+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
9 июнь 2025, 02:15

“Тавыш ваннасы”на рәхим итегез!

Яңа төр дәвалану модага кереп китте

Тәәәәәк, әни, арыгансың! Түбән ешлыктасың, вибрацияләр болай төшсә, түшәккә егылырга да озак түгел. Җитте! Бүген сиңа ял итәргә кирәк, мин сине “тавыш ваннасы” белән дәвалыйм! Әлегә җырлар тыңлый тор.
Шул сүзләр белән кызым яраткан җырымны кабыза – “Син сазыңны уйнадың”. Аның артыннан “Әтил суы ага торур”, “Сарман”, “Рамай”... Татар көйләрен урыс, итальян, француз, төрек җырлары алмаштыра. Аларны – классика, инструменталь ансамбль: флейта, саксофон, скрипка, арфа, гитара. Чират минем яраткан курай тавышына җитә. Диванда яткан килеш үзеңне шушы моңның бер өлеше итеп тоясың, үсеп утырган курайның бер тамыры, җилнең – бер дулкыны. Утыртасы бәрәңге, түтәлләр, баланың билгеләре, эштәге график, үткәрәсе чаралар, подписка турындагы уйлар эреп юкка чыга. Тирә-яктагы чынбарлыктан бөтенләй чыгып китмичә, бераз аңа “тотынып” торасың, курай тавышының сере турында уйланасың: каян соң аңарда бу кадәр илаһилык? Әллә табигый материалдан эшләгәнгә, аның тавышы искиткеч матур, күңелнең иң нечкә кылларына кагыла. Ә инде берничә минуттан син бу уйларны уйларга да сәләтле булмыйсың – бу тавыш сине тулысынча “йота” һәм син аның тәэсирендә изрисең, эрисең. Белмим, моннан да яхшы релакс булуы мөмкинме икән? Син үзеңнең яңарганыңны, көч белән тулыланганыңны сизәсең. Музыка, җырлар тәэсирендә җан гына түгел, тән дә, аң да ял итә.

Шигырь терапиясе

Бусы инде безнең сыналган дәва: кәефең булмаса, арып китсәң, көчең калмаса, табигатькә чыгу мөмкинлеге юк икән, кулыңа шигырь китабы аласың һәм шигырь белән дәваланасың. Гомәр Хәйям, Навои, Роберт Миңнуллинны, Әнгам Атнабаевны, Мос­тай Кәримне, үзебезнең Нәҗип Исламов, Наҗия Басыйрованы укыйсың. Укыйсың да күңелгә ял яласың, сүз көче, сүз тәэсире белән ләззәтләнәсең. Анна Ахматова, Марина Цветаева, Булат Окуджава, Евгений Евтушенко, Роберт Рождественский, Николай Заболоцкий, Гофт, Бродский – укып карагыз, үзе бер дөнья! Аларны укыган саен, дөнья ваклыкларыннан югарырак күтәреләсең, бөтен мәшәкать­ләрне онытасың. Без моны инде бик күптән кулланабыз. Сез дә эшләп карагыз – чынлап торып “эшли” – сүз көче, җыр көче, гомумән, тавышларның кеше организмына искиткеч уңай тәэсире бәхәссез.

Ни өчен “ванна”?

Менә кызым вәгъдә икән “тавыш ваннасы”на да чират җитә. Интернеттан табып, аны кабызуга, без сихри бер тавыш чорнавына чумабыз.
Бу төр дәвалауның исемендә “ванна” сүзе булса да, билгеле, бу процедура өчен су кирәкми. Асылда, сүз билгеле бер музыка яисә махсус уен коралы озатуы астында медитация турында бара. Ешрак “җырлаучы чынаяклар”, гонг, бансури – һинд флейталары, рейнстик – Африка “яңгыр таякчыклары” кулланыла.
Ни өчен соң нәкъ менә “ванна”? Чөнки медита­циядән нәтиҗә чистарынуга, юынуга охшаш. Процедура вакытында кеше тавышларда коенган кебек була.
Борынгы заманда иң яхшы чынаякларны Һималай тауларында һәр инструментны кулдан, 3тән 12гә кадәр металл эретмәсеннән коеп ясаганнар. Тимергә, бакырга, цинкка һәм башкаларга алтын яисә көмеш өстәгәннәр. Эретмәдә һәр компонент үзенчә “яңгырый”, шулай итеп борынгы чынаяклар уйнаганда берничә гармонияле обертон чыгарганнар. Бу һәр уен коралын уникаль иткән.

Модный дәвалану – физика!

