+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
19 август 2025, 04:27

Әй, ул еллар...

Бөек әдип Хәсән Туфан белән очрашулар да, БДУда укыган чор хатирәләре дә мәңге онытылырлык түгел.  

Әй, ул еллар...Әй, ул еллар...
Әй, ул еллар...

“Барып кайт, булмаса, Хәсән ага Туфан янына үзең”, – дигән тәкъдим ясады чираттагы бер сөйләшүдә диплом эшемнең җитәкчесе Үзбәк Ибраһим улы Гыймадиев. “Диплом эшеңнең темасы кызыклы: ”Хәсән Туфан иҗатында фәлсәфи лирика”, – яңа тема, мәгълүмат туп­ларга кирәк, тоемлавың бар-барын. Тик яңача күзаллау кирәк булыр. Аннары яшь шагыйрәгә олы әдип белән якыннан очрашып сөйләшү, диплом эше өчен генә түгел, шигъри офыкларыңны киңәйтеп җибәрү өчен дә зур этәргеч булыр”, – дип үз киңәшен бирде җитәкчем.

Хәсән абый белән аралашу бәхете тигән иде инде миңа. Ул елларда хаксызга хөкем ителеп, репрес­сия­ләнеп, күп еллар салкын себер якларына сөрелеп, тоткынлыкта интеккән, ниһаять, акланып, туган якларына кайткан легендар шагыйрь образы, язмышы, аның иҗаты укучыларда, бигрәк тә студент халкында зур кызыксыну уяткан еллар иде.
Дилә апа Булгакова йортында булды тәүге аралашу. Көз көне иде шикелле. Телефон шалтырады, Наҗар ага Нәҗми икән. “Уфада олы кунак – Хәсән ага Туфан, сезнең янда гына “Башкирия” кунакханәсенә (Дилә апа яшәгән йорт кунакханә артында гына иде) урнашты, сезне таныштырасым килә, Халисәгә дә хәбәр бир, мин дә хәзер барып җитәм, холлда көте-гез”, – диде. Без зур дулкынлану белән очрашуга юнәлдек. Күпмедер көт­кәннән соң, ак чәчле шагыйрь белән Наҗар абый өске каттан төштеләр. Таныштык, холлдагы диваннарга утырып озак кына сөй­ләштек, берничә шигыребезне дә укып ишеттердек. Мин аның иҗаты турында диплом эше язарга ният­ләвемне әйттем, сораулар туса, мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек булырмы икән, дип сорадым, ул өй телефонының номерын бирде. Беренче очрашу шулай булды.
Февраль аенда юлга кузгалдым.


Төркемдәшем Зөбәрҗәт Фәизова да миңа кушылды. Аның диплом темасы Муса Җәлил иҗатына багышланган иде, китапханәләрдә, архивларда әзерләнү кирәк иде аңа.
Без самолетта Казанга очтык. Самолетның талгын гына гүләве үткәннәргә, биш ел елек булган дулкынландыргыч вакыйгаларга – абитуриентлыктан студент елларына, курсташларга, дусларга, укытучыларыбызга, иҗат мизгелләренә, кызыклы очрашуларга алып китте...


...Башкорт дәүләт университеты­ның җылы куллар белән күп “күрешүдән” ялтлап ышкылган җиз самоварны хәтерләткән авыр ишек тоткасын көч-хәл белән тартып эчкә үтәм. Ап-ак киң мәрмәр баскычлар сагаеп, ләкин өмет биреп үзенә, югарыга чакыра кебек. “Шушы баскыч­лардан китап-дәфтәрләремне кочаклап дәрескә йөгереп менү һәм төшүләр насыйп булыр микән миңа?” – дигән уйлар зиһенемне каплап ала. Ул елларда авыл балаларына бернәрсә дә җиңел генә бирелми иде шул. Ишекләр дә, белем кыяларын яулау да, үргә ымсындырган баскыч­лар да...


Республиканың төрле районнарыннан төрле диалектта сөйләшүче абитуриентлар җыелганбыз. Белем ягы да мактанырлык түгел. Авыл мәктәпләрендә ул елларда югары белемле тел-әдәбият укытучылары бик аз, күбрәге – яшь-җилкенчәк. Үзләре дә кичә генә мәктәп тәмамлаганнар. Мин телгә, әдәбиятка сөюне кечкенә­дән нәнәй-картәти безгә иске китаплардан укып ишеттергән “Сак-сок”, “Йосыф-Зөләйха” кыйссалары, алар­ның үзара аралашуда кулланган мәкаль-табышмаклары, кинаяле сүзләре, җор телләре, такмаклары, җырлары аша йөрәгемә, каныма сеңдердем. Мәктәпкә укырга төшкәч башлангыч сыйныфларда – мәктәп китапханәсендә, анда укырга китап беткәч, авыл китапханәсендәге “байлык”ларга күчтем. Урта мәктәпне тәмамлаганда мин укымаган китап калмаган иде инде. Дәресләрне, өй эшләрен йөгерә-йөгерә эшлим дә – китап! Көндез – якты, кичен нәнәй утны сүндерергә куша (электрны күп “ашатырга” ярамый), күтәрмәгә ай яктысына чыгып укыйм. Ай булмаса, дүртпочмаклы фонарикны яндырып, юрган астында дәвам итәм. Татар, башкорт, урыс телендә язучыларның, чит ил классикларының да әсәрләрен су кебек эчәм. Шул елларда тәүге шигырьләрем дә “Пионер” журналында, “Башкортостан пионеры”, “Ленинсе”, “Кызыл таң” гәзитләрендә басыла башлаган иде инде. Һәм мин БДУның филология факультетының татар-урыс бүлегенә документларымны тапшырдым.


Ул елны абитуриентлар күп килде. Ялгышмасам 1 урынга 13 кешелек конкурс иде.
Имтиханнар башланды. Инша яза торган аудиториягә урта буйлы, җыйнак кына гәүдәле, коңгырт чәчләрен артка урап җыйган, зәңгәр-соры күзләре ягымлылык бөркүче, ак кофтасы өстеннән карасу костюм кигән, уртача биеклектәге матур туфлиләре белән шык-шык басып, булмышыннан затлылык өстенә тыйнаклык та бөркелгән апа килеп керде. Аның артыннан куе кара чәчләрен артка шома итеп тарап куйган, кара күзле, куе кара озын керфекле, кара тут йөзле абый аудиториягә үтте.


“Бәйнә Салих кызы Сәлимгәрәева булыр бу апагыз, хөрмәтле абитуриентлар, татар теленең практик курсын, лексиканы укыта”.
“Риф Мирхәбибулла улы Мөхәм­мәтҗанов – фольклорчы, халык авыз иҗаты җәүһәрләренең иң зур белгече!”
Бәйнә апа тактага инша темаларын язды. Мин ирекле теманы сайладым. Алты битле хикәя яздым. Күп язсаң хата китә, хаталары да булгандыр инде. Тик темадан аерыла алмадым. Шуның белән укытучыларны җәлеп иттем дә кебек. Соңыннан коридорга чыккач, Бәйнә апаның укытучыларга минем якка карап нидер сөйләгәнен шәйләдем. Безнең заманда, безнең бүлектә каләм тибрәткән, язышкан абитуриентларга әһәмият зур иде. Бигрәк тә язганнарың гәзит-журнал битләрендә дә басылса.


Безнең төркемгә 25 студент урынына 32 кеше кабул иттеләр. 7се ирекле тыңлаучы. Татар-урыс бүле­генә ул елларда зур теләк белән киләләр иде. Кабул ителгәннәр арасында язышкан, каләм тибрәткән кешеләр бишәү идек. Камил Фазлетдинов – булачак сатирик шагыйрь һәм прозаик, киләчәктә Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлек­ләре әгъзасы. Шигырь язучылар өчәү идек: Юнир Бәширов, Мәдинә Даутова һәм мин, Лотфулла Хәбибов мәкаләләр, шигырьләр дә яза иде. Соңыннан ул фән юлыннан китеп, профессор вазыйфасына кадәр күтәрелде.
Ул еллар аеруча канатлы еллар булып хәтердә калды. Җәмгыятьтә җепшеклек, үзгәрешләр чоры. Киләчәккә өмет, дөньяга алсу күзлек аша багу, илдә барган вакыйгаларга тәнкыйди карашта булу, милли аң үсү, үз телебездә кыенсынмыйча, оялмыйча (хәтта трамвайда да), курыкмыйча сөйләшә алу мөмкинлеге шәйләнү, тарихыбызга, әдәбияты­бызга тирән кызыксыну, иҗатыбызда дөрес дип уйлаган фикерләребезне расларга, башкаларга да исбат итәргә, дөньяны, вәзгыятьне матурларга, бәхетле булырга тырышу чоры иде бу. Бер сүз белән әйткәндә, һава яшьлек максимализмы белән тулган иде.
Илдә репрессия корбаннарын аклау, шушы фаҗигаләрне тудырган, кылганнарны фаш итү, дөреслекнең өскә чыгачагына ышаныч арткан заман.


Бу шартларга Русия әдәби тормышындагы җанлылык та этәргеч бирә. Роберт Рождественский, Андрей Вознесенский, Евгений Евтушенко, Белла Ахмадуллиналарның зур стадионнарны тутырып шигырь укулары, ялкынлы чыгышлары. Күрше Татарстанда яшь шагыйрьләр ораны – Рәдиф Гатауллинның “Гөлләр су сорый” шигырьләр китабы, аның “Ирләр булыйк” шигыре, Равил Фәйзул­линның “Мәрмәр” китабы һәм “Аһ, тау юклыклар!” шигыре, Роберт Әхмәт­җановның “Сәгать суга” җыентыгы, башкорт шагыйрьләре Рәми Гариповның “Әманәт” китабы, “Туган тел” шигыре, Равил Бик­баевның яңа гына чыккан “Лирика. Шигырьләр. Поэма”, Рәшит Наза­ровның “Кояш юлы буйлап” китаплары. Алардагы кыю идеяләр, үткен фикерләр, яктылыкка, көрәшкә чакыру! Алар безнең өчен заманның авангард идеяләре, чорның героикасы һәм романтикасы булып хәтердә калган.


Без килгәндә бүлектә икенче, өченче курсларда булачак ша­гыйрьләр, прозаиклар белем алалар иде инде. Римзил Вәлиев бик популяр иде. Аның “Кыңгыраулар” шигырен без барыбыз да яттан сөйли идек. Бу матур шигырьгә композитор Алик Локманов бик матур көй язды, җыр һаман да эфирда яңгырый. Госман Садәнең “Караиделдән саллар ага”, мөселман зиратына ишарәләп язган “Татар урамы” шигыре киң билгелелек алды. Ринат Хәйринең “Әле яз башы гына” шигыре үзе бер вакыйгага әйләнде. Вера Булатова, Нәҗибә Әминева, Тамара Николаева, Әнвәр Әхмәтҗанов, Гали Гатауллин, Зиннур Насыйбуллиннар – безнең бүлектә белем алып каләм чарладылар, соңрак Халисә Шәмсетдинова (Мө­хәммәдиева), Рафига Закирова (Усманова) килеп кушылдылар.


Башкорт-урыс бүлегендә дә шундый ук җанлылык тантана итә иде. Гөлфия Юнысова, Асылгуҗа Баһу­манов, Факиһа Нафикова (Тугызбаева), Сабир Шәрипов, Зөһрә Котлыгилдина, Рамил Янбәк укый. Соңрак Йомабикә Ильясова, Самат Габидуллин, Гөлфия Янбаевалар да монда белем алды, киләчәктә республи­каның әдәби йөзен билгеләячәк көчкә әверелде алар.
Ике бүлек, ике кафедра бик дус яшәде. Кемдер бер әсәр язса, тулай торакта бүлмәдән-бүлмәгә йөреп шигырь, хикәя уку китә, фикер алышу, бәхәсләшү, тәнкыйть – зур бер җанлы шигъри бәйгегә әйләнә.
Шул мохиттә минем дә “Балан” шигыре язылды. Кызлар авылны, әниләрен сагынып көндәлек дәф­тәрләренә күчерә башладылар. Тиздән бу шигырь цитаталарга бүлгәләнеп, гыйбарә төсен алды. Ниндидер уңышсызлык килеп туса, зачет бирәлмәсәләр, шук студент халкы: “Йөрәкне өзәләр бит, барыбер түзәләр бит”, “Түзәргә кирәк, балам” дип шаяртыша, “этләшә” башладылар. Бу әсәр озын гомерле булды. Язылуына 50 елдан артык вакыт үткән. Ул әле дә популярлыгын югалтмый. Пермь композиторы Сәүбән Чуганаев аңа көй язды. Җыр хәзер дә популяр. Сәбәбе нидә соң? Шул күтәрелеш чорында киләчәккә өмет баглау белән бергә бу омтылышның җиңел генә бирелмәсен яшь кенә кызның сиземләве, гади балан сурәте, хатын-кыз, ана язмышы аша яшәү асылының дөньяви фәлсәфәгә барып тоташуын күрсәтә алуы укучыны дулкынландыргандыр да инде дип уйларга базнат итәм.


Ул елларда Уфа зур бер әдәби мохиттә яши иде. Республиканың гәзит-журнал редакцияләренә керү ирекле, турникетлар юк, документ, пропуск сорамыйлар, бүлмәләр, коридорлар килүчеләр һәм редакция хезмәткәрләре белән тулы. Олпат шагыйрьләр, прозаиклар, бөеклеккә дәгъва иткән яшь язучылар, чын шагыйрьләргә карап иҗатына игътибар итүне өметләнеп көткән каләм тибрәтүчеләр белән гөр килеп торган иҗатка, әдәбиятка бәрәкәтле һәм юмарт еллар!
“Кызыл таң” гәзите редакциясендә Рим Идиятуллин, Фәрит Габде­рәхимов, Фәрит Фаткуллин эшли, “Башкортостан кызы” журналында Гөлфия Юнысова эшли башлады, “Ағиҙел”дә – Абдулхак Игебаев, Кадим Аралбай, “Һәнәк”тә – Марат Кәримов, “Совет Башкортостаны” гәзитендә Сафуан Әлибаев хезмәт сала.
Бу редакцияләр формаль булмаган иҗат лабораторияләрен хәтер­ләтәләр иде. Монда иң беренче яңа шигырьләрне барып укыйбыз, киңәш­ләр алабыз. Редакцияләрнең еш кунаклары Дилә Булгакова, Ирек Киньябулатов, Муса Сираҗи, Рәдиф Тимершин, Тимер Йосыпов һәм башкалар биредә каләмнәрен чарладылар, ә без алардан тәүге дәресләрне алдык, аларга иярергә тырыштык.
Ленин һәм Гафури урамнарында урнашкан китап кибетләре иң яраткан урыннар иде. Яңа китапларның чыкканын сагалап кына торабыз. Учка сыярлык, коймак калынлыгы гына шигырь китапларын сатып алу безнең өчен зур бүләк кебек иде. Китаплар монда бик тиз сатылып бетә. Ә ул чакта тираж 3 меңнән дә аз түгел.


Без театраль халык булдык. Башкорт академия драма театрында һәр яңа спектакль уңыш белән барды. Премьераларга билет табу катлаулы мәсьәләгә әйләнә. Кассалар ачылганчы ук чират алабыз, спектакль көнне артык билет сораучылар театр ишеге төбеннән олы юлга чаклы тезелә.
Зәйтүнә Бикбулатова, Гөлли Мөбәрәкова, Сәвия Сираева, Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева, Әхтәм Әбушахманов, Илсөяр Газетдинова, Таңчулпан Бабичева безнең кумирларыбыз булды.
Ул елларда әдәби-иҗат түгәрәк­ләре бик актив эшли иде. Татар бүлегендә – “Акчарлаклар”, җитәкчесе – Әхәт Нигъмәтуллин, старостасы итеп мине сайлап куйдылар. Әхәт абый үзе дә бик шигъри күңелле кеше, шигырьләр дә яза, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, бигрәк тә Һади Такташ шигырьләрен сәнгатьле итеп укып, безне сокландыра. Яхшы оештыручы да иде ул. Түгәрәк әгъзаларын җыеп, сәнгать училищесыннан җыр­чылар, яшь композитор Алик Локмановны, кичәне алып баручы итеп Илсөяр Газетдинованы чакырып, шәһәрдәге югары уку йортларының тулай торак залларында, актлар зал­ларында да чыгышлар ясый идек без. Югары уку йортларында, бигрәк тә педагогия институтында, әдәби кичәләр үткәрү матур бер чарага әйләнә иде. Бөре шәһәрендә “Яшьлек” әдәби-иҗат түгәрәген профессор Рәиф Әмиров җитәкләде. Старостасы Марис Нәзиров белән иҗади дуслык һәрдаим дәвам итте.


Башкорт-урыс бүлегендә ул чакта “Шоңкар” әдәби-иҗат түгәрәгенең җитәкчесе булып Тимергали Килмөхә­мәтов эшләде, старостасы, хәтерем ялгышмаса, Марат Әбүзаров иде. Габдулла Тукайга, Салават Юлаевка багышланган берләштерелгән шигырь кичәләренә, Казан универси­тетының “Әллүки” иҗат түгәрәгеннән кунаклар килә, без аларга чакырыла идек. Мондый очрашулар Уфа, Казан, Бөре, Стәрлетамак югары уку йортлары арасында бәйләнешләр ныгуга, дуслык, тугандашлык күпере салынуга зур этәргеч бирде. Бу чараларны ректорат та хуплый, оештыруга ярдәм итә. Партия өлкә комитеты, түрәләр белән килешә, рөхсәт ала. Хәтта ректор урынбасары Мидхәт Фазлый улы Гайнуллин, декан Марат Вәли улы Зәйнуллин, кафедра җитәкчесе Габделхай Хуррам улы Әхәтов та еш кына кичәләргә кереп, чыгышларны тыңларга яраталар иде. Димәк, бу кичәләр сәяси һәм тәрбияви яктан да әһәмиятле булган.
Шигырь кичәләрендә Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев, Марат Кәримов, Гайнан Әмири, Рәми Гарипов, Рафаэль Сафин, Равил Бикбаев, Әнисә Таһирова катнашып, аларның чыгышлары тыңлау­чыларның көчле алкышлары астында уза иде.


Казан кунаклары Илдар Юзиев, Ринат Харис, Рәдиф Гаташ, Рәзил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим, Зөлфәт, Мөдәрис Әгъләмов, Шәмсия Җи­һангирова, Стәрлетамактан Тамара Ганиева чыгышларын да җылы кабул итә идек. Һәр шундый чара бөтен зал белән аягүрә басып “Туган тел” җырын башкару белән тәмамлана иде.
Әдәби хәрәкәт зур көчкә әверелеп, студентлар арасында гына түгел, гомумән, республика, шәһәр халкы өчен дә кызыклы һәм әһәмиятле бер күренешкә әйләнде. Яше дә, карты да шигырь яза башлады. Кичәләрдән, очрашулардан соң безне тыңлаучы­лар сырып алып, дәфтәргә, блокнотларга язган шигырьләрен тапшырып, фикеребезне белергә, гәзит-журнал битләрендә бастырырга ярдәм итүебезне үтенә. Иҗатчы яшьләргә радио, телевидениенең игътибары да артты. 1973 елда Башкортстанның комсомол өлкә комитеты республика Язучылар берлеге һәм телевидение студиясе белән берлектә яшь шагыйрьләр конкурсы уздырды. Монда 3 кеше җиңүче булдык. Рәдиф Тимершин, мин һәм Риф Мифтахов. Һәр үткән чара вакытлы матбугат, радио, телевиденидә киң яктыртыла, зур вакыйгага әйләнә. Халык күңелен уятуга, тамырларны барлауда, белемгә, үткәнгә һәм киләчәккә кызыксыну, милли аң үсүгә зур этәргеч иде бу!


“Акчарлаклар” исеме астында аена бер тапкыр чыгучы 5-6 метрлы дивар гәзите үзе бер күренешкә әйләнә. Монда кулдан язылып, рәсемнәре акварель буяу белән бизәлеп яңа шигырьләр, проза әсәрләре, яңа­лыклар, пародияләр, түгәрәкнең эше, каралы-аклы фоторәсемнәр, котлаулар дөнья күрә. Гәзит чыккан көнне монда чират, ыгы-зыгы, этеш-төртеш, көлеш, котлаулар китә. Башка факультеттан да студентлар, укытучылар күтәрелә.
Безнең иҗади тормыш укытучыларыбыз белән бергә, бер мохиттә кайнады. Алар укытучы гына түгел, рухи юнәлешебезне дә билгеләүче кешеләр иде. Без аларга исем, аталарының исеме белән дәшмәдек, яратып, хөрмәт итеп “апа”, “абый” дип дәштек. Гади, кешелекле иделәр алар. Барысы да авыл кешеләре. Сугыш тәмамлануга да әллә ни күп еллар үтмәгән әле. Кайберсе гарасат уртасында булып, кайберсе тыл җәфаларын үз җилкәләрендә үткәргән кешеләр иде алар. Шуңа да кешелек хисләре, ярдәмчеллек тойгысы көчле иде аларда.
Бәйнә апа аеруча күңелгә якын булып уелып калган. Ниндидер бер җылылык, ышаныч бөркелә иде аңардан. Фәнен дә ашыкмый гына аңлата, бик җанга кереп бармый гына хәлләрне белешә, авырттырмый гына киңәшләр дә бирә.


Мин Нуриман районының Байгилде урта мәктәбендә эшләгән чорда БДУ студентлары белән практикага килде ул. Үзем яшәгән фатирга яшәргә чакырдым. Ике атналап бергә яшәдек аның белән. Искиткеч пөхтә, уңган кеше иде. Фатирга керткән әби белән бабай да аны бик яраттылар. Иртән торуга вак коймак, самавыр чәе белән сыйлыйлар иде безне. Бер көнне Бәйнә апа безне үзе пешергән тәмле ризык белән сыйларга булды. Әбидән ризалык сорады. Башына матур итеп ак яулык, биленә әбинең ак алъяпкычын бәйләп эшкә кереште. Менә шул ак яулыклы, ак алъяпкычлы, ак интеллигент йөзле, морзаларга гына хас итагатьле, белемле доцент, филология фәннәре кандидаты, җитез хәрәкәтләр белән камыр басып, безне тәмле итеп кыстыбый пешереп ашатты.


Төркемебез кураторы Радик Гали улы Сибәгатов аеруча хәтердә калган. Ул фәндә кафедра ассистентыннан профессор дәрәҗәсенә чаклы данлыклы юл үтте. “Хәзерге заман татар әдәбияты”н укытты ул. Ашыкмый гына атлап йөри, сабыр холыклы, тавышын күтәрми генә сөйләшә, күзлек астыннан диккать белән генә карап фикереңне белешә, сорауларына җавап көтә. Фәнен искиткеч яхшы белә иде. Лекцияләрендә “сүз боткасы” куертмады. Иң мөһимен генә ярып сала, төшендерә белде. Укыту эше белән бергә һәрдаим тулай торакка килеп безнең тормыш, яшәеш, матди хәлебез белән кызыксынып торды. Ул чакларда, 1нче Май, Октябрь революциясе бәйрәмнәре зур сәяси вакыйгага әйләнеп, бөтен халык кызыл әләмнәр, партия үзәк комитеты әгъзаларының портретларын тотып, патриотик җырлар җырлап, урам тутырып демонстрацияләргә чыга иде. Бәйрәм көнне иртән-иртүк Радик абый тулай торакка килеп ишек кага: “Әле һаман йоклап ятасызмыни, шәһәр ялкаулары?” – дип безне көлдереп ала. Транспарантларны, лозунгларны хәстәрли, безне колонналарга тезә. Бер елны Октябрь бәйрәме бик суык, җилле көнгә туры килде. Салкын үтәдән үтә. Мин бик өшедем. Көзге пальто юка гына, җитмәсә, башта да юка гына башлык. Радик абый яныма килде дә муеныннан шарфын салып, аталарча хәстәрлек белән муеныма урады. Уйласам, әле дә күзләремә яшь килә. Халкыбызны, телне үс­терергә күп көч салды ул. Республикада бар милләт халыклары да зур тату гаиләдә дус, бәхетле, бертигез булып, һәркем үз телендә иркен аралашып яшәсен өчен җан атты. Чын мәгънәсендә милләтпәрвәр җанлы галим булды.


Катлаулы фәннәрдән исәпләнгән фонетика, морфология, синтаксис бүлеген сугыш ветераны, шаян, җор телле, риясыз күңелле, филология фәннәре кандидаты Әмир Хәбибулла улы Фатыйхов алып барды. Остазның беренче дәресе әле дә җылы, якты булуы, нечкә юморы белән хәтердә калган. Дәрескә керү белән ул, безнең әзерлек дәрәҗәсен тикшерү максаты беләндер инде, сорау бирде: “Нәрсә ул морфология?” – дигәнрәк сорау иде бугай. “Кем белә, кем җавап бирә?” Аудиториядә тынлык урнашты. Җавапны чамалыйбыз инде, кул күтәрергә куркабыз. Әмир абый: ”Әйтегез, әйтегез, белсәгез дә, белмәсәгез дә, кул күтәрегез, кемнең җавабы дөрес була, шуны пирожки алырга дәрестән чыгарып җибәрәм”, – ди елмаеп. Арттан кемдер икеләнә-икеләнә генә кул күтәрә, тик җавап дөрес булмый. “Һи, – ди ул, – тик кенә утырсаң, белмәгәнең күренмәс иде!” Үзе шаркылдап көлеп җибәрә, без рәхәтләнеп аңа кушылабыз. Тәүге аралашу күңелле булды. Димәк, укытучы белән студентлар арасында контакт урнашты, мөнәсәбәтләр уңай булачак.


Кайбер дәрестә киеренкелекне киметер өчендер инде, такта янында тезелгән акбурларны алып, күз иярмәс тизлектә жонглёрлык итә башлый иде. Чын артист кебек! Соңыннан, аның тормыш юлы, биографиясе белән танышкач аңладым: сугыш вакытында аңа контрразведкада, “Смерш”та да хезмәт итү авырлыклары төшкән икән. Шуңа да ул бик оста психолог та, шахматчы кебек алдан күрү, фикерләү сәләтенә дә ия иде. Әмир абый туган ил алдында хезмәтләре өчен I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм күп медальләр белән бүләкләнә.


Филология факультеты бөтендөнья әдәбиятын гына түгел, әдәби мирасны өйрәнүгә дә киң мөмкинлекләр ача. Шул исәптән иске төрки телләр дөньясын да. “Орохан Енисей”, “Диване лөгатет-төрк”, “Кутатгу Белек”, “Диване лөгатет”, “Диване хикмәт” һәм башка комарткылар безнең өчен бик кызыклы иде. Бу фәнне безгә Земфира Зариф кызы Сабитова укытты. Күзгә ташланып торырлык контраст чагу киемнәр кия иде Земфира апа. Бигрәк тә кызыл, кара төсләр килешә иде. Үзе дә каратут йөзле, дулкынлы кара чәчле бик матур хатын иде. Киемендә гипюр, челтәрле, каймалы җиңле бизәнү элементлары куллана иде. Без – кызлар, кызыксынып күзәтә идек аның киемнәрен. Җитмәсә, ул композитор Нариман Сабитовның хатыны да иде. Без еш кына опера һәм балет театрына да йөри идек. Матур киемнәрдә Земфира апа да еш күренә иде театрда. Җемелдәп торган зат­лы алкаларда, йөзекләрдә, кечкенә кул сәгатендә, редикульдә, матур күлмәктән ул тагын да чибәррәк күренә иде театрда.


Земфира апаның сөйләшүендә сизелер-сизелмәс кенә урыс акцентына ишарә бар кебек иде. Һәрхәлдә аның урыс телендә бик яхшы аралашуын ассызыклап була иде. Аның дәресләре бик мавыктыргыч була, борынгы язмалардагы элекке ата-бабалар тормышы, дин кануннары, гаилә, белемгә омтылышы, әхлак, хөкемдарлар, байлар, ярлылар, мәхәббәт темаларын хәзерге яссылыкта җанлы, тәрбияви итеп җиткерә белә, иске төрки теленең матурлыгын, хәзерге телебез белән аваздашлыгын исбатлый иде. Земфира Зариф кызы тарихыбыз, тамырларыбызны тою хисләрен ачуда зур өлеш керткән укытучыбыз булды.
Камил Салих улы Дәүләтшин безгә икенче курста килде. “Әдәбият теориясе”, “1917-60нчы еллар татар әдәбияты тарихы”н алып барды. Җан атып каләм тирбәтүче студентлар, яшь шагыйрьләрнең иҗатына анализ ясап, тәнкыйть мәкалә­ләре белән вакытлы матбугатта да чыгышлар ясады. “Акчарлаклар” әдәби-иҗат түгәрәге утырышларында да үз фикерен әйтте. Мәгълүмат күп иде аңарда. Тирә-як төбәкләрдәге, күрше республикалардагы әдәби процессларны яхшы белә иде ул. Безгә дә җиткерә, бәхәсләр оештырудан да читләшми, җанлы әңгәмә, фәнни мохит тудыра, гадәти булмаган фикер йөртергә этәргеч бирә иде.
Без укыган чорда сугыш ветеран­нарының күбесе исән иде әле. Алар үзгәрәк, сабыррак, дөнья вак-төягенә бик үк әһәмият бирмичә, чәчелмичә, түгелмичә үз эшләрен җиренә җиткереп башкардылар. Аларда ниндидер төплелек, ышаныч, ныклык сизелә иде.


Шундыйларның берсе Суфиян Шәм­сетдин улы Поварисов булды. Студентлар һәм коллегалар арасында зур ихтирам казанган шәхес иде. Ике бик белән бикләнә торган, читләре кырылыбрак киткән көрән-сары портфелен аудитория өстәленә ашыкмыйча куя да, бикләрен ычкындырып кәгазьләрен актара, озак кына эзләнгәннән соң берничә битне ала, без шаулашыбрак, шаярышыбрак утырабыз, 4-5 минут вакыт уза. Кирәкле битләрне тапканнан соң, укытучы тамак кырып ала, күз өстенә төшебрәк торган куе чал кашларын күтәребрәк соры-зәңгәр күзләрен аудиториягә төби. Шул мизгелдә үк чебен очкан тавыш та ишетелерлек тынлык урнаша, кызыклы лекция башлана. Суфиян абый минем күңелдә ниндидер зур ачылмаган сер йөрткән кеше кебек хис уята иде. Авыр, канлы сугыш кырында миномет расчеты командиры булып хезмәт итеп, хәрби орден, медальләр белән бүләкләнгән әдипнең, бәлки шул вакытта киләчәктә тагын да тетрәндергеч, көчлерәк романнар авторы буларак формалашу, “түл” җыю чорын кичергән чоры булгандыр. Зур көч, фикер, зиһен таләп итүче күләмле әсәрләр язар өчен тулырга, тулышырга, тупланырга да кирәктер шул!
Наҗар ага Нәҗми белән сөйләшкәндә ул еш кына: “Кемне сөйләсәң – шул киткән, кемне уйласаң – шул юк”, – дия торган иде. Укытучыларның күбесе инде бакыйлыкка күчкән. Сагынып искә аласы гына кала...


* * *
...Язмамның башында яза башлаган Хәсән ага Туфан белән очрашырга Казанга кузгалган сәяхәт күренешләремне әдип белән очрашу мизгелләрен сурәтләү белән тәмамлау вакыты да җитте кебек.
Безнең бу сәяхәт бер дә уйламаганда Казанда Тукай клубында яшь шагыйрь­ләрнең шигырь кичәсе бәйрәме үтү көненә туры килде. Зөбәрҗәт белән без “Болгар” кунаханәсенә урнаштык. Икенче көнне кичәгә киттек. Монда студентлар, яшь шагыйрьләр чыгыш ясаячак иде. Миңа да сүз бирделәр. Ояла-ояла гына бер шигыремне укыдым. Залда олпат ша­гыйрьләр, язучылар утыра. Әмирхан Еники, Зәки Нури, Гариф Ахунов, Хәсән Туфан, Илдар Юзиев, Шәүкәт Галиев. Кичәдән соң мин Хәсән абый янына килеп, очрашуга рөхсәт сорадым, ул вакытын билгеләп, адресын бирде. Мин Хәсән абый Туфанның ишек төбендә, кыңгырау төймәсенә басам. Ишек ачыла. Мине Хәсән абый үзе каршы ала. Ул олпатрак, зуррак гәүдәле булып күренгән иде, ә өендә чандыр гына, егетләрчә ыспай киенгән, ак күлмәк, кара чалбар, ап-ак чал чәчле. Фатирга керәбез, залга узабыз. Дивар буендагы киштәләрдә китаплар, читтәрәк диван, ике кресло, янында эш өстәле. Өстендә кәгазьләр, уртада касә тулы эрбет чикләвеге. Касәне миңа табанрак этеп куя. “Сыйлан”, – ди. Җай гына, ипле генә сүз башлый. Минем хакта сораша, Уфа, уку турында, шигърият турында сүз китә.


Диплом эшенең темасын әйткәч, көлемсерәп куйды. Минем сораулар күп, ә ул: “Шигырьләреңне укы әле, сең-
лем”, – ди. Мин укыйм. Кызып китеп язып бетмәгән поэмамны да укып ташлыйм. Чиле-пешле икәнен аңлыйм да соң… Ул минем хәтерне калдырмаска тырышып, үзенең киңәшләрен бирә. Мин дә аннан шигырьләр укуын үтенәм. Ул Себердә язган шигырьләрен укый. “Агыла да болыт, агыла”, “Киек казлар”, “Кайсыгызның кулы җылы” һәм башкалар. Безнең сөйләшү диплом эше хакында киңәшләшү урынына шигырь кичәсенә әйләнә. Аннан мәхәббәт шигырьләренә чират җитә. Сөйләшү ихлас, җылы аралашуга әйләнә. Мин батыраеп китеп сорарга ярамаган сораулар да биреп ташлыйм. Шуларның берсе: “Сез 16 ел тоткында, сөргендә булгансыз. Туган яклардан, туганнардан еракта, чит-ят якларда. Дөресен генә әйткәндә, гомере­гезнең бер өлеше тартып алынган, урланган, заяга әрәм ителгән булып чыга. Хәзерге заман, власть тотучыларга, сис­темага үпкәгез, рәнҗешегез юкмы?” – дип сорадым. Ул тынып калды, бераз сүзсез утырды да: “Сеңлем, һәр заманның үз тарихи шарты, вакыйгалары, үз арбасы, үз машинасы була. Алар кешеләр язмышында эз калдырмыйча үтми, мин шул юлда, шул вакыйгалар арасында калганмын икән, димәк, шулай туры килгән, шулай язган. Юк, үпкәм юк! – диде. – Кайда яшәсәм дә миңа күбрәк яхшы кешеләр очрады, алар белән аралашу бәхете тиде. Менә кичә генә Себердән, дуслардан посылка килеп төште. Урман күчтәнәче”. Ул эрбет чикләвеге салынган касәне минем яккарак этеп куйды. Өч сәгатьләп сөйләшеп утырганбыз. Миңа кузгалырга вакыт иде. Хәсән абый миңа яшел кара белән язып яңа гына басылып чыккан 2 томлык шигырьләр китабын һәм машинкада басылган “Альендоны үтергән көндә” һәм “Инжир” дигән шигырьләрен бүләк итте. Ә бит “Инжир” дигән шигыре Якын Көнчыгышта бүген барган фаҗигаләрне күз уңында тотып, бүген язылган, бүгенге актуаль вакыйгаларга бәя бирә кебек.


Безгә Уфабызга да кузгалырга кирәк. Кесәдә акча бетү хәлендә. “Болгар” кунакханәсе кыйммәт кенә. Без моңа бик үк әзер түгел идек. Студент халкының стипендиясе 35 сум. Тамакка иртән бер стакан чәй белән бер телем икмәккә салынган тутырма гына эләкте. Ә кухня ягыннан шундый тәмле исләр килә. Туфан абыйның фатирына килеп ярдәмләшергә беркетелгән олы гына яшьтәге апа нидер пешерә. Тик: “Үлемнән оят көчле”, – дип, мин чыгар якка юнәләм, чөйдәге пальтога үреләм. Туфан абый арттан килеп: “Ашыкма, сеңлем, аштан олы булмыйлар, әбәт ашап кит, аш бүлмәсендә апаң өстәл әзерли”, – дип кулдан пальтоны алып, яңадан чөйгә элә. Кухня өстәлендә токмачлы аш, вак коймаклар, бал белән чәй көтә иде...


“Ә үткәнгә хатлар бармыйлар...” Кыска гына язармын дигән идем, озынрак чыкты бугай. Кайберсе язылып куелган, көндәлеккә теркәлгән, кайберсе хәтер йомгагын сүтә-сүтә искә төште, телефон аша төркемдәшләр, каләмдәшләр, уку йортлары укытучылары, Казандагы дуслар белән элемтәгә кереп, детальләрне барлау нәтиҗәсе буларак та туды бу язма. Вакыйгаларга, гамәлләргә артык бәя бирергә дә, анализ ясарга да тырышмадым, үткәннәрне сагынып язылды.
Үткәннәргә хатлар бармаса да, ха­ти­рәләр бара. Хатирәләр һәм тарих булмаса, киләчәк тә төссез һәм мәгьнәсез булыр иде. Киләчәккә сәлам җибәрәсе килә.
Кемгәдер кызык та булмас, кем өчендер субъектив та булып күренер бу язма. Үткәннәр, кадерле таныш йөзләр минем хәтердә шулай калган. Болар минем караш, минем хәтер!
Бигайбә!

Халисә МӨДӘРИСОВА.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас