Камыр өчен 100 грамм шәһәр каймагы, 50 грамм акмай, 2 аш калагы шикәр комы, бер чеметем тоз, бер чәй калагы чәй содасы кирәк. Камырны басып, юка гына итеп җәяргә һәм табага салырга. Камыр өстенә крахмал сибәргә дә, бакча җиләген тезеп чыгарга. Җиләк өстенә шикәр комы сибәргә һәм 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 30 минут пешерергә.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Фото: Зөһрә Исламова