+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
29 июль 2025, 05:21

Дустың нинди – кадерең шундый

“Ихлас” тапшыруының танылган режиссеры Илдар Еникеевның 55 яшьлек күркәм гомер бәйрәме уңаеннанМөхтәрәм зат Илдар Рифгать улы Еникеев белән мантыйклы бер аңлаешыбыз бар. Мондый халәт тик матдә вә мәгънәнең кушылган җирендә булыр.

Дустың нинди – кадерең шундыйДустың нинди – кадерең шундый
Дустың нинди – кадерең шундый
Ул һәркемне елмайган сурәттә үзенә гашыйк итә. Шуңадыр да аның белән озын иҗат юлына чыктык та, гомерлек дуска әверелдек. Еллар дәвамында юлыбызны яктырткан югары сәләтенең нигезендә инде 30 еллык хезмәт берлегебез, уртаклыгыбыз бар.
Мәүләнә Җәләлетдин Руми хәзрәтләре нинди тугры нәсыйхәт биргән. “Кадереңне һәм мәртәбәңне арттырыр өчен, сиңа синнән тагын да яхшырак бер аркадаш кирәктер”, – дигән.

Аның үзенчәлеге хөснизандыр, ягъни позитивлыктыр. Юлыбыз алга барган саен, исеме әдип Әмирхан Еники нәселенең югарылыгында балкыды. Илдар Рифгать улы тормыш-көнкүрешенең фазыйләтенә: “Хезмәт – ул бирү, алу түгелдер” принцибы буенча эш итеп иреште.
Илдар Еникеев җәнабләренең кыйммәтле хезмәте каршында баш иеп, шушы хатирәләремне йөзем карасы белән язамын.
Ул чорда Уфа шәһәре башлыгы Фидус Ямалетдинов иде. Без мәхәллә хезмәтен оештыру өчен бина сорап мөрәҗәгать иттек. Мэриянең кабул итү бүлмәсендә ул Илдар Еникеевны күргәч, әнисе белән берлектә “Ихлас” программабызны көтеп, карап барулары турында сөйләде. Фидус Ямалетдинов кальбенең иң нечкә кылларын телгә китергән хисләрен дә белдерде. “Тапшырудан сүз белән аңлата алмаслык җан рәхәте, рухи азык алам”, – диде.
Шулай итеп, 1998 елда Уфа шәһәре хакимияте җитәкчесе Фидус Ямалетдиновның карары белән “Луч” кинотеатрының элекке бинасы мөселманнарга бирелде.
Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән һәр теләгәнемне күтәрүче, кайчагында теләмәсәм дә күтәргәннәрдән булды һәм шулай булып кала дустым Илдар Еникеев.

Эштә булган мондый хәлиткеч вакыйгаларның тагын да берничәсен язарга телим, тик каләмне кулыма алуым гына була, хәтеремнән чыгалар. Хәтта бу хәлләрдә тәүбә вә истигъфар итүем кирәк була.
Илдар Еникеев һәрвакыт йөзеп эшли. Шөкер, тугры дустымның хәлләре һәркөн тагын да яхшыра, алга таба бара, ул яңадан-яңа рухи үсешләргә ирешә.

Илдар Еникеев, йөрәкләребезгә илһам бирүче данлыклы журналист вә режиссер буларак, заты илаһи булуы белән милләтебезне рухи берләштерүче күпердер. Аның видеоязмалары сүзнең дөресен дөрес буларак белдерер вә теләгәнен дә тугры юлга кавыштырыр.
Никадәр бәрәкәтне берләштерә үзенә дуслык! Кайчан гына мөрәҗәгать итсәгез дә, ул сезгә хезмәттә-ярдәмдә.
Ул һичбер вакыт, һичбер җирдә, һич кенә дә туйдырмас-ялкытмас. Аның килүе дә һичбер вакыт урынсыз булмас. Ул уңышлар-казанышларга да яңадан бер яктылык бирә, уңышсызлык ачысын, ачы хәсрәт-әрнешләреңне дә йомшарта. Димәк, күңел кардәш­легенә, рухи дуслыкка, тик кешеләргә генә, адәми зат­ларга гына ирешү насыйп ителгән.

Илдар Рифгать улы 1970 елның 1 августында Уфа шәһәрендә дөньяга аваз салган. Зирәк, зиһене камил, акыллы, тулы иманлы баланың дөньяга килүенең төп хикмәте дә, бәлки, күкрәк сөтен хәләл иткән әнкәсе аны карынында йөрткәндә үк тәһарәтсез җиргә дә басмаудандыр.
Халык арасында шундый канатлы сүзләр бар: “Өч бала мәхәббәттән”, – диләр. Лена һәм Илдар Еникеевларның гаиләсендә тәкъдир кулы белән берьюлы өч игезәк бала туды. Әмир, Таһир, Алсу аларның мәхәббәтләре саф вә җәүһәрле булуының исбатыдыр.
Киләчәкнең бөтен чәчәкләре бүген кулыбызда тоткан орлыкларның эчендәдер, дибез. Балалары 84нче Татар гимназиясендә укыйлар. Алар спортта да сынатмый – футбол уенын яратучылар, туган тел осталыгы ярышында да алдынгылар, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында оештырылган балалар театры студиясенә йөриләр.

Халкыбызны хөрмәт һәм бөеклек иясе итүгә багышланган гомерең дәвамлы булсын, хөрмәтле дустым! Сине мәдәният котлады. Милләтебезнең бәхет сәгадәте, Ватаныбызның кодрәте өчен булган соклангыч хезмәтең һәрвакыт йолдыз кебек нур чәчеп, юл күрсәтеп торсын!

Мөхәммәт ГАЛЛӘМ.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас