмын шул, – дип куйды.
– Бу яңгырда кая китеп барасыз?
– Кибеттә бер танышым эшли, аның белән сөйләшеп утырырга иде бераз. Ялларда Әлмәткә кайтырмын дигән идем, ул якта да яңгырлардыр инде...
– Әллә Әлмәттәнме Сез?
– Анда да фатирым бар. Уфада өч бүлмәле фатирым. Бабайдан тагын ике бүлмәле калды. Нишләтергә белмим.
– Балаларыгыз юкмыни?
– Кызым бар иде, үлде...
– Оныкларыгыз?
– Оныклар булмады...
– Сез фатирларыгыз турында урамда болай сөйләп йөрмәгез инде, – дим, борчылып.
– Сөйләмим, кая ул? Женихлар “ә” дигәнче килеп чыгып тора! Әле берсе менә “Никах укытыйк”, ди. Яшьрәк шул үзе.
– Ничә яшь соң женихка? – дим, үзем елмаям.
– 77 генә, шәбрәк хатын кирәк инде аңа. Ә үзе фатирларны кушыйк, ди.
– Сезгә ничә яшь? – дим, гаҗәпләнеп. – 77 яшь тә яшь булгач!
– 85 инде, балам...


Әбиемне кибет ягына озаттым да эшкә ашыктым. Картлык көнендә кочагына алып сөярлек бер оныгы да булмыйча, бер кочак фатир белән калган әбиебез уйланырга мәҗбүр итте...
Әйе, адәм баласының кочагына бик күп әйбер сыя. Галәм кадәр галәмгә – мәхәббәт, дошманга – галәм кадәр нәфрәт. Аналарның кочагында – балалар, мәхәб­бәтле йөрәк­ләрнең кочагында – сөйгән ярлар. Дөньяны колачлыйм, бәхетле булам, дип, язмыш юлында әллә кемнәрне сыендырганнары да бардыр. Шул ук вакытта беркемне дә яратмыйча, үзләрен генә кочаклап, үзләрен генә кайгыртып яшәгәннәр дә бар.
Менә шул Разыя әби яшенә җиткәндә безнең кочакларда ниләр булыр? Яхшы гамәлләребез күбрәк язылып, имин гаилә нигезендә игелекле балаларыбыз, тәүфыйклы оныкларыбыз белән, җырдагыча, “бәхеттә, шатлыкта, исәнлектә-саулыкта, тазалыкта-байлыкта” тыныч картлык насыйп итсен иде. “Жених”лар, “невеста”лар эзләми генә, үзебезнең ярлар белән тигезлектә картаерга язсын!
Шәхсән тагын бер хыялым бар – матур әби буласым килә! Матур әби булырга лаек буласым килә! Чөнки “матур әби” бик күп матур төшенчәләрне үз эченә сыйдыра: матур тормыш, матур язмыш, матур гомер, матур гамәлләр, матур уйлар, матур адымнар, матур юллар... Һәм матур итеп “китү”...

“Правильная ромашка”

...Туган көнем алдыннан кызыбызның миңа бүләк әзерләп йөргән чагы. Әтисе өчен дә уйлый: “Может маме машину? С бантиком? Или iPhone 15? Зато әнинең телефоны миңа була! Сумка? Күлмәк?..”
– Әнием, сиңа чәчәк бүләк итсәләр, ты будешь радоваться?
Машинадан башлаганнар иде, чәчәккә килеп җиттеләр...
– Юк, – дип җавап бирәм, мин дә бирешергә теләмим.
– Почему?
– Өзеп алынган чәчәкләрнең гомере кыска була, аннары, шиңгән чәчәкләрне чүп савытына ыргытырга яратмыйм...
Нинди генә асыл чәчәкне нинди генә кыйммәтле төргәккә төрмә, тирә-юнен үзеннән дә гүзәлрәк чәчәкләр белән уратма, тамырыннан өзелгән, гаиләсеннән аерылган чәчәкнең матурлыгы, затлылыгы да кыска вакытлы булыр. Күзнең явын алган, кемнедер бәхетле иткән гүзәллеге дә мизгел генә...
Үз нәселеннән, якыннарыннан аерылган адәм баласы да чит-ятлар кулында әнә шул гөлләмәдәге бер чәчәк кенә: төпсез, көчсез... Төпле булыйк!
Шуңа күрә нәнәңнең бакчасында үсеп утырган чәчәкләрне генә яратам. Гөлләр яратам дип тә әйтә алмыйм, аларга дөрес тәрбия кирәк.
– Әти бүләк итсә...
– Ул бик күп бүләк итте, бер зур чүмәлә кадәр бул­гандыр.
– Как это? Әнием, расскажи, рәхим итеп!
Балачактан әкият түгел, булган хәлләрне сөйләтергә яратты кызыбыз, барысын да түкми-чәчми сөйләмичә котылырмын, димә!
...Күз алдымда – ап-ак гөлчәчәкләр. Үз гомеремдә беренче гөлләмәм. Әлбәттә, шатландым. Шатланудан бигрәк, дулкынландым. “Бу чәчәкләрне кабул итүем дөрес булдымы икән?” – дип борчылдым. Гашыйклар көненә “Әйдә, дус булыйк”, дигән тәкъдим белән иде алар. Аннары туган көнемә алсу гөлчәчәкләр килде. Аклары да сулып өлгермәде, 8нче Мартка бүлмәдә кып-кызыл гөлчәчәкләр урын алды. Беренчеләрен ыргытырга кызгандым, суда озак утырдылар да, яңадан яфрак ярып, берсе чәчәккә бөреләнде. Анысы тагын да кадерлерәк булды.
Соңыннан ни өчен гөлчәчәкләрнең төсләре актан башланып, алсудан кызылга әйләнүен: “Чәчәкләр ярдәмендә хисләремне аңлатырга тырыштым”, – диде ул. Аннары инде җәй буе әнисенең бакчасыннан чәчәкләр ташыды, бер генә очрашуга да буш килмәде. Төрле-төрле гөлләмәләрне Гөләмзә әни үзе матур итеп ясап бирә иде. Кайберләре туйдагы кәләшнекеннән дә матуррак иде. Сәнгать мәктәбендә белем алган каенанам нинди генә кул эшенә тотынмасын, күзнең явын ала!
Ул җәйдә бер бакча чәчәкне, печән урынына өзеп, бүләк итеп бетерде. Күз карасы кебек карап үстергән чәчәкләре өчен әнисе алдында миңа уңайсыз иде. Күңел халәтемне ничек аңлатырга белмичә: “Чәчәк утыртырга савытым калмады, башка алып килмә”, – дидем. Киләсе очрашуга чәчәкләрен ваза белән бергә алып килде. Бу юлы: “Чәчәк бүләк итмә миңа! Жәл бит! Башка алмыйм, суга да утыртмыйм, чүп савытына да ыргытмыйм!” – дип кырт кистем. Һаман үз сүзендә нык торды: тау битеннән җыеп, ромашкалардан зурдан-зур гөлләмә китерде: “Боларын ыргытырга кирәкми, киптер, кыш көне чәчеңне юарсың”, – дигән булды. Аннары ромашкалар кушып, үзе бәйләгән каен себеркеләре дә килә башлады. Аларын рәхәтләнеп алдым. Файдалы бүләк иде...
Гомумән, ромашка чәчәген балачактан яратам. Үзе гади, үзендә кышкы аклык та, җәйге кояшның җылылыгы да бар. Гөлчәчәк кебек үзенең матурлыгы белән масаеп, энәләре белән төрттереп утырмый. Өстәвенә, минем белән бер яшьле сыерыбыз да “Ромашка” иде. Исеме җисеменә шулкадәр туры килгән, үзе ап-ак, муен тирәсендә, сыртында куе сары таплары да бар иде аның. Әни ничек ул кушаматны шулай дөрес сайлагандыр?


...Печән җыябыз. Әни белән тырмалап, күбәләр ясыйбыз, әти белән энекәшләрем чүмәләгә өя. Ялга туктаган арада ромашка чәчәгенең таҗларын берәм-берәм өзеп утыра идем, мине читтән генә күзәткән әтием: “Не любит чыктымы әллә?” – дип сорап куйды. “Әйе”, – дип баш кактым. “Неправильная ромашка”, – диде әти, мине юатып. Бу сүз безнең гаиләдә телгә кереп калды. Ни дә булса син уйлаганча килеп чыкмаса, “неправильная ромашка”, дип, үзеңне-үзең юатасың да, җиң сызганып, “правильная ромашка” булганчы тырышырга кала.
Әнә шул “неправильная ромашка”ны “правильная”га әйләндергәнче сигез ел үтеп киткән. Аннары “правильная ромашка”дан нәкъ “неправильная ромашка” туган һәм шул “неправильная ромашка”ны “правильная ромашка”га әйләндерергә тырышкан чакларыбыз. Чынында исә, “Без дөрес тәрбия алдык, ник балаларыбызга шундый тәрбия бирә алмыйбыз?” – дип чаң суккан заманда нәкъ безнең “неправильная ромашка”лар безгә дөрес тәрбия бирә дә инде. Үз карашы, үз сүзе, үз холкы булган балаларыбыздан без бүген күп нәрсәгә өйрәнәбез.
– Ә мин сиңа, әнием, чәчәк алдым...
Сигез яшьлек кызыбызга бу мизгелдә ни дип җавап бирергә белмичә, югалып калдым. Эчтән генә үземне әрлим: “Их, әнисе, неправильная ромашка бит син!”..
– Исе тәмле, но она ненастоящая, сабыннан эшләгәннәр.
Рәхәт булып китте.
– Чынлапмы? Рәхмәт, кызым!
– А можно, когда я тебе подарю, ты удивишься?
– Ярый, кызым!
– Я папе рассказала, нәнәйгә әйттем и тебе. Түзмәдем...
Туган көнгә бер көн кала бүләген җиңгәсеннән барып алды, алдан икәүдән-икәү сөйләшеп, килендәшем ясаткан булган икән. Шатлана-шатлана, кичтән үк бүләк итеп куйды. Нәкъ мин теләгәнчә! Шиңмиләр, ыргытырга кирәкми. Өстәвенә, ромашкалар! “Правильная ро­машка”лар!
Иртән күземне ачуга бүләгем юкка чыккан. Үзенең туган көненә бүләк иткән акчалар белән бизәп, шул ук чәчәкләр гөлләмәсен икенчегә бүләк итте кызым. Монысы “неправильная ромашка” булды, әкрен генә кесә акчаларын үзенә кайтардым.
“Правильная ромашка”лар тормышыбызда күбрәк булсын иде!

“Опа, менә сиңа попа!”

