Популяр блогер Миләүшә Шәйхисламова («Башкорт хуҗабикәсе») тагын операциягә керергә әзерләнә.
Ул әле күптән түгел генә ашказанын кечерәйтү буенча операция ясатканнан соң кинәт ябыгып киткән иде.
Кискен ябыгуы нәтиҗәсендә блогерның яңа проблемалары барлыкка килгән. Хәзер ул күкрәкләренә операция ясатырга, аларны күтәртеп куярга, ягъни «подтяжка» ясатырга тели.
Миләүшә Шәйхисламова ябыкканнан соң битендәге җыерчыклары артуга да зарланган иде. Кырыктан соң хатын-кыз икесенең берсен сайларга тиеш ди бит: җыерчыклар булмасын дисәң, билең калынаячак, бил нечкәрсен дисәң, җыерчыклар артачак.