-5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 июнь 2025, 11:20

Чәч нигә күпләп коела?

Табиб кайбер даруларның моңа сәбәпче булуын белдерде.

Чәч нигә күпләп коела?
Чәч нигә күпләп коела?
Табиб һәм тапшырулар алып баручы Александр Мясников билгеләп үткәнчә, кешенең тәүлегенә 100-150 чәч бөртеге коелуы норма булып тора, күбрәк коелган очракта гына борчылырга кирәк.

Белгеч, чәчнең куелыгын югалту сәбәбе төрле дарулар кабул итү булырга мөмкин, дип аңлата. Шул исәптән чәч коелуга ашказаны авыруыннан, югары кан басымыннан дарулар, антибиотиклар һәм башка медикаментлар йогынты ясарга мөмкин.

“Сезгә чәч коелудан витаминнар язалар, ә шул ук вакытта сез чәч коелуга китерә торган бик кирәкле булмаган дарулар кабул итәргә мөмкинсез”, – ди белгеч.

Хатын-кызларның чәчләре коелуның иң еш сәбәпләре — анемия, шулай ук рационда аксым җитмәү, ди табиб. Моннан тыш, чәчләр стресс фонында, грипптан соң һәм башка йогышлы һәм хроник авырулар аркасында сирәгәя.

Автор фотосы.

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас