

Бу егетнең үзен яратуы шулкадәр көчле ки, аны күрми калу мөмкин түгел иде. Без әле ул вакытта студентлар, тулай торакта яшибез. Бер бүлмәдәшебез башка уку йортына күчте дә аның урынына яңаны керттеләр. Чәчләре матур итеп таралган, йөзләре алсуланып тора, өстендәге киемнәре энәдән генә төшкән. Купшы егет, кыскасы. Бер караудан ук безнең бүлмә кешесе түгеллеге күренеп, затлы хушбуй булып аңкып тора. Ул вакытта без психология белән таныш түгел һәм кешенең үзен яратырга тиешлеген бик белеп бетерми идек. Авыл гыйбадлары бит инде.
Кичтән үк үзебезнең тормыштан арттарак калуыбызны чамалый башладык. Бу чәчләрен юа да әллә нинди хуш исле нәрсәләр сибеп киптерә. Шуннан битенә крем сөртә. Маңгаена, бит очларына, күз төпләренә… Безнең синяктан башка нәрсә күрмәгән күз төпләре көнләшеп тора инде. Кулларына сөртә. Аларны уалап, массаж ясап ала. Без дә авылда чакта кулдагы пычракны җебетер өчен ышкыган солидол йомшаклыгын искә төшереп, йодрыкларны йомарлап-йомарлап алабыз. Аякларына… Йөргән кызы бардыр инде, шуның янына җыенадыр дип уйлыйбыз без. Шул рәвешле берәр сәгать чамасы утыра бу. Бер сәгатьләп шулай бизәнә дә, колакларына мамык тыгып... йокларга ята.
Иртән уянгач, көзге алдына басып, озак кына үзенә карап тора. Ничә сәгать буе күрмәгәч, сагынуы да көчледер инде, күзләре моңсу. Битләренең, муеннарының һәр күзәнәген тикшереп чыга. Шуннан аларны ниндидер хуш исле мамык белән нәрсәләрдер сиптереп сөрткәли дә юынырга китә. Юынып килгәч, көзге алдына басып киенә… Юк, кием сайлый башлый. Берсен алып кия, көзге каршында бөтерелә, шуннан караватына куя да тагын икенчене кия… Шуннан тагын… Өске киемен сайлагач, чалбарларын алмаштырырга тотына. Инде киенеп бетте, чыгып китә дип кенә торганда берәребезнең астыртын елмаюын күреп кала да яңадан башлый.
Сәер булып тоелса да, без моның гигиена икәнен чамалыйбыз инде. Үзебез дә сасыган йолкышлар түгел. Хәтта көзге алдына басып, сәгатьләр буена кием сайлавын да аңлыйбыз. Шулкадәр киемнәребез булса, бәлки, без дә сайланыр идек. Тик аңа үзенең шулай кылануы гына түгел, ә безнең һушыбыз китеп карап утыруыбыз да кызык. Соңрак аңладык, аңа безнең соклану, мактау сүзләре дә кирәк икән! Моны белгәч, сөендерергә тырыша башладык. Сокланабыз. “О, бу киемең бигрәк матур! Каян алдың?” – дигән булабыз. Теге шатланып сөйләп китә. Бу бик затлы тукымадан бик шәрәфле осталар теккән кием икән, итәк астыннан гына сатыла… Ул үзенең матур киемнәре, уңышлары, кылган игелекләре, әйбәт яклары турында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин. Кайчагында аннан уку буенча да сорыйбыз. Ул сөйли. Без сораганны белмәсә, җайлап кына үзе белгән темага күчә дә шуны сөйли. Без аның белеменә сокланган булып утырабыз. Безгә дә кызык, теге дә бәхетле. Үзен мактаганны, күккә күтәргәнне, сокланганны ярата бит инде. Аңа бөтен дөнья үзенең дәвамы булып тоела.
Гаепләп язу түгел инде бу. Яратуга бөтен кеше дә мохтаҗ. Мин дә һәммәгезгә бәхетле мәхәббәт телим. Сөйгәнегез сезне шушы егет үз-үзен яраткан кебек яратсын!
Марат Кәбиров.