Аның иң югары ноктасы 29 май иртәсенә туры килде, дип хәбәр итә Русия Фәннәр академиясенең Кояш астрономиясе лабораториясе җитәкчесе Сергей Богачев.
"Җирдә иртән үк G3 ка якын дәрәҗәдәге көчле магнит давылы теркәлгән. Магнит кыры тирбәнешләренең иң югары ноктасы Мәскәү вакыты белән сәгать 3 һәм 6 арасына туры килде", - ди Богачев.
Бу Кояштагы көчле ялкынлану булуы белән бәйле.
"Бу чорда давыллар һәм геомагнит дулкыннар куркынычы артачак. Көн дәвамында магнит давылы янә көчәергә мөмкин», — дип белдерә белгеч.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, магнит давыллары вакытында нерв системасына начар йогынты ясый торган электромагнит дулкыннары саны арта. Күп кенә метео бәйле кешеләр баш авыртуы, арыганлык, хәлсезлек һәм йокысызлык кичерә.
Моннан тыш, магнит давыллары йөрәк-кан тамырлары торышының начарлануына, кан басымының күтәрелүенә һәм иммун системасының какшавына сәбәпче булырга мөмкин, бу аеруча өлкән яшьтәге кешеләргә кагыла.
Магнит давылларының сәламәтлеккә начар йогынтысын киметү өчен иммунитетны ныгытырга, вакытында йокларга һәм витаминнарга һәм минералларга бай ризык ашарга киңәш ителә.
Табиблар бүлмәне җилләтеп торырга һәм саф һавада күбрәк йөрергә киңәш итә. Кояш нурларыннан алынган D витамины магнит давыллары вакытында сәламәтлекне саклау өчен мөһим фактор булып тора. Туклануга да аерым игътибар бирергә кирәк. Омега-3 май кислоталарына, C һәм E витаминнарына бай ризыкларны рационга кертү организмның ялкынсыну реакцияләрен киметергә ярдәм итәчәк.
Автор фотосы.