Зур шәһәрләрдә стресслардан котылу өчен хәзер “тавыш терапиясе” белән дәвалана торган махсус урыннар бар. Хәер, аны яңа төр дәвалану дип булмый да, чөнки элек-электән, мәсәлән, Һиндстанда һәм Тибетта тавыш терапиясе, йога һәм медитация процесслары белән бәйле буларак, күптән кулланылган. Ә инде соңгы елларда ул, югарыда әйтүебезчә, безнең җәмгыятьтә дә популярлаша башлады. Бу терапия, гадәттә, альфа һәм тета дулкыннарын стимуллаштыру өчен төрле уен кораллары – тибет касәләре, гонглар, глюкофоннар ярдәмендә башкарыла. Без тылсым дип кабул иткән дәвалану, әлбәттә, бернинди дә тылсым түгел, ә бары тик... физика.
Ничекме? Безне әйләндереп алган һәрнәрсәнең үз вибрациясе бар. Аларның ешлыклары төрле. Кеше организмындагы һәр күзәнәк тибрәнә. Сәламәт кешенең көндез табигый ешлыгы 63-72 герц тәшкил итә. Без бу вакытта үзебезне бик яхшы хис итәбез. Әмма һәрвакыт бу халәттә генә йөри алмыйбыз, чөнки эштә, кешеләр белән аралашканда, транспортта төрле хәлләр булып тора, начар сүзләрдән, начар уйлардан, тиргәшсәк, безнең ешлыклар түбәнәя. Мөгаен, “низкие вибрации” дигән сүзтезмәне ишеткәнегез бардыр. Хәзер ул – бик популяр төшенчә. Димәк, кешенең психологик хәле яхшы түгел, кәефе начар. Бу уйдырма түгел, чынлап та, безнең ешлыкларыбыз түбәнәя икән, стресс хәленә киләбез. Хәтта авырып та китүең ихтимал.
“Тавыш ваннасы” – шул вибрацияләрне күтәрергә ярдәм итүче алымнарның берсе. Әйе, монда саф һавада, бигрәк тә урманда йөрү, төрле майлар иснәү, сулыш практикалары да ярдәм итә. Әмма тавыш терапиясе үтемлерәк. Мәсәлән, түбән вибрацияләрне күтәрү өчен 20 минут тавыш терапиясен куллану да җитә. Ул, кешенең нерв системасына йогынты ясап, аның энергетик балансы һәм хис-тойгылары белән эш итә. Стресс, депрессия, тынычсызлык һәм хәтта физик авыртуларны киметергә ярдәм итә, дип билгели белгечләр. Музыка һәм тавышлар кешенең эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый, шуңа күрә ул күңел тынычлыгын тергезү өчен бик нәтиҗәле ысул булып тора.

432 Гц кирәк!

Дәвалый торган тавыш инструментлары 432 Гц ешлыкка көйләнгән. Бу гармонияле һәм тынычландыра торган ешлык дип санала. Ул табигатьнең үзенчәлекле ритмнарын һәм гармониясен чагылдыра, тынычлык һәм хисси балансны табарга ярдәм итә. Медитация вакытында менә шул ешлыктагы “тавыш ванна”сын кабул итәләр. 432 Гц ешлыкка ияреп, безнең күзәнәкләр табигый хәленә кайта булып чыга.
Югарыда әйтүебезчә, бу тылсым түгел, ә бары тик физика. Бу ешлык безгә үтеп кергәч, эчке гармониябез барлыкка килә. Стресстан барлыкка килгән кысымнар юкка чыга. Йөрәк, акыл эшчәнлеге тынычлана. Стресс халәтеннән чыгып, кешеләр яшәреп, матурланып китә, чөнки биттәге киеренкелек халәте юкка чыга. Билгеле ки, медитациядә кулланылучы җырлаучы касәләр, гонг та әлеге ешлыкка көйләнгән, чөнки ул аң һәм җан арасындагы бәйләнешне көчәйтә.
Әлбәттә, кеше һәрвакыт югары вибрацияләрдә генә яши алмый, чөнки без төрле эмоцияләр кичерәбез. Бертөрле вибрациядә хиссез роботлар гына була аладыр. Әмма һәркайда баланс кирәк. Шуңа да безнең барыбызга да кешене киерен­келектән алып чыга алучы 432 Гц мөһим. Бу – расланган факт.

Тәнгә – мунча, җанга нәрсә?

Әйе, тәнебез мунча белән чистарынса, җаныбызга да пакьләнү, чистарыну, ял кирәк шул. Тавыш терапиясе, җырлар һәм шигырьләр белән дәваланып, мин моны тагын бер кат аңладым. Дуслар, сез дә түбән вибрацияләргә тарымагыз, яраткан җырларыгызны тыңлагыз, шигырьләр укыгыз, тавыш ваннасы белән дәваланыгыз! Сәламәт булыйк! Шул вакытта бәрәңгесе дә утыртылыр, түтәлләр дә каралыр, эш графигы да үтәлер. Тәннәребез белән җаннарыбыз гармониядә булсын!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас