Башкалабыз Уфаның сәүдә нокталарында бәрәңге бар, әмма ул, нигездә, чит илдән китерелгән. Әле кайчан гына аның килограммы 25-30 сум иде. Чит илдән алынганы да хәзер ике тапкыр кыйммәтрәк тора. “Башстат” отчеты буенча, мәсәлән, май аенда республикада “икенче икмәк”нең хакы 85 сумга җиткән. Тагын бер санга игътибар итик. Федераль салым хезмәте мәгълүматы буенча, соңгы 4 елда Башкортстанда бәрәңге куллану 56 процентка артып, 2024 елда 34,4 мең тонна тәшкил иткән.
Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгы республикада бәрәңге кытлыгы булмаячак, дип ышандыра. Әлбәттә, булмас. Шушы ук чыганак мәгълүматлары буенча, республика сәүдә челтәрләре әлеге продукция белән тулысынча тәэмин ителгән. Тик ул, нигездә, Мисыр, Пакистан, Иран, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Казахстан һәм Кытай бәрәңгеләре бит.
Илләр арасындагы хезмәттәшлек начар түгел, билгеле. Әмма, “бәрәңге иле” булуыбызны исәпкә алганда, бу хәл сәер тоела. Бүген бәрәңгенең кимендә 70-75 проценты шәхси хуҗалыкларда үстерелә. Әмма, аларның сорты, товар йөзе сәүдә таләпләреннән ерак торуы аркасында, сәүдә челтәрләре аны халыктан сатып алу ягында түгел. Бәлки, республикада бәрәңге игүче кече хуҗалыкларга да сыйфатлы, яхшы сортлы бәрәңге орлыгы хәстәрләүдә ярдәм итеп, шәхси хуҗалыклардан сатып алуны оештырырга кирәктер? Икенче проблема – саклагычлар җитешмәве.
Һәрхәлдә, урамда капчыгыннан бәрәңгесен сатып утыручы крестьянның гына халыкның ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә алуына ышаныч аз...
Олег Төхвәтуллин.