Ел да шулайрак кабатлана: Яңа ел бәйрәмнәрендә сугым ашына туры киләм. Балачагымнан җиңги-апалар эчәк юарга су буена төшкәндә мине дә аларга ияртеп җибәрәләр иде. Кара аны, суга агызмасыннар, имеш. Ә мин кушканны һәрвакыт үти торган бала идем. Әти генә кайчак: “Кызым, барлык эшне дә эшләп барма, кайчагында юк дип тә әйтә бел”, – дия иде. Әмма тумыштан бирелгән җаваплылык хисен җиңел генә җиңеп буламы соң? Өстәвенә, алдаша да белмим. Яр буена ыргыткан эчәкләрне, карда таптый-таптый, апаларны күзәтәм. Алар кисә дә бер өлешен суга ташлый. Мине шаяртып: “Хуҗалар сантиметрлап үлчәп тормас әле, балыкларга да ризык кирәк”, – дип көлешәләр. Үсә төшкәч: “Мә, туганым, дәфтәрен син укы! Белемең тагын да артыр”, – дип, миңа җаваплырак эш куша башладылар.
Каз өмәләрен, сугым ашларын яратам, дип әйтә алмыйм. Ни дисәң дә, үзем карап үстергән малкайларымны кызгана идем. Әмма авыл апалары белән менә шулай бергә-бергә эшләргә яраттым. Аларның җитез хәрәкәтләрен сокланып күзәттем. Өмәгә дә бит иң осталарын, эш рәтен белгәннәрен чакырырга тырышалар. Андыйлар 25 казыңны ярты көндә башкарып та чыга.
Апаларымның төрле вакыйгаларны кызыклы итеп искә алулары, авылча сөйләмнәре, су буеннан кайткач: “Әй, бигрәк матур карагансыз, мае да күп булды. Суын да җитәрлек эчергәнсез, дәфтәре тиз укылды”, – дия-дия, өй хуҗаларын мактый-мактый, түгәрәк өстәл артында күңелле итеп утырулары бәйрәм төсен ала иде. Бүген инде җиңги-апаларым да олыгая бара, шөкер, дәртләре сүрелмәгән, “теге җирем, бу җирем авырта”, дип зарланып торса да, су буена төшүдән баш тартмый.
Елга ярына ук машина белән килеп туктадык (гадәттә, сугым чорына, алдан кайгыртып, бу якка юлны чистартып куялар). Су буендагы илаһи матурлык зиһенне чуалтты. Өстәвенә, бер төркем кыр үрдәкләре дә, җылы якка китмичә, монда калган икән. Аларны күрү шатлыгыннан ярдан төшеп барганда кәлүшле пимам шуып киткәнен сизми дә калдым. Җиңел генә карга барып та төштем. Бер җирем дә авыртмады кебек. Бары тик сул кулымның баш һәм имән бармаклары – икесе бергә шпагат ясадылар...
Читкәрәк йөзеп киткән үрдәкләрне күзәтә-күзәтә, кулыма перчаткаларымны кидем. Бу юлы минем бурыч: кисеп, чайкатып биргән эчәкләрне әйләндереп тору. Су буеннан кайткач, кулның бераз шешкәнлеген сиздем. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң да кул авыртып торгач, травмпунктка юл тоттым. “Бүген рентген эшләми. Гадәттә, баш бармак сынмый ул, бераз ялкынсынган. Берәр атна бәйләп йөртегез”, – дип чыгардылар. Бераздан кулның шеше кайтты, әмма авыртуы басылмады.


* * *
Гыйнвар азаклары. Кышның сирәк-мирәк елмайган кояшлы көне. Күз карашым белән болытсыз күкнең диңгезендә йөзәм, күңелне әллә нинди матур уйлар били. Бары тик аякларым, минем халәткә буйсынмыйча, туктап та тормыйча, сәүдә үзәгенең сизелер-сизелмәс бозланып, кояшта тагын да матуррак булып ялтырап торган таш баскычларыннан эшкә ашыга. Бу биек баскычлардан төшкәнем дә юк. Сәүдә үзәгендә йомышым бар иде, шуңа бу яктан китеп барышым.
Бер мизгел... Ничек аягым таеп киткәнен дә сизмичә, шул ук сул ягыма егылып, бу юлы терсәгемне авырттырып, аска туп шикелле сикерә-сикерә төшә башладым. Нык авыртудан инде берничә баскычка ничек бәрелүемне тоймыйм. Арт саным белән җиде-сигез “баскыч санап”, ниһаять, туктап калдым. Кинозалдагы кебек, һаман да югарыга карап утырам. Шул ук зәңгәр күк. Беркемнең дә синдә эше юк. Якын-тирәдә кул бирердәй кеше дә юк. Берни булмагандай торырга тырышып, баскычның периласына кәгазь битедәй бөкләнеп бастым. Бик нык авырта. Хәтта елыйсы да килми. Башта да, күңелдә дә бушлык. Күпме шулай онытылып торганымны белмим.


