+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
29 июль 2025, 05:10

Бай иҗаты, көләч йөзе нурлады күңелләрне

Каләмдәшем, күренекле әдип Камил Фазлыйның вафатына 40 көн тулу уңаеннан.

Бай иҗаты, көләч йөзе нурлады күңелләрнеБай иҗаты, көләч йөзе нурлады күңелләрне
Бай иҗаты, көләч йөзе нурлады күңелләрне
Әй, бу гомер агышлары, йөрәкләрне сызып кала сагышлары. Әле генә тальянлы җырчы Фән Вәлиәхмәтов, озак та тормыйча, бөек актер Фидан Гафаров, хәзер менә көләч йөзле әдип Камил Фазлый да безне мәңгелеккә ташлап киттеләр. Шаулап торган иҗат мәйданы – җыр-моң, шигърият чишмәсе үзенең агышыннан кинәт туктап, дөнья бөтенләй сүнеп калгандай булды. Алар – һәммәсе минем геройларым, замандашларым. Ачы сагыш торган саен җилекләргә ныграк үтеп, бәгырьләрне өтә икән... Якын каләмдәшем Камил Фазлыйның вафат булуына 40 көн тулу уңаеннан аның хакында бер кәлимә сүз җиткерүне изге бурычым дип санадым.

Барысы да туган җирдән башлана

Аның йөзеннән һәрчак бөркелгән ихласлык, гадилек, нур болытлы көннәрдә дә күңелләрне яктырта иде. Ә йөрәге ничек типкәндер, анысын кешегә сиздермәгәндер. Бәлки, анысын “Соңгы сүзе”нә теркәп куйгандыр:
Аянчлы үлем түгел,
Аннан бар да үтәләр.
Жәлке белгән-күргәннәрем
Үзем белән китәләр.

Күпчелек иҗат әһелләре бу дөньяга авыл җирендә аваз салганга, гомер дәвамында аңа дан җырлыйлар, сөю саклыйлар, язмышын туган авылы белән бәйләүчеләр дә юк түгел. Камил дә кендек каны тамган туган җире – Тузлыкушыннан аерылмады. Ә бит җырларда җырланган, гүзәл Өсән елгасы ярларына сыенып утырган данлыклы бу авылда кемнәр генә ”канат ныгытмаган”! Бу якта, шушы туфракта Башкортстанның халык комиссары Гыймад Яһүдинның, дөньяга танылган атаклы галим, Ленин премиясе лауреаты Кев Салиховның, РСФСРның атказанган, Башкортстанның халык артисты Мәдхия Әхмәтҗанованың, профессор Хәмзә Усмановның, Бәләбәй шәһәренең элекке башлыгы, Русия торак-коммуналь хуҗалыгы тармагының мактаулы хезмәткәре Риф Газизовның, танылган журналистлар Рифкать Усманов­ның, Рөстәм Идиятуллинның һәм башка­ларның якты эзләре калган.

Күренекле шагыйрь, сатирик язучы Камил Фазлыйның йортында беренче тапкыр – 2000 елда, соңрак 2013 елда булдым. Гадәттәгечә, йөзеннән елмаю китмәгән Камил аганың капкасы да, күңеле дә һәрчак ачык булды. Шаян сүзләр белән, колачын җәеп каршы алыр иде ул. Хуш күңелле Рәсимә ханымның йөзеннән нур, йөрешен­нән очкын чәчелә диярсең. Мул ризыктан сыгылып торган өстәл артында гаилә, тормыш-көнкүреш, иҗат хакында иркенләп сөйләшеп утырдык. Матур итеп, пар күгәр­ченнәрдәй яшәүләре авылдашлары өчен дә үрнәк булды. Заманында ишле мал тотып, җиләк-җимеш бакчасы, аллы-гөлле чәчәкләр үстереп, күпләрне сокландырдылар. Гаражларында ажгырып торган “Жигули”, ”УАЗ” кебек “тимер атлары”нда тиз генә яланны, хәтта көнендә хәләл җефе­тенең туган ягы – Ишембай районын әйләнеп кайткан чаклары да күп булган. Хатирәләр йомгагы сүтелеп, яшьлек сукмакларыннан атлатты. Кайчандыр солдат боткасын ашаган, милиционер погоннарын йөртергә дә өлгергән Камил гомерлек мәхәббәте Рәсимә белән БДУда укыган вакытта кавышалар. Елгыр, үҗәт Камил туган авылына диплом белән бергә кәләш тә алып, яңа туган малаен күтәреп кайтып керә. Башта укытучы булып эшли, 11 ел директор вазыйфасын башкара. “Мәгариф отличнигы” исеменә лаек була. Тырыш, инициативалы мәктәп җитәкчесен шәһәргә дә эшкә чакыралар, тик үзен авыл тормышыннан башка күз алдына китермәгән Рәсимә бу тәкъдимне кабул итми.

Гадел, таләпчән мөгаллимнәрдә белем алган укучылар бүген дә остазларын яхшы яктан гына телгә ала. Камил Нәҗми улына заманында Байморза мәктәбендә дә укытырга туры килә. Юмор һәм сатира остасының чынбарлыкны бераз кабартып, уен-көлкегә борып сөйләгәне дә хәтердә. “БДУда укып, татар һәм урыс телләре, әдәбиятлары буенча белгеч дипломын алдым. Укуның кирәге дә булмаган, чөнки районга кайтканнан бирле чит телдән укыттым”, – дип шаярткан иде ул.
Кайчак шундый сорау да туа иде: гел елмаеп торган, шигъри күңелле мөгаллим ничек укучыларын тыңлаткан да, алар ничек шулай һәрдаим олимпиадаларда җиңү яулаган? Муенына бер үк вакытта әллә ничә “камыт кигән” – директор, укытучы, шагыйрь, язучы, авыл хәбәрчесе йөген дә тарткан Камил Фазлетдинов. Ихатада мал-туары да бар бит әле.

Камил Нәҗми улы тормыш иптәше Рәсимә Нургали кызы белән мәктәп эшен дә, дөнья йөген дә һәрвакыт бергә җигелеп тарттылар. Рәсимә Фазлетдинова татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, уку кабинетын җиһазлауга, төрле стендлар эшләүгә зур игътибар бирде. Мәктәп музеен ачу өчен янып йөрү, тарихи әһәмияткә ия булган материаллар туплау, әйберләр җыю – барысы да укытучы җилкәсендә булды. Укучыларда ана теленә тирән мәхәббәт тәрбияләүдә дә аның хезмәте бәһалап беткесез. Иҗат түгәрәкләрен оештыру, район һәм республика гәзитләренә мәкаләләр язарга юнәлеш бирү – болар барысы да укучыларның фикерләү сәләтен үстерүгә зур йогынты ясады.
Бөтен күңелен балаларга биргән укытучының тынгысыз хезмәте Хөкүмәт тарафыннан да югары бәһаланды. РСФСР, Башкортстан Мәгариф министрлыкла­рының Мактау грамоталары, “Халык мәгари­фе отличнигы” билгесе белән бүләкләнүе Рәсимә Нургали кызын яңадан-яңа үрләргә әйдәде. 1997 елда тәҗрибәле, югары категорияле педагогка “Башкортстан Респуб­ликасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.
Камил Нәҗми улының да мәгариф өлкәсендәге фидакарь хезмәте шундый ук югары исем белән билгеләнде. Бер гаиләдә – ике атказанган укытучы. Алай гынамы соң әле?! Камил Фазлетдинов “Русиянең иң яхшы укытучылары” конкурсында җиңеп, Русия Президенты премиясенә дә лаек булды. Ул, шулай ук, “Бәләбәй районының шәрәфле шәхесе” дә иде.

Авыл – үзе иҗат мәйданы ул

Бик ерак китәсе дә түгел: заманында күренекле язучылар Михаил Шолохов, Виктор Астафьев та, авыл җирендә яшәп, үзләрен мәңгелек данга күмгән үлмәс әсәрләр иҗат иткән. Әдәби героем, танылган язучы, шагыйрь Камил Фазлый да “Илһам чишмәләре” шигърият фестивале үткәрелгән төбәктән, авылдан күтәрелгән гади, искиткеч тыйнак шәхес. Ул мәктәптә укыган вакытта ук әдәби иҗатка тартыла. Аның “Тырыш пионер” дигән шигыре “Башкортостан пионеры” гәзитендә әле 1963 елда ук дөнья күрә. Еллар үтү белән яшь хәбәрче республикабызның башка гәзит-журналларын да “яулап” ала. Аларда шигырьләре, юмористик, сатирик язмалары басыла. “Шагыйрьлек “җене” миңа тумыштан кагылган, – ди иде Камил Нәҗми улы. – Өнәмәгәнем – сатира һәм юмор өлкәсе. Шул сәләт аркасында гомер буе көлкегә калып яшә инде! Урамга чыксам, мине күрү белән күрше-күлән авыз ера. Баксаң, алар минем геройларымны күз алдына китереп елмая икән”.

Әдип, башкаладан ерак яшәсә дә, Уфага килү әмәлен дә табып торды. Әлбәттә, Матбугат йортына, Башкортстанның халык шагыйре, дусты Әнгам Атнабаевка сугылыр иде. Бөек әдип аның “Сакаллы сабый” китабын карап чыкканнан соң мондый бәя биргән: “Шигырьләрең барысы да Камилчә, мөлаем елмаеп торалар, фәһем алырлык. Әлеге усал заманда елмайта торган сүзләр дә кирәк адәм баласына. Ә син үзең табигый талантың белән башкаларга фатиха бирерлек, теләк теләр дәрәҗәдә өлгергән шагыйрь”. Камил Фазлыйның бай иҗаты хакында үз вакытында Башкортстанның халык язучысы, галим Суфиян Поварисов, таныл­ган язучылар Раил Байбулатов, Рәдиф Тимершин һәм башкалар да матбугатта саллы мәкаләләр белән чыгыш ясадылар. 1997 елдан алып Башкортстан һәм Русия Язучылар берлекләре әгъзасы Камил Нәҗми улы белән озак еллар китапларыбызны бер-беребезгә өләшеп, дус булып яшәдек, автографлар языштык. Әле үткән елда гына “Бәхет кошыбыз – Тузлыкушыбыз” китабына: ”Әнвәр Зөфәр улы! “Җирдәге йолдызлар”­ның берсе син үзең инде. Уңышлар сиңа!” – дип, мине үсендереп язып биргән иде. Юбилейларым алдыннан, китапларым басылгач та, иҗатым хакында “Кызыл таң” гәзитендә эчкерсез, ихлас язмалар белән чыгыш ясады. Мин каләмдәшемә гомерем буена рәхмәтлемен, рухлары шат булсын. Искиткеч талантлы, халыкчан иҗатташ дустымның иҗаты да лаеклы бәһаланды дияр идем. Ул – Фатих Кәрим, Тамара Максимова, Динис Бүләков, Рифкать Усманов исемендәге һәм башка премияләр лауреаты.

Данлыклы гаилә башлыгы иде

Тәфсилләп язар сүзләр ифрат күп тә ул. Әмма тыйнаклар аңа мохтаҗ түгелдер. Шулай да, соклану хисе белән ирексездән үземә сорау бирәм: мәктәпне медаль яисә вузны кызыл дипломга тәмамлаганнар, гаиләсе белән БДУның бер үк факультетында белем алганнар, дүртесе дә – атказанганнар. Андыйлар тагын бармы икән? Җитмәсә, балалары бер үк өлкәдә – фән кандидатлары, һәммәсе иҗат юлын сайлаганнар. Фазлетдиновларның өлкәне Илдус – “Тулпар” журналында баш мөхәррир урынбасары, Башкорт дәүләт университетында укыта, шигырьләр, хикәяләр яза. Китаплары нәшер ителә. Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәт­кәре, “Хезмәт даны” медале иясе. Илдар исә, “Кызыл таң” гәзите редак­циясендә җаваплы секретарь вазыйфасын башкара, саллы язмалары белән матбугатта әледән-әле чыгыш ясый. Шаһит Ходайбирдин исемендәге Хөкүмәт премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре. Ә инде тыйнаклык, гыйлемгә, иҗатка омтылу сыйфатлары бер тәңгәлдә кан тамырлары аша салмак кына агыладыр.

50 елдан артык пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәгән Камил Нәҗми улы белән Рәсимә Нургали кызының йорты ятим­серәгәндәй булса да, уллары, киленнәре, оныклары газиз туган авыл юлларына тузан төшермиләр. Камил Фазлый турында якты хәтер дә, аның бай иҗади мирасы да халык күңелендә бик озак еллар яшәячәк, сатира-юморы, көләч елмаюы рухларыбызны нурландырып, балкытып торачак әле!

Әнвәр Сөләйманов.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас