-19 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 Май 2025, 14:48

Тылсымлы гөл үстерәсезме?

Шундый бер гөл бар...

Тылсымлы гөл үстерәсезме?
Тылсымлы гөл үстерәсезме?

 

Халык элек-электән бу гөлне юкка гына үстермәгән. Аны үстереп, дөрес кулланып, тормышны күпкә яхшыртырга була.
Белгечләр ышандыруынча, бу үсемлек яхшы энергетикага ия. Ул — алоэ.

Алоэ ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләрне яхшырта, конфликтларны юк итә. Гаиләдә җитешлек булсын, ызгыш-талашлар урап узсын, дисәгез, алоэ үстерегез.
Ул “дошманнарны” да куркыта икән. Өегездә бу гөл барлыкка килү белән сезгә уңай мөнәсәбәттә булмаган кешеләр килүдән туктар.

Алоэ хуҗасына бары бәхет кенә алып килә. Аны яхшылап карарга гына кирәк. Ул өйдәгеләрнең аурасын яхшырта, үз-үзеңә ышанычны арттыра. Бу гөлне тәрәзә төбендә тоту дөрес булыр.

Алоэ үсентесе сезнең өйдә тиз үсеп китте икән, димәк, өйдә начар энергетика юк.
Алоэның бер яфрагын алып, ишек башына беркетсәгез, ул өйгә негатив кертмәячәк.

Автор фотосы.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас