

Кешенең уң колагы бераз гына яхшырак ишетә икән. Бу начар ишетүче кешеләрнең ни өчен, гадәттә, сөйләүчегә уң колагы белән борылуын да аңлата.
Иң мөһиме – кеше уң колагы белән ишеткән мәгълүматны кырык процентка яхшырак исендә калдыра икән.
Тикшеренүләр уң колак белән сул колакның ишетү аермасы зур булмавын күрсәткән. Ләкин катлаулы мәгълүматны ишетүдә һәм аңлауда уң колак өстенлек алган.
Бу ачыш киләчәктә ишетү сәләтен тикшергәндә һәм ишетү аппаратлары җитештергәндә мөһим роль уйнаячак, дип саный галимнәр.
Автор фотосы.