

– Алма, хөрмә, шикалат-микалат. Барысы да өстәлдә... Сезне көтә. Кем беренче тора, шул өлгерә...
Кечкенәдән һәр иртәне диярлек шушы тавышка уянып киткәнемне әле дә ачык хәтерлим. Хәтта кыш көне дә, җылы юрган астыннан чыгасы килмәгән чакта да, шушы тылсымлы сүзләрне ишетеп, ничек сикереп торганымны да сизми кала идем...
Кем тавышы дисезме, безне, алты почмаклы йортның алты почмагында йоклап яткан алты баланы назлап та, яратып та уяткан тавыш? Мин ул тавышны, ахры, мәңге онытмам... Ул әткәмнең ягымлы, йомшак, иркәләгән тавышы иде...
Хәзерге балаларга карап уйланып алдым әле: аларны бернинди җиләк- җимеш тә, тәмлекәчләр белән дә алдатып булмый инде. Алар азык тәмен дә, уен ямен дә белми. Торыгыз, айфон көтә сезне дисәң, бәлки, кыймылдарлар...
Монысы кызык өчен... Без дә үскәндә җәфаланып үсмәдек. Барысы да шул әнкәй, әткәй тырыш булганга инде...
Бервакытта да (хәтта бүген дә) газы да, рәхәтләнеп эчәр суы да булмаган авылда рәхәтләнеп үстек без. Әти, кыш булса, иртәнге дүрттән үк ягып куяр иде мичне... Плитә өстенә әнкәй кичтән үк турап әзерләгән иттән аш пешерергә куя. Учак яна бит, җылысын файдаланырга кирәк.
Менә без торып юынып, өстәл тирәли утырышабыз... Самавыр артына да эләгә кемдер... Өч кеше әткәйнең караватыннан урын ала. Шулай җайлырак. Өстәл көне буе караватка якынайтылган килеш тора. Төнгелеккә генә алга тартыла. Чөнки кичке тугызларда әти йокларга ята... Ул арыган, тик хәерле төн теләргә, мәзәкләр сөйләргә вакыт таба... Иң ахырда кычкырып Коръән аяте укый... Без шулай йоклап китәбез...
Үсә төшкәч, мин әтидән сораган идем, каян беләсең бу догаларны, дип. Ул Шәйсолтан Зур әтиең өйрәтте, ди торган иде... Зур әти турында соңрак сөйләп китәрмен әле...
Әтиләр җиде малай үскән. Әтидән соң бер энесе, ике сеңлесе дә булган әле. Кызганыч, ул кызчыклар озак яшәмәгән…
Картәти Шәймәрдән Шәмсетдин улы гаиләсе белән 1924 елда әлеге Кушкүл авылына олы юл буенда урнашкан Зур Теңкәштән күчкән. Ә Зур Теңкәшкә (хәзерге Нуриман районы) исә аның картәтисе Исхак Рәим улы 1859 елда Актаныш районының Җизмыек авылыннан килеп утырган. Ул авыл урынында хәзер нибары кукуруз үскән басу гына... Күрше Яңа Кормаш авылы биләмәләре...
Инде 1924 елга әйләнеп кайтсак, ул чакта әтигә 7 яшь була. “Ат арбаларына кош-корт тулы талдан үрелгән читлекләр, йорт кирәк-ярагы төядек, сыерларны да бәйләдек, шулай әкрен генә әлеге җирләргә килеп җиттек”, – дип искә ала иде ул көннәрне.
Кушкүл авыл уртасындагы ике күле белән кызыктыра күчеп килүчеләрне. Дөресрәге, авыл булмый әле башта, вакытлыча яшәр урыннар гына. Тырыш, үҗәт халык тирә-юньдәге агачлардан тиз арада йортлар юнәтеп, утын туплап, кышка керә. Көздән үк арпа, арыш чәчү өчен яланнар булдыра. Ә-ә-нә, авылга әллә каян күренеп торганы “Туксан сутый” яланы, ул безнең әтиләрнең яланы. Алар аны агачлардан чистарткан, аларның тамырларын казып алган, сөргән. Әтием кечкенәдән эшкә һәвәс булган. Балта белән эшләргә өйрәнгән, мал караган, көтү көткән. Авыл тиз үскән, ике ел эчендә биредә утыз йорт калкып чыгып, бала-чага белән тулган.
Шәймәрдән картәтинең җиде улы булып, аларның иң өлкәне – Зур әтием Шәйсолтанга Кушкүлгә күчеп килгәндә 15 яшь тула. Ул күрше авыл мәдрәсәсендә белем алып, бик яхшы итеп иске төркичә укыган, язган, дини белемгә ия булган. Белгән догаларын энекәшләренә дә өйрәткән...
Әтинең яңа авылда мәктәптә укуы латин хәрефләрен тануы белән төгәлләнгән дә. Чөнки икенче сыйныфта укыган вакытта Катаев фамилияле укытучысын чәнчеп үтергәннәр. Заманы шундый булган. Төпкел авыл укытучысыз калган. Моннан соң озак еллар укытырга килүче булмаган...
Авылга күчеп килгән чорда ни рәвешле яшәгән соң халык? Басуда эшләгән, мал асраган. Үз көнен үзе күргән, хәер сорашырга чыкмаган. Ә шулай да әлеге Иглин районы урманнарында ерак түгел хутор булып яшәүче латышларның тормышы күпкә алга киткән булган. Алар җиләк-җимеш үстергән, яшелчә уңышы алган. Менә ни өчен картәти уллары белән, минем әтине дә ияртеп, шул латышларга эшкә ялланган, ягъни батраклыкка барган. Көнозын хезмәтләре өчен аларга яшелчә, төрле җиләк-җимеш биреп кайтарганнар. Ә тора-бара инде Кушкүлдә дә алма бакчалары, төрле куаклар үстерә башлаганнар...
Колхозлашу чоры әтиләрнең гаиләсе өчен дә бик җиңелдән булмаган. Атларын, малларын гомум утарга илтеп, иртәгә ни исәбенә яшәрбез икән дип икеләнеп, бик хафаланган халык.
Күмәк хуҗалыкта 13-14 яшьлекләр зурлар белән беррәттән һәммә эшне башкарган. Чәчкән, урган, җилгәргән... Ул вакытта бит техника юк, барысы да кул көче белән башкарылган... “Папанин” колхозын күтәрү өчен эшләгәннәр.
Безнең урманнар гомер-гомергә юкәгә бай. Малларга миллек бәйләү кечкенә балалар, үсмерләр, хатын-кызлар, өлкәннәр эше иде. Бу – юкә белән бәйле беренче зур кәсеп булса, икенчесе – бау ишү булды.
Безнең якта балалар биш яшьтән бау иште. Мин инде җиденче дистәне тутырып киләм, тик шушы бау ишү турында беркайда да ишеткәнем булмады. Интернетта да эзләп карадым, танышлардан да сораштырдым. Юк, белмиләр бу шөгыльне. Мин сөйли башласам, ә беләбез, беләбез, мунчала ишү, аркан ишү дип башлыйлар, чыптасын да китереп кыстыралар. Юк инде, юк. Тырышмагыз да, белмисез. Бу кәсеп тик безнең районда, анда да ике-өч авылда гына булгандыр. Хәзер сөйләп китәм мин аны сезгә.
Әти иртән безнең белән чәй эчкәнче урманны әйләнеп кайта инде. Авылда ул иң көчлеләрдән саналды. Аркасына ничә юкагач күтәреп кайткандыр, Кырын ялан буйлап (авыл тау башында) күтәрелеп, шул йөге белән бакча артыннан ихатага килеп ауганчы, җиде тире чыга иде. Чимал никадәр күп кайтса, эш тә шулкадәр тизрәк бара.
Чәй эчеп алгач та йорт хуҗасы юкагач суярга чыгып китә. Без дәресләрне карый торабыз, уку вакыты булса, мәктәпкә китәбез. Инде җәй икән, уйнарга чыкканчы нормаңны тутырасың. Аннан соң гына барлык башка гамәлләр...
Башлангыч сыйныф балаларына норма – 10 бау. 5-7нче сыйныфларга – 20-25, ә инде сигезенче һәм аннан өлкәнрәк сыйныфларга 40 данә! Кем билгели соң моны? Баланың яшенә, көченә карап, халык үзе уйлап чыгарган моны. Бу – тоташ авылда йөргән норма. Шуңа да әти-әнигә каршы әйтү юк. Стенага арасы бер метр калдырып кагылган ике кадак арасында күзең. Гаиләдә ничә зш көче булса, шулкадәр эш урыны булдырыла. Кемдер мәктәптә булса, аның урынына басасың...
Әти урамда юкагачны суя: чөшле белән аның кабыгын төшерә. Алга табан инде шул кабыкны стенага беркетелгән махсус тимер аша үткәрә, сыдыра, димәк. Менә шул чакта өйгә юкә агачы исе тарала. Юк, ул сез белгән юкә чәчәге исе түгел... Табигать үзе өйгә килеп кергәндәй була!
Хәзер инде әти кабыкларны алып чыгып китә, без, кызлар (гаиләдә биш кыз, бер малай), тиз генә идәнне юып алабыз, чөнки юкә кабыгы сыдырган лайлалы урынга бассаң, таеп егылырга мөмкин...
Чиста идәндә һәр бала үзенә чимал әзерли, юкә яра. Монда йорт эшләреннән бераз арынган әнкәй дә, әткәй дә ничек тә эшебезне җиңеләйтергә, безгә булышырга тырышалар. Күп вакыт алар ярып бирә юкәне, син тик иш кенә...
Ишкәндә ярышабыз. Шул юкәне алты метрга кадәр сузып бау итеп үрәбез, аңа гел чимал кушып торабыз. Кадактан кадакка күчереп йөртәбез. Бауны ишеп беттем дигәндә аны өстеннән тагын бер катларга, кабатларга кирәк әле. Ниһаять, беренче бау әзер. Әти мал карый, әнкәй ашарга әзерли. Без норма тутырабыз...
Кемгә, ни өчен кирәк булды икән бу бау? Моны беркем белми иде. Кемдер виноград бәйләү өчен, кемдер диңгездә кулланалар икән, ди иде. Әлегә кадәр белгән кеше юк хакыйкатьне.
Ишеп беттек тә, котылдыкмы? Юк әле, бауны утыйбыз. Анысын эшләргә бер дә яратмыйбыз... Утау – бу инде юкә кушканда чыгып калган урыннарын кисеп чистарту.
Хуш, эш тәмам. Гаиләдә 100 бау җыелган икән, аны әти матур итеп бәйли дә (аның үз тәртибе), әнкәйгә тапшыра. Имеш, хәзер, кибеткә бара аласыз... Хәтерем ялгышмаса, 100 бау дүрт сум тора иде. Күз алдына китерегез, ул вакытта 4 сумга ни генә алмыйсың!
Шушы урында әйтеп китим әле, әти гомергә дә кибеткә йөрмәде, бервакытта да акча исәбен белмәде, аны санамады, малга кызыкмады... Әүлия диләр иде аны авылдашларым, яратып. Елмаеп, кемгә дә ачык йөз күрсәтеп, һәрвакыт, ярдәм итеп яшәде...
Шушы урман кәсебе аркасындамы, без ашау-эчүгә гаҗәп мул яшәдек... Чөнки әти аз йоклады, күп эшләде, юкәне ташып кына торды... Әтинең күзләре бик яхшы күрде, ул картайганда да күзлек кимәде. Катарактасы да, башкасы да булмады... Мин моны аның көннәр буе урманда йөрүеннән күрәм... Чөнки ул өйдә бик аз була иде. Көн озыны колхоз эшендә һәм урманда...
Агачларны әллә каян танып, нинди шөгыльгә файдаланып булырын алдан ук чамалый иде: ат чанасына утырып барганда да, аһ карагае, нинди төз дип, шыр куе агачлар арасыннан әллә каян үзенә кирәген күреп алыр иде.
Печән вакытларында таң белән әтигә ияреп, печәнлеккә бара торган идем. Яңгыр яуганчы әйләндереп өлгерергә, күбәләп тә кайтырга кирәк... Ә безнең якта яланнар кечкенә, үзләре кара урман уртасында.
Урманга керә генә башлыйбыз, әти җырлап җибәрә...
Артистларың әллә кайда торсын. Ул җырлый, мин тыңлыйм... Шулай барабыз, шулай кайтабыз. “Ә хәзер мин сиңа картәтиемнең җырын ишеттерәм әле”, – дип, миңа, балага, авыр аңлашылган мәгънәле көйләр суза иде ул... “Сәхрәләргә чыксам, кошлар атам” дигәне бераз истә калган... Эһ, шул көннәрне беразга булса да кире кайтарырга... Күңелләрне айкый-байкый бүген сагыну, якын кешеңне юксыну хисләре...
Бик моңлы булды әткәй, көнкүрештәге авыр эш белән, табыннарда күңел ачып утырмады, эченнән генә гел җырлап йөрде... Халык җырларын яратты... Ә инде дәртләнеп китеп, кычкырып җырлап җибәрсә, соңыннан Түбән очлар: “Мәсгуть абзыйның җырлаганы безгә дә ишетелде”, – диләр иде... Ул үзенең оста җырчы икәнен белмәс тә иде, Уфага, стоматологка баргач, гаҗәпләнеп кайтты: “Духтыр авызымны ачтыргач, бик аптырады, “Абзый, әллә син җырчымы, синең кече телең үзгә!” – дип әйтте...”
Безне, кызларын, гармунга биетергә яратты... Аның үзе белән күпне күргән “Казань” тальянын әле дә якты истәлеге, кадерле ядкарь итеп саклыйм...
Соңрак инде, олыгая башлагач, гармунын алып, моңсуланып бик озак уйнап утыра торган булды... Сагышлы көйләрне уйный-уйный, җырлый-җырлый да, кинәт кенә тукталып кала, безнең дә моңайганыбызны сизеп, тиз генә күңелле бию көенә күчә...
Гаиләләрендә Галиәздар агасы да гармунчы булган, аның кебек оста уйнаучы булмады, ди иде авылдашлар, сугышның беренче көннәрендә үк вафат булып кала ул кадерле кешебез.
Бөек Ватан сугышы...
Картәтинең алты улы китә фронтка, аларның өчесе (!) Эстониядә беренче көннәрдә үк һәлак була. Шунда мәңгелеккә ятып кала алар, бүген дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә.
Әтием сугышка 41нең сентябрендә алына. Смоленск, Брянск юнәлешләрендә сугыша. Бер елдан каты яралана һәм Орел өлкәсендәге Воробьевка авылы янында ятып кала. Шул көннән һәлак булган дип исәпләнә, рәсми документларда Воробьевка авылыннан 1500 метр читтәрәк җирләнгән дип күрсәтелгән... 1998 елда чыккан Хәтер китабының 16нчы томында 132нче биттә дә шул турыда язылган.
Сугышка алты улын озаткан әнисе Шәмсебанат нәнәем улларына бер-бер артлы “похоронка” килгәч, әтинекен ертып ыргыта. Юк, ышанмыйм, кайта ул, ди...
Шулай була да. Әтием сугыштан кайтып, 95 яшенә кадәр гомер итеп, кулымда җан бирде.
Тик менә шунысы, Орел өлкәсенә барып, аның “каберен” күреп кайта алмадык...
Могҗиза инде бу... Берничә тәүлек аңсыз яткан солдатны шул авыл кешеләре табып алып, аякка бастыра, әткәй соңыннан үзенең частен куып җитәргә дип юлга чыга, ләкин, ни кызганыч, иптәшләре бөтенләй кырылып бетеп, аларның чаңгылары гына карга кадалып калган була.
Үзебезнекеләрне тапканчы бик авыр була аңа, мең газаплар үтеп, совет гаскәрләренә кушыла. Анда тикшерүләр үтеп, яңадан яуга китә, яңадан яралану... Аннан соң Сарапул госпиталендә озак кына дәвалану...
1944 елда, инвалидлык кәгазе биреп, солдатны туган ягына озаталар...
Шушы урында, ләгънәтле сугыш темасын ябар алдыннан, сезгә бераз таныш Зур әтием хакында да әйтеп китим әле. Каты яраланып, әсирлеккә эләгә ул. Соңыннан аны Германиягә, концлагерьга озаталар.
Әтинең Габделәхәт исемле агасы да шул ук төрмәдә була. Ышанырсызмы-ышанмассызмы, алар шунда очраша! Бу турыда Габделәхәт бабай безгә болайрак сөйли иде:
“Баракка кайтсак (эштән), яңа әсирләрне китергәннәр. Башкортстаннан берәрсе юкмы, дип сорыйм. Бар, әнә, тегендәрәк ята, дип күрсәттеләр. Барып карасам, нарда абзый ята! Кош кебек кенә калган, сөяк белән тире! Ярый, безнең запас ризык бар иде, мин үземнән дә өлеш чыгарып, кайда, ничек туры килә, икмәк юнәтеп, абзыйны өч айда рәткә керттем...”
Балачакта без шушы хикәятләрне тыңлап, түгелеп елый идек, әти көрсенеп кенә күз яшьләрен сөртә иде...
Менә шулай, хатирәләр үзеннән-үзе безне сугыш темасына алып керә... Безнең буын сагынып сөйләгән һәркемнең язмышы шушы дәһшәт белән бәйле инде ул... Мәрхүмә әнкәем дә сугыш елларында урман кискән, “Бөек Ватан сугышында тылдагы фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән... Сталин медале дип бик кадерләп саклады аны...
Әткәем белән әнкәем гомер буе авылда яшәде, колхозда эшләде.
Алты балаларын да кадерләп үстереп, олы тормыш юлына чыгарды алар. Әти атлар яратты. Сиксән яшенә кадәр ат җикте, урманга йөрде. Тугызынчы дистәгә аяк басканда да үзе эшләгән киң чаңгыларын киеп, урманга юллана иде. Малларга чыбык ташыды шулай. Безнең соклануыбызны күреп: “Без сугышта төнлә дә йөри идек чаңгыда, немецлар сизми дә кала иде!” – дип кенә җибәрә иде.
Авылда Фатыйх бабайдан кала иң күп умарта тотучы да әти иде. Кортлар белән бик дус булып, рәхәтләнеп карый иде аларны. Шуңа да “дуслары” аңа мул уңыш биреп торды, гаиләбез әти аркасында матди яктан шактый ныклы булды.
Шунысы кызганыч, әниебез вафат булгач, әтине үзебез янына, шәһәргә алып килергә туры килде. Ике ел буе ризалашмый, мал тотып, сыер савып, сепарат аертып, кышын бураннар белән көрәшеп, кар көрәп, искергән йортны таңнан торып җылытып, үз көнен үзе күрергә омтылды... Әлбәттә, без, балалары, буш вакытыбызда һәрвакыт аның янына кайтырга, ярдәмләшергә тырыштык. Төпкел авылда өлкән кешегә түгел, яшь кешегә дә яшәү авыр. Истәлекләремнең башында Кушкүл авылына күчеп килүчеләр аның күлләренә кызыккан, дигән идем. Менә хикмәт, ул күлләр үткән гасырның алтмышынчы елларында юкка чыкты, чишмәләр дә корыды. Нефтьчеләр килеп тауны бораулап китте, мазут качалкасы куйды, барысына да шул сәбәче, диючеләр булды. Сусызлык бик авыр хәлгә калдырды халыкны. Бораулап юллаган коелар да су бирмәде...
Менә ни өчен авыл таркалды да инде.
Әти шәһәр тормышын башта үз итмәсә дә, тора-бара өйрәнде. Бирегә аның дусларын – эте Актүшне һәм Мыяубикәсен дә алып килдек. Аларның да янында булуы йөрәген җылытты аның.
Калган гомерендә без, балалары, әтигә бөтен сөюбезне, яратуыбызны белдерергә тырыштык, ахыргача янында булдык. Ул да безгә бары рәхмәт укып кына утырды...
Тик шулай да бер сорау җанны сыкратып тора: якын кешеләребезнең кадерен белә алдык микән? Аларга игътибарыбыз җитте микән? Мин бу турыда торган саен ешрак уйланам. Хәер, үткәннәренә үкенү белән карамаган бер генә кеше дә юктыр ул. Йөрәктә мәңгелеккә уелып калган җуелмас якты истәлекләр белән беррәттән, шулай ук һичкайчан таралмас тирән сагыш та яши шул.
Халисә Рәйхан.