Ниһаять, сул аякка баса алдым, сынмаган кебек. Сәүдә үзәгендәге йомышым искә төшеп, бина эченә әкрен генә кердем дә буш эскәмияләренә юл алдым. Утыргач кына арт санымның ярыйсы ук кабарганын тойдым. Кайчандыр бергә эшләп, аннан кунакта очрашкан танышымның: “Дилә апа! А ты в фитнес-зал ходишь?” – дип сораганы искә төште. Ул чакта: “Минем болай да көн дә фитнес”, – дигән булдым. “Надо ходить, Дилә апа! Попу надо!” – диде ул...
Шул ук кичтә: “Син, җаным, болай да матур!” – дигәнрәк сүзләр ишетәчәгемә шикләнмичә, ахирәтемнең тәкъдиме турында ирем белән бүлештем. “Әйдә, акчасын үзем түлим! Абонемент кирәкме? Ярты елга алам, йөрисеңме?” Акча да түлә, спорт залларында айлар буена шулкадәр тырыш, “попа кирәк”, имеш. Кыйммәткә төшә. Ә бит “Мин болай да матур, минем болай да көн дә фитнес”, дигән фикер акча сорамый...
Ниһаять, хис дигәне үзен сиздерә башлады. Үземне юатып: “Опа, менә сиңа попа, бушлай!” – дигән булам. Берчә елыйсы, берчә көләсе килде...


Ярыйсы гына соңлабрак килеп кереп, компьютерымны кабыздым да беркемгә берни сиздермичә эшкә тотындым. Күп тә үтмәде, ватсапка энекәшемнән хәбәр килеп төште. Туганымның хәлләремне сизә торган эчке бер тоемлау сәләте бар. “Дилә апа! Хәлең ничек?” – дигән сүзләре җитте, күздән яшьләр бәреп чыкты. “Баскычтан төшеп барганда таеп егылдым”, – дип җавап яздым да елый башладым. Битем буйлап тәгәрәгән кайнар яшьләр миңа буйсынмады. Эш өстәлем тәрәзә янында, тышка карап утырган килеш кенә елыйм да елыйм. “Попа” дигәннәре дә ныграк авырта башлады. “Травмпунктка барып кил, рентген төшерергә кирәк”, – дип борчылды туганым. Эш турында онытылды, хатын-кыз җитәкчемә генә әйттем дә такси чакыртып киттем.
Без үскәндә әни ике көн аралаш биш икмәк пешерә иде. Иртән эшкә киткәндә башын куя да, мәктәптән кайтып керү белән, шул ипи башына он кушып, тырыша-тырыша мин камыр басам. Ашарга әзерләп, бергәләп чәй эчеп өлгермисең, зур табактагы ипи камыры кабарып та чыга, чөнки көне буе безне көткән арада ачу да, ачуы да җиткән, күрәсең. Нәкъ шул икмәк кебек бик тиз кабарган, учакта тәгәрәтелгән бәрәңге сыман кара көеп тә өлгергән “попа”ны табибка күрсәтергә киттем.


Чиратым җитеп, кабинетка килеп керсәм, яшь кенә егет утыра. Сүзне ничек башларга белмичә: “Егылдым... – дим, бер ай элек егылып, һаман авыртып торган бармагымны күрсәтеп.
– Кайчан, ничек егылдыгыз? – дип, кулымны тоткалап карый-карый, сораулар яудыра башлады. – Ярый, барыгыз, рентген эшләтегез, – дип юллама сузды. Берничә адым атладым да, ни өчен килгәнемне искә төшергәндәй:
– Мин бүген дә егылдым, баскыч санадым... арт саным белән, – дидем.
Табибым кулы белән якынрак килергә ишарәләде, баскан җиремнән генә борылып:
– Күрсәтеп тормыйм, менә шундый “матур”, әмма бу үземнеке түгел! – дип дәвам итәм, нык кына кабарганына ишарәләп.
Битлеге астыннан гына елмаеп карап торды да:
– Яхшы, алайса, анда да рентген эшлибез инде, – дип, тагын бер юллама тоттырды.
Ярый ла рентген кабинетында хатын-кыз булды. Нәтиҗәләр компьютер аша гына тиз арада табибыма да барып җитте.
Мин килеп керү белән: “Гипс салабыз”, – диде.
– Ничек инде? – дим, арт санымны кайгыртып.
– Кул бармагыгыз сынган бит! – Компьютердагы сурәтен минем якка борып күрсәтте.
Икенче көнне эшкә килүемә “Егылып, арт санын авырттырган”, дигән хәбәр “Кулын авырттырган икән” дигән вариант белән таралуын дәвам итте. Серен чишеп тормадым. “Опа, менә сиңа попа” булмасын өчен теләкне һәрвакыт дөрес итеп тели белергә кирәк шул!

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас