+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
15 август 2025, 05:27

Хәлләрегез ничек?

Ходай ялганнан аермасын! Кайбер кешеләр белән аралашканнан соң мин шулай дип җиңел сулап куям. Үзенә күрә бер дога кебек тә тоела әле ул. Дога ук булмаса да, әйбәт теләк, дөрес. Менә сез бер генә мизгелгә күз алдына китереп карагыз әле...  

Хәлләрегез ничек?Хәлләрегез ничек?
Хәлләрегез ничек?

Яхшы, сез алдакчы түгел, беркемне дә төп башына утыртырга тырышмыйсыз, мактанмыйсыз, үзегезне намуслы кешегә исәплисез. Башкалар да сезгә хөрмәт белән карый. Тик сез алдашасыз. Һәм шул алдашканыгыз өчен генә сезгә бүтәннәр хөрмәт белән карый. Гел дөресен сөйли торган булсагыз, әллә кайчан бәреп үтерерләр иде. Сезнең хәтта, мин алдакчы түгел, мин ялган сөйләмим, дип әйтүегез дә ялган.
Менә сез бер генә минутка күз алдына китереп карагыз әле… Ходай сезне беразга гына алдашу сәләтеннән мәхрүм иткән, ди. Шуңа сез гел дөресен сөйләргә мәҗбүрсез.


Һәм мин сезгә гадәти сорау бирәм:
– Хәлләрегез ничек?
Ә сезгә алдашырга ярамый, “әйбәт” дип котыла алмыйсыз, бер тамчы да ялган кушмыйча гына дөресен сөйләп китәсез… Хәлләрегезне…
Кызык түгел, әйме? Беренчедән, мин бу сорауны гадәт буенча гына бирәм, ә сезнең хәлегез – по барабану. Тыңлап торырга вакытым да, теләгем дә юк. Икенчедән, сезнең дә сөйлисегез килми. Өченчедән, бу хәзер бераз куркыныч та әле. Ярамаган дөреслекне кыстырып лыгырдый башласагыз, әллә нинди гаепләр тагарга да мөмкиннәр…
Вәт, минем ике сүзлек сорау аркасында хәзер икебез дә интегәбез. Сез теләмәгән нәрсәләрегезне сөйлисез, ә мин тыңлыйм.
Сөйләп бетергәч, сез киңәш сорыйсыз: “Менә шулайрак итсәм, ничек булыр икән?” – дисез. Ә миңа алдарга ярый, шуңа рәхәтләнеп җавап кайтарам: “Белмим”.


Бу сүз әллә ничә төрле мәгънәне аңлата:
– Белмим.
– Мин беләм, тик әйтергә кыенсынам.
– Әгәр дөресен әйтсәм, без моннан соң бер-беребезне урап узачакбыз.
– Белмим һәм белергә дә теләмим, синең кайгың юк әле монда!


Тагын әллә ниләр. “Белмим” дип алдашмыйча чын дөресен әйтсәм, без, сугышып китмәсәк тә, талашып бетәр идек.
Ә болай барысы да тәртиптә… Барысы да әйбәт. Менә бу да – безнең көненә әллә ничәшәр тапкыр кабатлана торган ялган. Каян беләсең инде син барысын да? Санап чыктыңмы? Әйбәт икәнен каян беләсең? Җимерелеп төшмәгән, асты-өскә килмәгән икән, бу әле әйбәт дигәнне аңлатмый.
Кешенең хәлен сорау – ул үзе дә икейөзлелекнең бер төре. Тәртибе шулай булган өчен генә сорыйлар бит инде аны. Чынында, синең хәлеңнең ничек булуы беркемне дә кызыксындырмый, берәүгә дә кирәкми. Ә сорарга кирәк. Тәртип, тәрбия, этикет шуны таләп итә. Димәк, этикет безнең икейөз­леләнүне таләп итә булып чыга. Без эшләргә теләмәгәнне мәҗбүр итә, ирекне кыса. Ә алай кыланырга ярамый, димәк, тәртип үзе тәртип боза. Һәм безне алдашырга мәҗбүр итә.


Ә ялганны бер китап та мактамый. Фәлсәфә дә, диннәр дә, әхлак каннуннары да аны җитешсезлек, бозыклык, гөнаһ дип исәпли. Ә кешене гөнаһка чумдыру өчен күп кирәкми, “Хәлең ничек?” – дип сорау да җитә…
Ялганнан аермасын, дисәм дә, мин аның әйбәт нәрсә түгеллеген аңлыйм инде бераз. Алдакчыдан да ышанычсыз, аннан да яман беркем дә юк. Булса да берәү генә бардыр – дөресен әйтүче.
И-и, башыгызны катырдым бугай бу юлы. Ниме соң… Хәлләрегез ничек?

Марат Кәбиров.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас