+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
23 Май 2025, 10:10

Нинди чәчәкләрне “рассадасыз”да үстереп була?

Түтәлгә орлык сибеп үстерергә әле соң түгел...

Нинди чәчәкләрне “рассадасыз”да үстереп була?Нинди чәчәкләрне “рассадасыз”да үстереп була?
Нинди чәчәкләрне “рассадасыз”да үстереп була?

Бакчада әллә нинди матур чәчәкләр күрәсе килә дә бит, аларны ничек үстерергә кирәген белеп бетереп кенә булмый. Әлбәттә, үсентеләр чыгарып утыртсаң, бакча җәй башында ук шау чәчәккә төренә. Кемнеңдер үсентеләр үстерергә урыны җитми, я вакыты юк. Әзерләрен сатып кына алырга да була, тик алар кыйммәткә төшә. Әлбәттә, иң җиңеле — орлыкны турыга җиргә чәчеп үстерү.

 Безнең шартларда нинди чәчкәләрне орлыктан үстереп була соң? Яшь бакчачыларга шуларның берничәсен генә булса да үстереп карарга киңәш итәбез.

Мәсәлән, цинния — җәй башыннан көз уртасына кадәр чәчәк ата. Аның кызыл, алсу, ак, кызгылт-сары төсләре бар. Гайлардия — сары һәм кызгылт-сары төстәге чәчәкләре бакчагызны җәй буена ямьләр. Гайлардия таләпчән түгел, аңа артык су сибәргә дә кирәкми, кая утыртсаң, шунда чыга. Кояшлы урыннарда чәчәкләренең төсе аеруча чагу күренә. Аның янына зәңгәрсу һәм куе зәңгәр төстәге күкчәчәк (садовые васильки) утыртсагыз, бакчагыз тагын да ямьләнер. Бакчачылар, шулай ук, тырнак гөлен (мальва) яратып үстерә. Ак, алсу, кызыл, куе кызыл төстәге чәчәкләреннән аның яфраклары күренми дә диярлек. Орлыкларын иртәрәк чәчкәндә, алар беренче елны ук чәчәк атып сөендерә.

Бакчагызда сап-сары чәчәкле календула үстерсәгез, аның файдалы да булуын үзегез дә күрерсез, яшелчәләргә зарарлы корткычлар якын килмәс.

Атап киткән чәчәкләр тиз чәчәк ата, кырауларга чыдам, иң мөһиме, бик матурлар да.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас