+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
22 август 2025, 00:10

Кара айгыр

Балачактагы бригадир булу хыялы Мирас Сафинны колхоз рәисе югарылыгына күтәрде

Мирас Ислам улы бервакытта да үзенә җиңел юл эзләп йөрмәде. Күрәсең, яшь чагыннан ук әтисез үсүе дә, ирләр эшенең аның әле ныгынып та бетмәгән иңнәренә төшүе дә, үсә төшкәч, бөтен җаваплылыкны, әнисен дә, апаларын да үз канаты астына алуы да аның холкын формалаштыруда зур роль уйнагандыр. Тик, ничек кенә булмасын, ятимлек ятимлек инде ул. Башкаларның яннарында имәндәй таза әтиләре булганда ятим балага икенчерәк төрле карыйлар. Ирсез гаиләдә эшләр һәрвакыт иң соңыннан башкарыла. “Кемнең кулында – шуның авызында!”, – ди бит халык. Бакча сөрергә ат – иң соңыннан, утын-печән китерергә дә транспорт башкалар ташып бетергәч кенә! Кайда да шул ятимлек сине озатып йөри!

Мирас туганчы ук әтисе каты авырудан вафат булган. Шулай да: “Мин үлсәм, улыма “Мирас” исеме кушыгыз”, – дип, мирас әйтеп калдырган. Үскән саен Мирас ятимлекне ныграк сизә. Иң теңкәгә тигәне шул – авыл җирендә яшәгәч, нәрсәгә генә тотынсаң да, җигәргә ат кирәк. Ә бригадада атлар җитешми, башта кемнәр колхоз эшендә – шулар җигә. Ә аннан соң инде, калса, башкаларга бирәләр. Анда да әле баштарак кода-кодагыйлар, ярты авыл бит я бригадир, я рәис белән шулай бәйләнгән. Башкаларга ат юк, ә колхозның бригадиры, кара айгыр җигеп, кукыраеп менеп утыра да авылның әле бер башына, әле икенче башына чаба. “Эх, зур үсәсе иде дә, укып чыккач, колхозда бригадир булырга иде!” Яшь чагында кемдер космонавт, кемдер очучы, кемдер министр булу турында хыяллана. Мирасның хыялында һәр­вакыт шул кара айгыр булды. Кара айгырны бригадирдан башка беркем дә җикми, аңа атны колхозның ат караучылары җигеп үк бирә. Ул кара айгыр­ның, бригадирдан тыш, авыр йөк тә тартканы юк. Җәй көннә­рендә бригадир колхоз эшлә­ренә мотоцикл белән йөри, ә кыш көннәрендә, артлы чанасына калын итеп печән сала да иртән фермаларны, гаражларны йөреп чыга. Ә сез беләсезме кара айгыры белән аның урамнан ничек узганын? Ул узганда, имеш, бөтен хатын-кыз тәрәзәгә капланып: “Эх, шушы бригадир янына утырып урам буйлап бер генә булса да үтәсе иде!” – дип карап калалар.

Авылларда яңа тормыш төзегәндә җитәкчеләр, колхоз рәисләре, бригадирлар бернинди уку йортлары да бетермәгән, байлар һәм фәкыйрьләр заманында ниләр күргән, шулай итеп халык белән идарә иткән. Алар арасында тарантаска аркылы ятып, үзләрен авылдагы бай урынында хис иткәннәре дә бул­гандыр. Кулларында я чыбыркы, я камчы. Иртән өйдән-өйгә эшкә әйткәндә кемнеңдер эшкә барасы килмәсә, ул бригадирга бер стакан көмешкә, ул булмаса, әчеткән балын салып биргән, шулай итеп, эшләр көйле барган. Колхозда эшләргә кеше күп, ә бригадирның тамагы сыйлы! Кемдер “Эшкә бармыйм”, дисә, бригадир андыйларны сугып та еккан, ул бит авылда хуҗа!

Безнең әниләр дә, әтиләр дә сугыш вакытында ятим үскән балалар булган. Атлар белән колхоз эшендә дә катнашканнар – җир сөрү, чәчү, көлтә бәйләү һәм аны ындыр табагына ташу, ашлыкны Аксен станциясенә элеваторга илтү кебек эшләр барысы да алар өстендә булган.

Менә шундый җитешсез­лекләрне күреп, шуларга исе китеп, “Ничек итеп шул кимче­лекләрне бетерергә икән?” – дип үсте Мирас яшь чагында. Аның мәктәптән соң авыл хуҗалыгы институтының зоотехния факультетына укырга керүенең сәбәбе дә шунда инде. Әмма ул ничек итсә итте, юлында нинди генә каршылыклар, авырлыклар очрамасын, аларны үз көче белән җиңәргә өй­рәнде. Каяндыр һәм кем­нәндер ярдәм көтеп тормады, барысын да үзе табарга өйрән­де. Үзе укыды, ә кичләрен эшлә­де.

Институтны уңышлы тәмам­лагач, юллама буенча хатыны ягына күрше районга эшкә кайтты. Вакытлар үтү белән тормыш та, кешеләр дә үзгәрә. Мирас Ислам улының да авылга эшкә кайткан вакытлары илдә үзгә­решләр башланып, демократия җилләре искән чорга туры килде. Әлбәттә, халык та бу вакытка бик күпкә үзгәргән иде инде. Колхозларда сугыштан кайткан өлкән яшьтәге соңгы рәисләр белән беррәттән, яңа гына институт тәмамлап кайткан яшь белгечләр эшли башлаган иде.

Кара айгыр да җигеп йөрергә туры килмәде Мирас Ислам улына. Колхоз-совхозларның чәчәк аткан чагы, авыл хуҗалы­гына кайтып эш башлаган яшь белгечләргә акчалата ярдәм дә, яшәргә урын да, транспорт та каралган иде.
Заманалар үзгәрсә дә, үкен­мәде Мирас Сафин. Җиң­нәрен сызганып эшкә тотынды. Хатыны Лүзә Әнвәр кызы белән зур колхозның малчылык тармагын бергәләшеп җитәклә­деләр. Колхозда баш зоотехник булып та, колхоз рәисе булып та эшләргә туры килде. Нәрсәгә генә тотынмасын, теләк булгач, эшләре һәрвакыт уң барды. Вакытлыча булган җитешсез­лекләрдән файдаланып, кайбер район җитәкчеләре “Иртәгә үк эштән китәргә гариза яз!” дип янаса да, ул үзенең дөрес эшләгәнен аңлап, хак булуында шиклән­мичә үзенчә эшләвен дәвам итте. Вакытында чәчүен дә чәчте, мал азыгы хәзерләүне дә оешкан төстә алып барды, үстерелгән уңышны да вакытында югалтусыз җыеп алды.

Кайберәүләр, заманга сылтанып, “Заманалар авыр иде!” дип сөйләргә ярата. Ә заманалар кайчан җиңел булды соң ул? Сугыш вакытындамы, сугыштан соңмы, әллә планны үтәр өчен соңгы ашлыкны себереп алып киткәндәме? Савым сыерларына бирергә дә фураж калмый иде. Җыеп алынган уңышны мәҗбүриләп тапшыртып бетертәләр дә кышын малларга нәрсә ашатылачагы турында уйламыйлар. “Нигә сөтең юк?” дип сорый беләләр. Ә рәиснең баш очында балта тора иде! Ничек кенә булмасын, кешедән бер дә ким-хур булмады. Берсе күрмәсә дә, аның тырышлыкларын район җитәкче­ләренең икенчесе күрде.

Әлшәй районының “Завет Ленина” колхозында симменталь токымлы сыерлар белән селекция эше алып барып, токымчылык заводы төзегән, малларның продуктлылыгын күтәргән өчен һәм малчылыктагы уңышлары өчен Башкортстан Авыл хуҗалыгы министр­лыгының Мактау грамотасына лаек булды. Тырышлыклары бушка китмәде, берничә елдан Мирас Сафин “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә дә лаек булды.

Фәнүз Шәгалиев.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас